поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 14 Декабрь
  • Алсу Әбелханова - җырчы
  • Әнәс Галиуллин (1940-2018) - актер
  • Нур Әхмәдиев (1946-2021) - язучы
  • Сәет Шәкүров (1917-1989) - драматург
  • Алмаз Сабирҗанов - актер
  • Сирин Батыршин (1896-1969) - шагыйрь
  • Альбина Авзалова - язучы
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
Архив
 
24.10.2009 Авыл

БӘРӘКӘТ КЕНӘ КИТМӘСЕН! (ФОТО)

Узган атнада Чувашстанда татар тормышы кайнады. Күрше республикада яшәүче татарлар Чувашстан диния нәзарәтенең оешуына 15 ел тулу уңаеннан бик зур чаралар уздырды. VI “Шыгырдан укулары” фәнни-гамәли конференциясе, Тукайда авыл капкасы ачылу булды, Татар Согытында 10 меңләп агач утыртылган парк тыюлык дип игълан ителде. Моннан тыш Чувашстан татарларының Фәтхи Бурнаш исемендәге премиясе тапшырылды, Урмай авылында һәм Чабаксарда икенче тапкыр “ART MEDHIA” мөнәҗәтләр һәм дини җырлар фестивалендә күңел ачтылар.

Чувашстанда татарлар – 35 мең. Гомум халык саныннан милләттәшләребез 2 %ны тәшкил итә, чувашлар – 67 %, урыслар 27 %. Безнекеләр Батыр, Комсомол, Шомырлы, Ялчык районнарында күпләп яши. Барлыгы 24 татар авылы. Бөтенесе дә диярлек ялт итеп балкып торалар. Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларында җимерек йорт күрмәссең, бер-берсен уздырып, ике катлы архитектура һәйкәле итеп төзиләр. Урамда, барлык тыкрыкларда асфальт түшәлгән.

 

– Халык эчми, акчасын туздырмый, шуңа күрә татарлар төп керемен хуҗалыкны ныгыту, аны бизәү, уңайлы шартлар тудыру өчен тота, – дип аңлатты коллегабыз Рафис Җәмдихан якташларының бай яшәү сәбәбен. – Татарлардан чувашлар да калышмый. Аларда да үҗәтлек бар. Татарлардан артта калмас өчен авылларын төзек тотарга тырышалар.

 

Шыгырдан – Чувашстандагы иң зур татар авылларының берсе. Биредә 5600 кеше яши. Башлыча мал асрап, ит сату белән шөгыльләнәләр. Ике урта мәктәпләре бар, берсен ике катлы итеп төзегәннәр. Рекордлы вакыт – 6 ай эчендә күтәрелгән ул. Төзелеш эшләрендә республиканың бюджет акчасы тотылган. Татар авылларында сабыйлар күп туа, балалар бакчасы, мәктәпләр күп төзергә туры килә, ди түрәләр. Әйтергә кирәк, Чувашстанда 156 урыс, 32 чуваш, 18 татар мәктәбе исәпләнә. Саф чуваш телле уку йорты юк, шулай да, дүрт ел дәвамында башлангыч белемне ана телендә алу мөмкинлеге бар. Билгеле, бу биредә яшәүче татарларга да кагыла.

 

– Элек мәктәпләрдә укыту татарча иде, хәзер мәгариф системасында вәзгыять үзгәрде. Шулай да, әлегә башлангыч сыйныфларда туган телне саклап кала алдык, – ди Шыгырдан Диния назәрате аппараты җитәкчесе Фәрит Глухов. – Балалар артык урыслаша алмас, чөнки бездә татар мохите. Барыбыз да үзара ана телендә сөйләшә. Ата-ана, бабайлар сүзеннән чыкмау, аксакаллардан курку бар бездә. Урамда урысча сөйләшеп кара, хәзер шелтә аласың!

 

“Гөлестан” исемле мәдрәсәбез бар. Биредә 24 бала укый, башлыча егетләр. Мәктәптән соң килеп, дин нигезләрен, гарәп телен өйрәнәләр. Остазлары – яшь егетләр. Шушында ук ашыйлар. Балалар уйнап алырга да вакыт таба.

 

Шыгырданда 6 мәчет, җиденчесенә җир алынды. Барысында да биш вакыт намаз укыла. Җомгада исә Аллаһ йорты мөселманнар белән тула, буш урын калмый, олысы-кечесе бер сафка басып гыйбадәт кыла. Бу борынгыдан килгән гадәт, җомгага килми калучылар сирәк.

 

Мәдәният сарае бар, ләкин йөрүче аз, аны төзекләндерергә дә җыенмыйбыз. Шайтан туен хуплау урынына әнә балалар өчен спорт залы ясадык, җиһазлар алдык. Иске бинаны яңарттык, урамда спорт мәйданы булдырдык. Көрәш буенча күнегүләр уздырыла. Авылда бассейн бар. Шуңа күрә күңелгә яраклы шөгыль табып була. Болар барысы да халык акчасына төзелде, “бюджеттан таммас микән” дип кул сузып утырмыйбыз. Эшлибез, Ходай биреп тора, бәрәкәт кенә китмәсен!

 

Шыгырданда бүген Болгар җирендә булган Җәмигъ мәчете планировкасы белән иман йорты төзелеп килә. Ул 1500 кешегә исәпләнгән.

