поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.10.2016 Хәйрия

Өйдә көтәр улы бар

Казан шәһәренең Отар бистәсендә гомер итүче 25 яшьлек Артем Николаев мә­кер­ле авыру диагнозы бе­лән дүрт ел яши. “Баштарак улыбызда начар авыру дип башыбызга да килмәде. Ә белгәч, бө­тенләй югалып калдык”, – ди әтисе Павел. Бүген алар якын кешеләрен коткару турында хыяллана.

Артем – белгечлеге буенча пешекче. Әмма Универсиада вакытында башка эшкә күчә. Һө­нәрен үзгәртеп, тирә-якны яшел­лән­де­реп, чәчәкләргә су сибеп торган. “Эш тә күп булды, ял ит­мичә эш­лә­де. Ә бер көнне тән тем­пера­ту­расы күтәрелеп, авырый башлады. Бе­рәр атнадан соң, хәле җи­ңеләеп кит­те-китүен, әмма тагын темпе­ра­турасы күтә­релде. Улыбызны йогышлы авы­рулар хас­таханәсенә алып китте­ләр. Кан анализлары бик начар булган. Табиблар эшнең нидә икәнен сизеп, Артемны 16 нчы хас­таханәнең гематология бү­легенә күчерделәр”, – дип сөйли Павел.
 
 Әмма анда күчергәч тә, әти-әнисе дә, хатыны да Артемда лейкоз авыруы икәнен белмиләр. Тик ана йөрәге генә сизенә. Икенче көнне әнисе табиблар янына барып, дөресен әйтергә куша. Якыннары борчылсалар да, Артемның кү­ңелен төшермәскә тырышалар. “Синдә кан авыруы тапканнар, дә­валангач уза ул, дидек. Әмма интернет заманында чирне яшереп буламы соң? Улым үзе дә барысын да аңлаган, – ди әтисе. – Баштарак, ыша­нып бет­мичә, анализны тә­га­енләр өчен Мәскәүгә дә бардык, Санкт-Пе­тер­­бург табиб­ларына да күрен­дек. Алар да Казан белгеч­ләре­ куй­ган диаг­нозны раслады. Улы­мда лейкоз таптылар. Хәзер Артем авыруы кө­чәйгән саен хас­таханәгә керә. Озак вакыт дә­ва­ланып чыга.
 
Әле­гә ул химия терапиясе ала. Начар күзәнәкләр арту белән аларны юкка чыгаралар. Соңгы анализлары начар түгел. Хәзер улыбыз өчен донор эзлибез. Табиблар әйтүенчә, арка миен күчереп утыртырга ки­рәк. Шунсыз яхшыга өметләнеп бул­мый. Үзебезнең гаиләдән донор таба алмадык. Инде читтән эзлибез”.
 
Артем авыруы турында уйламаска тырыша икән. Шулай җиңелрәк, ди. Тик куркыныч авы­ру турында уйламау мөм­кинме соң?! Әмма үзенең генә түгел, якыннарының да күңеленә өмет салырга кирәк. “Аны бит өйдә әти-әнисе, әбиләре, хатыны, улы көтә. Әнә шуңа да ул үзендә яшәргә көч таба. 3 яшьлек улы телефоннан: “Әти, сагындым, кайт, көтәм!” – ди. Үлем турында уйламыйбыз да. Гаилә­бездә сагышланып, елап та утырмыйбыз. Алдан шулай сөйләшеп куйдык, – ди Павел. – Без бергә­ләп бу чирне җи­ңәр­гә тиеш. Тик матди яктан гына хәлебез бераз мөшкелләнде. Дүрт ел җыйган акчабызга дәва­лан­дык. Инде хәзер мөмкинле­гебез калмады. Донорны бер хәйрия фонды чит илдән эзли.
 
Табылган очракта, операцияне Россия табиблары ясаячак. Донор өчен 18 мең евро акча кирәк. Шуңа да газета укучылардан яр­дәм сорарга булдык”, – ди Павел.
 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Артемның әнисе Любовь Николаеваның Сбербанк картасы номеры:
4276862019071556

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.10.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»