|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2009 Җәмгыять
“ҖИЛӘК КАЙДА КҮП?” – КИТАП КИШТӘСЕНДӘ“Мәгариф” нәшриятында дөнья күргән китапка Равил Фәйзуллинның ике шигыре кертелгән - “Җиләк кайда күп?” һәм “Миләш”. Алар тәрбияви, балада әти-әнисенә карата хөрмәт хисләре уятырга тиешле. Шушы шигырьләрне үзе дә балалар өчен әсәрләр язучы, “Зонтик” журналының мөхәррире Борис Вайнер рус теленә тәрҗемә иткән. Китапта алар да лаеклы урынын алган. Әлеге иҗади бөтенлекне тагын да тулыландырып, рәссам Диләрә Нәүрүзова рәсемнәре белән ямьләндереп җибәргән. Кече яшьтәге балаларга атап чыгарылган 16 битлек китап төсле рәсемнәргә бай, битләрен ачкан саен укыйсы гына килеп тора. Равил Фәйзуллинның әлеге “Җиләк кайда күп?” китабы “Нәниләр китапханәсе” сериясенә кергән икенче китап. Якын киләчәктә тагын берничә шундый матур китап бастыру планлаштырылган.
--- |
Иң күп укылган
|