 

Мәчет эчендә бер тарихи экспонат бар. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗәни басып вәгазьләр сөйләгән мөнбәр хәзер Шыгырданда тора. Аның бирегә килеп эләгүе гади. Казанның Мәрҗәни мәчетенә ул кирәкмәгән, урамга чыгарып ыргытканнар, ә Чувашстан татарлары аны үзләренә алып кайтып, реставрация ясаганнар.

 

Мәчетне дә халык акчасына салалар, ләкин чыгымнарны күбрәк “Булат”, “Шыгырдан” ширкәтләре күтәрә.

 

Бу авылда алты ел рәттән “Шыгырдан укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Авыл димәссең, җыелышны зур шәһәрләрдә үткән чаралардан ким булмаслык итеп оештыралар. 13 октябрьдә узган чарага Русиянең 18 төбәгеннән мөфтиләр җыелды. Икенче көнне толерантлык турында “түгәрәк өстәл”гә христиан, яһүди дини лидерлары, галимнәр дә килде. Чувашстан президенты Николай Федоров та сәламен җиткереп, татарларны мактады.

 

Чувашстанда Шыгырданнан калышмыйча яшәүче тагын бер авыл – Тукай. Биредә 500 йорт исәпләнә, бер мәчете бар. Үтә дини авыл, бүген дә урамда яулыксыз кызларны, апаларны күреп булмас. Мәчет каршында мәдрәсә эшли. Биредә балаларның 70 %ы Коръәнне оригиналдан укый. Шушы көннәрдә авыл капкасын ачу тантанасы булды.

 

– Авыл капкасы электән үк гадәти күренеш. Һәр өйнең үз ишеге, капкасы, ихатасы булган кебек, авылның да чикләре билгеләнергә тиеш, – ди Тукайда яшәүче эшмәкәр Әгъзам Шакиров. – Авыл капкасы татарларда гына сакланды. Хәзер Тукайга кунакка килүчеләрне ул ерактан ук каршы алачак. Аны үзебезнең архитектор Мидхәт Шакиров башкарды. 6 баганасы иманның алты шартын, 5 гөмбәзе исламның биш нигезен аңлата. Бер ягына Нух пәйгамбәрнең сүзләре каеп язылды, ул авылдашларга хәерле юл теләп кала. Авыл капкасында Аллаһ, Мөхәммәд пәйгамбәр исемнәре дә бар. Бер ягында авылның исеме кирилл, икенче ягына латин хәрефләре белән язылды. Корылма 100 мең сумга төште, барысын да үзебез башкардык.

 

Тукай һәм Урмайның икесенә бер авыл Советы, ләкин тукайлылар тормышы белән ул гына түгел, ә Иҗтимагый киңәшмә дә идарә итә. Юллар, мәдрәсә, авыл капкасы, парк – барысы да шушы оешма акчасына төзелгән. Бирегә авылдагы эшкуарлар, аксакаллар тупланган. Һәр елны яңа рәис сайлана. Узган ел бу эшне авыл имамы Наил хәзрәт башкарган булса, быел Иҗтимагый киңәшмә эшләре өчен Әгъзам Шакиров җаваплы. Галим Илдус Әмирхан әйтүенчә, әлегә бу Русиядә мәхәллә системасы буенча яшәүче бердәнбер авыл. Иҗтимагый киңәшмә атна саен җыела һәм көнүзәк проблемаларны хәл итә. Бар эш тә бабайлар хәер-фатихасы белән башкарыла, алар нәрсә әйтә, шул була. Бүген тукайлылар элеккеге колхоз җирләрен мәчеткә теркәү эшен башлаган.

 

– Арендаторларның күбесе җирләрен мәчеткә кайтарды, хәзер арендага алынган акча мәчет хисабына килә. Аны киңәшмә вакытында ни рәвешле, кайсы эшкә тоту хакында фикер алышабыз. Татарстанда халык “Вамин”, “Кызыл Шәрык”тан зар елый. Татарларга үз җирләрен кире кайтару турында ныклап уйларга кирәк. Үз җиребезгә үзебез хуҗа булыйк! – ди Әгъзам Шакиров. – Тукай авылы уникаль түгел, без бары тик бабайлар элек ничек яшәгән, бүген дә шундый тормыш алып барырга тырышабыз. Революциягә кадәр дә алар үз көнен үзе күргән.

 

Үземә килгәндә, “Деликат” исемле ит цехым бар. Анда 35 кеше эшли. Мал суеп, хәләл итне зур кибетләргә тапшырабыз. Казан, Мәскәүнең “Метро”, “Перекресток”, “Лента”, “Рамстор” кибетләре сатып ала, үзебезнең челтәр бар. Аена 150 тонна ит җитештерәбез. Кризис безгә дә кагылды, ләкин зарланырлык түгел, эшсез торганыбыз юк. Тирә-яктагы, Татарстан авылларыннан мал сатып алабыз. Бер нәрсә әрәм булмый. Тиресен, эчәге-сөякләрен дә сатып алучылар табыла. Авылда тагын бер цех бар, ләкин без көндәшләр түгел, бергәләп киңәшләшеп эшлибез. Җитә, булганына шөкер!

 

 

 

01

 

 

02

 

 

03

 

 

04

 

 

05

 

 

06

 

 

07

 

 

08

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 17 | 23.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе