поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.10.2016 Әдәбият

Мөхәммәт Мәһдиев: «Шәхси тормышында фаҗига кичермәгән кешедән язучы чыкмый»

Мөхәммәт абый. Мәһди. Мөхәммәт Мәһдиев. Болар бөтенесе – бер кеше, бер шәхес. Аның вафатыннан соң күпме сулар аккан, күпме җилләр искән – еллар чыгыры әле һаман саен җай гына әйләнә тора... Без барыбыз да Аны сагынабыз. Мөхәммәт абыйның туган ягындагы төлке уйнаган орлар да, торналар төшкән басу-кырлар да сагынадыр аны.

Аның ташка басылган үлмәс әсәрләре безнең белән калды. Аларны бер дә икеләнмичә «Татар халкы тормышы энциклопедиясе» дип атарга мөмкин. Гасырлар буе чарланган гореф-гадәтләр, татар моңы, телеграф чыбыкларына уралып сызгыручы җил, кырау суккан бәрәңге сабакларының һәм салам эскертләренең баш әйләндергеч исе... Ул боларның һәммәсен җете күзе белән күреп, сизгер җаны белән тоеп, аннары йөрәге аша саркытып, безгә калдырды, безгә бүләк итте. Мең рәхмәт аңа!

Җир әйләнә, кеше китә – җыры кала.

Шушы араларда архивымда күләмле генә бер әңгәмәгә (интервью) тап булдым. Халкыбызның яраткан язучысы һәм әдәбият фәненең әтрафлы галиме Мөхәммәт ага Мәһдиев белән үткәрелгән «тере» әңгәмәгә. Моннан нәкъ 25 ел элек язылган (1991 ел). Сөйләшү әдипнең Казан университетында укыткан чакта алган кысан фатирында үтте. Ул бик шат иде, сорауларыма боргаланмыйча, ихластан һәм теләп җавап бирде.
 
Менә шул язманы укып-актарып чыктым да, таң калдым: чирек гасыр вакыт үтсә дә, Мөхәммәт абыйның әйткән уй-фикерләре, татар халкының ачы язмышы өчен сызланып сөйләгәннәре тамчы да искермәгән.
 
Бүген дә актуальлеген һәм әһәмиятен югалтмаган әлеге әңгәмәне (өлешчә кыскартып) «Татарстан яшьләре» газетасы укучыларына тәкъдим итәсем килде.
Рашат НИЗАМИ.

– Мөхәммәт абый, татар әдипләренең күбесе авылдан чыккан. Сезнеңчә, язучы шәхесе кайчан, ничек барлыкка килә? Аның «чишмә башы» кайларга барып тоташа?
– Минем туган авылым бик һөнәрле. Бездә – балта осталары, морҗачылар, ишек-тәрәзә өлгесе ясаучылар, пыялачылар, итекчеләр, тегүчеләр һ.б. дисеңме... Бик күп һөнәргә ия булган авылдан бер язучы да чыгарга мөмкин бит инде. Язып карау теләге беренче класста ук башланды.
 
Стена газетасына мәкаләләр яза идем. Ләкин безнең совет мәктәбендәге тәрбияне беләсез: укытучылар гел кимчелек турында, иптәшеңдәге берәр җитешсезлек турында язуны таләп итәләр, яшерен исем астында язарга, кыскасы, хыянәтче булырга өндиләр иде. Мәкаләм болай килеп чыкты: «Өченче класс укучысы Вафин кечкенә малайларны кыйный. Ул бик тәртипсез. Ул тәртипле булсын иде. Язучы – «Каләм».
 
Кызлар газетаны чыгарганнар һәм, әлбәттә инде, кайтышлый ук Вафинга кереп, мине «сатканнар». Мин иртәгәсен дәрескә килсәм, өлкән класс малайлары – унбишләп булыр – мине көтеп торалар иде, сугып ектылар да, әләкче дия-дия, ил-умач итеп кыйнадылар, изделәр.
 
Менә беренче иҗат дәверемдә шундый хата ясадым һәм кыйналдым. Бик дөрес кыйнадылар мине, рәхмәт аларга!
 
Язучы шәхесенең «чишмә башы» фаҗигадә. Драма, тормыш драмасында. Шәхси тормышында фаҗига, хәсрәт, борчу кичермәгән кешедән язучы чыга алмый.
 
Язучының син әйткән «чишмә башы» – халык язмышында. Бүген әдәбиятка килүче яшьләрнең күбесе халыксыз, җирсез. Алар бүген яуган шифалы яңгыр дымы белән тишелеп үсәләр дә, ул дым беткәч корыйлар. Ә үсү өчен яңгыр дымы гына җитми, тамырлар җир асты дымына тоташкан булырга тиеш. Хәер, бу фикер минеке түгел, татар халкының бөек улы Җамал Вәлидинеке.

– Сезнең, бүгенге көндә иҗтимагый-сәяси көрәш аеруча кыза барган заманда, «минем төп эшем – язу» дип, үз кабыгыңа гына кереп бикләнүегез дөресме? Әдипләрнең көрәш активлыгын ни билгели?
– Соравыгызда бераз төгәлсезлек күрәм. Язучы, әгәр халык өчен кирәкле әсәр яза икән, димәк, ул инде дөньяга бер дә чыкмый язып утырса да, үз кабыгы эчендә бикләнеп кала алмый. Сез сорауны бераз төребрәк, мәгънәсен эчкәрәк яшереп бирәсез. Ә мин бу сорауны «ялангачландырып» менә болай аңлыйм: «Сез нишләп Татар иҗтимагый үзәге эшендә катнашмыйсыз, нишләп митингларда чыгыш ясамыйсыз?» – дип сорамакчы буласыз. Әйдә, шулай ачыктан-ачык сөйләшик. Мин «митинговый» кеше түгел, ул сәләт миңа бирелмәгән. Мин утыз елга якын университетта лекция укыдым, карап сөйләмәсәм дә, алдымда һәрвакыт лекциямнең конспекты була иде. Ул мине хата сүздән, буш сүздән «страховать» итеп тора иде. Ә митингта шпаргалка белән сөйләп булмый.
 
Мин динле, Коръәнле гаиләдә үстем, әтием ун ел Сатыш мәдрәсәсендә укыган, гарәпчәне камил белгәндер дип уйлыйм. Миндә дингә ихтирам бар – дөрес, инде үзем дин тотмыйм, без бит аракы эчәбез, дуңгыз ите ашыйбыз, ураза тотмыйбыз, намаз укымыйбыз. Ә менә митингларда безнең кебек үк гөнаһлы кешеләр кайчакны чыгыш ясап, бу җыелышка тиз генә дини төсмер бирергә омтылалар. Микрофон янына киләләр дә:
– Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһу... – дип, халыкка дәшәләр. Ә нигә чит телдә дәшәргә? Әгәр син шуннан ары гарәп телен белмисең икән, нигә кыланырга? Мин, мәсәлән, микрофонга, килеп «бонжур» дип әйткәннән генә француз була алмыйм.
 
ТИҮнең эшен исә мин хуплыйм. Шуның эшчәнлеге аркасында гына лексиконыбызга элек каһәрләнгән бик күп сүзләр кайтты, туган телебездә күп газеталар ачылды. ТИҮ бүгенге көндә идеяләр генераторы, сәяси хәрәкәт мәйданы булып тора.
 
Миңа «үз кабыгында бикләнү» сүзе туры килми. Газеталарда мәкаләләрем белән катнашып, мин дә милләтемнең күзен ачарга үземнән өлеш кертәм. Сез белсәгез иде, «хезмәт һәм сугыш ветераны» дигән катлау кешеләрдән миңа күпме хатлар килгәнен! Алар эт итеп мине сүгәләр. Сталинга тел тидермәскә кушалар. Безнең халкыбыз шулкадәр надан, кол микәнни – гаҗәпкә каласың.
 
Көрәш митинг белән генә бармый, минемчә, ул каләм көче белән дә бара.
 
