|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2016 Авто
Кышкы тәгәрмәчләргә күчәр вакыт җитте
Суыта. Атна азагында һава температурасы төнлә -1 градуска кадәр төшә дип вәгъдә итә синоптиклар. Җомгадан карлы яңгырлар явуы да ихтимал. - Дөрес, бүген үк кышкы тәгәрмәчләргә күчү әле иртәрәк. Ләкин һава торышы кинәт үзгәрә. Төнлә салкын, иртә белән бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу исә юл халәкәтенә китерүе бар. Шуңа да куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга, кышкы тәгәрмәчләрне әзерләп куярга киңәш ителә, - ди Казан шәһәре ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге өлкән инспекторы Оксана Кононенко.
Кагыйдә буенча, машина кышкы өч айда (1 декабрьдән 1 мартка кадәр) кышкы тәгәрмәчләр, җәйге өч айда (1 июньнән августка кадәр) җәйге резиналарда булырга тиеш. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Шулай ук төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протекторлы тәгәрмәчләр белән дә йөрү тыела. Көпчәк протекторларының тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булып, тузган булса, юлда куркынычсызлык таләпләре үтәлми булып санала. Россиянең Административ хокук бозу кодексы буенча, шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган. Шулай ук машинага “Ш” хәрефе төшерелгән билгене кую да мәҗбүри. Хәер, билге булмаган очракта штраф каралмаган.
Сүз уңаеннан, беренче кар төшү белән, шиномонтажларда “урак өсте” башлана. Ни хикмәт, бәяләр төрле җирдә төрлечә. 14, 15нче радиуслы тәгәрмәч алыштыру 550 сумнан алып 1500 сумга кадәр тора.
--- |
Иң күп укылган
|