|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2016 Мәдәният
Тинчурин театрында «Ак тәүбә, кара тәүбә» комедиясе репертуарга кайта (ФОТО)Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Кичә, 19 октябрьдә, күренекле драматург Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасын күмәк уку оештырылды. Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәгә куя. Тулысынча комик конфликтка һәм көлкеле ситуацияләргә корылган, юмористик образларны үзәккә куйган әлеге әсәр 1976 елда иҗат ителгән.
Шуны билгеләп узарга кирәк: «Ак тәүбә, кара тәүбә» пьесасының Тинчурин театрында бу өченче куелышы. Беренче тапкыр әсәрне Күчмә театр чорында ук режиссер Равил Тумашев сәхнәләштергән. 1997 елда әлеге музыкаль комедияне тамашачыларга Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин тәкъдим иткән. Бу юлы әсәргә аның шәкерте — Резеда Гарипова алына.
Искәртеп үтик: күптән түгел театр коллективы Аяз Гыйләҗевнең “Ефәк баулы былбыл кош” мелодрамасын әзерләүгә керешкән иде. Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре бара. Аның режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Әсәр Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулу уңаеннан сәхнәләштерелә. Премьера 25 ноябрьгә билгеләнгән.
--- |
Иң күп укылган
|