Безнең тарих бит алпавытларны сүгә. Ә менә Арча ягындагы алпавыт Габдрахман Ишморатов үз тирәсендәге авылларның барысында да мәчет салдырган, бу биналар әле дә исән, үз гомерендә мәчет салдырмаган авылларда алар әле дә мәктәп хезмәтен үтәп киләләр.
 
Ишморатов, чит илдән пар машинасы кайтартып, алты пычкылы такта яру агрегатын оештырган, кирпеч заводы салдырган. Авылларга килгәндә тарантас тутырып китап алып килгән һәм балаларга бушлай өләшкән.
 
«Кеше хезмәтен кулланган бит ул!» – диләр сталинчы-картлар бүген. Әйе, кеше хезмәтен кулланган, без бит КамАЗны, БАМны да кеше хезмәтен кулланып төзедек.
 
– Патша заманында миссионер Ильминский һәм аның дәвамчылары, йөзләрчә ел тырышып та, чукындыру сәясәтен ачыктан-ачык үткәреп тә, татар халкын милли тамырларыннан, туган теленнән аера алмады. Большевиклар, дөресрәге, Сталин һәм Брежнев хакимияте бу эшне (совет кешесе ясауны) чагыштырмача тиз арада тавыш-тынсыз гына «менә дигән» итеп башкарып та куйды! Нәрсә, бирештек һәм бөрештекме?..
– Сез, милли мәсьәләне Сталин, Брежнев системасы тиз арада башкарып чыкты дисез. Ләкин бит моның тарихы тирәндә. Иван Мөһдиш Казаннны алганчы ук «бишенче колонна» әзерләгән, татарларның үзеннән сатлыкҗаннар туплаган. Без, елый-елый, бәетләр укыйбыз: имеш, Иван патшаның миссионерлары татар халкын мәҗбүри чукындырган, христиан диненә керткән, елаш-ыңгыраш булган. Ә бер тәңкә көмеш акча алыр өчен урыс чиркәвенә үз теләкләре белән динен саткан, хәрчәүнәдә бушлай аракы эчкән агай-эне булмаган дисеңме? Патшаларның җир актларын гына өйрәнегез: чукынган татарларга җир бүлеп биргәндә нинди генә уңайлыклар, льготалар каралмаган аларда!..
 
Инде сезнең сорауда тарихи бер әйбер ята, ничек инде без бетмәгәнбез! Бөтен хикмәт, минемчә, диндә, әлифбада. Рус колонизациясе мәҗүсиләр булган мари, удмурт, мордва һ.б. халыкларга христианлыкны китереп бәйли, «противостояние» булмый диярлек. Әмма татар ислам дине һәм аның конституциясе белән коралланган була. Ул хәрби, икътисади, сәяси яктан җиңелсә дә, рухи яктан җиңелми, каршы тора. Ә әлифба һәм шул әлифбадагы әдәбиятны кая куясың?
 
Бу турыда татарның күренекле журналисты Фатыйх Кәрими әйткән. Нигә дип без әле «нык үскән социализм»да бик тиз генә телсез, мәктәпсез калдык? Җавап гади. Мәкерле акылга ия Сталин (остазы Ленинга ияреп) башта динне бетерде. Чиркәүләр, мәчетләр, монастырьларны юк итте. Татарның бөек галиме Җ.Вәлиди әйтә, кисәтеп әйтә: «Дингә каршы көрәш ул – милләткә каршы көрәш», – ди.
 
Безнең милләтнең идеологлары Г.Исхакый, С.Максуди, Һ.Атласи, Җ.Вәлиди, М.Солтангалиев – барысы да мәкерле рәвештә читкә кагылганнар. Әйтергә кирәк, Сталин аларның барысын да яхшы белгән. Җ.Вәлиди китабын да укыган ул, чөнки авыру Ленин үзенә соратып алдырып укыган була... Һәр агач та тупыл яисә тал түгел: башын киссәң, нарат та, каен да (төзү материалы бирә торган агачлар) өскә таба үсә алмый. Без дә шул язмышка дучар булдык. Ильминскийлар безне туган телдән аера алмады, дип әйтәсең. Анысы шулай, ләкин милли сәясәт безнең милләтнең бер йомшак ягын «тотып» алды: без үзебезне-үзебез бетерергә дә сәләтле икәнбез.
 
Әйе, халыкның асылы үзгәрде. Аңа 73 ел буе тукып тордылар: элек тормыш начар булган, хәзер яхшы!.. Кешегә ике ел буе «син – дуңгыз» дип тукып торсаң, ул мыркылдый башлый, диләр...
 
– Бер әдипнең, көнләшеп-яратыпмы, сезгә карата әйткән сүзләре хәтердә. Ул болай диде: “Их, Мөхәммәттәге белем миндә булса!..” Әдип һәм галим буларак, Сездә ике «мин» кушылып киткән. Әдәби әсәрләр язганда алар «сугышып» китмиләрме?
– Язучы гыйлемле булырга тиеш инде ул. Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан зур галим дә булганнар бит. Хәзер әдәбиятка гыйлемне өстән-өстән генә алган яшьләр килә. Күзәтә килдем: каләм тибрәтә башлаган яшь егет яки кыз, беренче әсәрләре матбугатта күренү белән, лекцияләргә йөрүдән туктый. Гыйлемле булу һич тә әдәби әсәр язарга комачау итми.
 
– Чыңгыз Айтматовның, «язучы һәр китабы белән үлә һәм икенчесен язар өчен, ул яңадан туа» дигән фикере истә калган. Толстойның исә үз әсәрләрен кат-кат эшләве мәгълүм. Кайта-кайта эшләү – әсәрне камилләштерү билгесеме?
– Һәркем үзенчә эшли. Берәүләр берничә кат күчереп язалар әсәрен. Икенчеләре, Бальзак кебек, корректура саен төзәтәләр. Мин бер тапкыр язам, машинкадан соң хәреф хаталарын гына төзәтәм.

– Сезнең яшәү принцибыгыз бармы?
– Яшәү принцибы каян килсен инде безгә? Андый принциплар белән яшәү өчен, син, беренче чиратта, матди яктан ирекле булырга тиешсең. Лев Толстой, кышын Мәскәүдәге фатирына килгәч, берничә көн буе яза алмаган. Гаиләдә киеренкелек туган. Ахырдан сәбәбен белгәннәр: ул Ясная Полянасында яраткан авторучкасын онытып калдырган икән. Ясная Полянага шундук кеше чаптырганнар. Ә минем язып утырырга кабинетым да юк.
 
Тормышымда әти-әни биреп калдырган принциплар бар. Ул турыда мин инде «Торналар төшкән җирдә» повестемда яздым. Әти-әни мине кеше малын, дәүләт милкен урламаска өйрәтте.
 
Мин үз гомеремдә бер генә анонимка да язмадым. Бер кеше өстеннән әләк тә язмадым. Бу эшләргә нәфрәт белән карадым, чөнки әләк мине әтисез калдырган иде.
 
Тагын нинди принципларым бар? Иртәнге почтаны актармыйча эшкә утыра алмыйм. Төшкә кадәр телефоннан чылтыратып бүлдергәннәрен яратмыйм. Телефоннан озак сөйләшкән кеше минем ярты сәламәтлегемне ала. Мин андый вакытта утырам, басам, ятам, ат булып ауныйм, эт кебек кашынам, ә теге кеше сүзен өзми дә өзми. Миңа аннан соң элеккеге эзгә керү өчен бер-ике сәгать вакыт кирәк була.
 
Тагын нәрсә? 1935 елларда налог түләп кешелектән чыккан әтинең авыр сулап әйткәне үзәгемә үтеп калган: «Ай, көненә бер генә тәңкә акча керсә иде», – дип әйткәли иде ул. Ә без, хокуксызлар, алты бала идек, сыерыбыз юк. Әтинең колхозга алуларын сорап язган җиде гаризасы саклана иде. Барысында да җавап бер сүз: “Мине колхозга алыгыз, колхозга умартачылык оештырып бирәм, үз умарталарымны да шунда тапшырам”.
 
