поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.10.2016 Җәмгыять

72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле»

Норлат районында яшәүче 72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язган идек. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык. Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган.

- Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым – ай кебек нурлы булсын дип, Айнур куштык. Сабыебыз миңа охшаган, холкын да күрсәтә башлады. Яныннан китеп торсаң, үз телендә ачулана, чакыра, - ди бәхетле әти.
 
Ильяс абый үзе 1944 елгы. Хатыны Тәнзилә (чын исеме Татьяна) 1978 елда туган. Яшь аралары – 34 ел,  11 ел бергә яшәп яталар.
 
- Тәнзиләдән бик уңдым, ул минем өчен чын тормыш иптәше. Аңа кадәр ике хатынга өйләндем. Беренчесеннән Вазих һәм Идрис исемле улларым туды. Вазих 33 яшендә автоһәлакәткә очрап вафат булды. Идрис Самарада яши, Куйбышев тимер юлы идарәсендә бүлек җитәкчесе булып эшли. Икенче хатынымнан Линар исемле улым бар. Ул Саба районында гомер итә. Бүгенге көндә өч оныгым бар, олысына - 11, уртанчысына - 6, иң кечкенәсенә – 1,5 яшь. Улларым белән аралашып торабыз, - ди Ильяс абый.
 
- Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз? - дип кызыксынабыз аңардан.
 
- Ул вакытта авылда яши идем. Ялгыз калгач, авыр булды. Тәнзилә күршеләргә килеп, йорт эшләрендә булышкалап йөри иде. Беркөнне урамда очратып, миңа да йорт-җирне карашырга, кер юарга, ашарга пешерергә булышмассыңмы икән, хакын түлим, дидем. Ул ризалашты. Аның алты яшьлек улы да бар иде. Миңа булышып торды. Бөтен эшне яхшылап, пөхтә итеп эшли, уңган куллы. Ышанычлы кеше булгач, кирәк вакытта ачкычны да калдырып киткәләдем. Тәнзилә әнисе һәм туганнары белән яшәде. Эше дә юк, әниләренең пенсияләренә генә торалар. Бервакыт төнлә улы белән килеп керделәр. Өйләрендә ызгыш чыккан, синдә куныйк әле, ди. Аерым бүлмәм бар иде, шунда яшәп калдылар. Тора-бара ир белән хатын булып бергә яши башладык. Ун ел элек олы абыйның хатыны үлеп китте. Минем янга күчеп килегез, өем зур, ялгызым яшисем килми дип чакырды. Тәнзилә аны да карады, абый аңардан бик канәгать булды. Алты ел элек риза-бәхил булып үлеп китте. Өен безгә бүләк итеп калдырды. Улыбызга хәзер 16 яшь инде. Самарада машина төзү колледжында беренче курста укый. Хатын белән өйдә икебез генә калган идек, иптәшкә кызыбыз туды. Тәнзиләгә дә икәү генә моңаеп утырыр идек, ярый әле Ходай кыз бирде, дим.  Без бик тату яшибез, ызгышуның нәрсә икәнен дә белмибез. Язмышыма сөенеп яшим. Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле, - диде ул.
 
Маргарита Литта фотосы.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.10.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»