Барысында да бер төрле генә: “Хокуксыз булганлыктан, колхозга алмаска. Имза”. Ә беләсезме имзалар кемнеке? Барысы да 1915-1930 елларда әти кулында укыган егетләрнеке. Алар 1928-1930 елларда коммунист булып алганнар да, иң беренче эш итеп безне талауга тотынганнар. Йортка кереп, самавыр, түшәк, урындык, кара савытларына конфискация ясап йөрүчеләр чыгып киткәч, әти әйтә иде:
– Менә монысы минем иң яхшы укучым иде...
– Монысы язу буенча иң беренче иде...
 
Әтине шулкадәр кычкыртып таладылар. Аннан төрмәгә озаттылар. Ләкин ул коммунистларның бик күбесе биографиясен начар очлады: эчүчелеккә сабышумы, колхоз милкен урлаумы, чит ояда бала үстерүме һ.б. Берсе, мин инде аякка баскач, кибет алдында, ялынып миннән бер тәңкә акча сорады: үләм, энем, башым авырта, диде. Бирдем. Шул уккөнне моның хатыны миннән бер пачка чәй алырга акча сорап торды. Анысына да бирдем. Менә сезгә, Рашат туган, принциплар.
 
– Ни өчен әдипләребез (әйтик, Чыңгыз Айтматовтай) Бөтенсоюз яисә бөтендөнья мәйданына чыга алмый. Сәбәбе нәрсәдә?
– Бездә «школа» юк. Әлбәттә, Айтматов – зур талант. Ләкин мин М.Галәүнең ике романы һич тә Ч.Айтматов әсәрләреннән ким дип уйламыйм. Әмма без – яңгырамыйбыз. Каһәр суккан, сортларга бүленгән структурабыз да «ярдәм итә» мона. Чит ил бит СССРдагы унбиш халыкны гына белә. Ә без аларда «учетта» тормыйбыз.
 
Игътибар иткәнегез бар микән, бездән соң килгән бик күп прозаиклар еламыйча язалар. Язарга кирәк, күләм кирәк, повесть яки роман бастырырга мөмкинлек бар, шуңа күрә язалар. Үземне кемнән дә булса өстен куярга омтылмыйм, ләкин минем дә «Мәңгелек яз» романымны бик күп кеше «барып чыкмаган» дип бәяләде...
 
Өченче сортлы «автономияле республика» вәкиле алда әйткән ул зур мәктәпне кайда узсын инде? Булачак татар язучылары бит вуз тәмамлауга Казанда калалар, ә Казан татар шәһәре түгел. Безнең шәһәрдә милли рух юк. Казан татары ул – синтетик татар. Бу атмосферада милләтнең зур язучысы туа алмый. Татар баласы вак тормыш эчендә гомерен уздыра.
 
– Әдәбиятка килүче яшьләргә нинди теләкләрегез бар?
– Нәрсә әйтим? Эшләргә кирәк. Бик аз эшлиләр бит яшьләр. Күбесе вакытын бушка уздыра. Тукай үзенең җайсыз, уңайсыз тормышында җиде ел иҗат итеп, безгә биш томлык әсәрләр калдырган, авыру Г.Ибраһимовныкы да ун томда бетмәс. Параличтан җәфа чигеп аяксыз калып яшәгән Ф.Әмирханнан күпме мирас! Гаяз Исхакый төрмәдә дә иҗат эшен ташламаган. Үрнәкләр җитәрлек – яшьләргә җиң сызганып иҗат итәргә генә кирәк. Хәзер язган әсәрең өчен өлкә комитетына чакыртып «келәмгә» бастырып торулар бетте. Язучылар белән КГБ да шөгыльләнмидер дип беләм.
 
Халыкка хезмәт итү бары тик эш белән генә була ала. 

Рашат НИЗАМИ
Татарстан яшьләре
№ --- | 21.10.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»