|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2016 Мәдәният
Альбина Абдрәшитова: “Сәхнәдә бары бер дус булырга мөмкин” (ИНТЕРВЬЮ)“Татар эстрадасында көннән-көн яңа җырчылар чыгып кына тора, тыңлап бетереп тә булмый” — дип зарланучылар үзләре дә көннән-көн арта. Бәлки, элек сәләтне үстерергә алай ук мөмкинлекләр дә булмагандыр, ләкин бүгенге заманда үзләрен сынап карарга теләгән талантларның канатларын кисәргә кирәкмидер. Башкортстан якларыннан Казанга җырчы булыр өчен килгән Альбина Абдрәшитова да хыялын төпләп, шул юнәлеш буенча югары белем алып, тормышка ашыра. 12 яшендә курыкмыйча музыка нигезләрен өйрәнер өчен Уфа шәһәренә Гәзиз Әлмөхәмәтов исемендәге музыкаль гимназиягә укырга чыгып киткән Альбинаның максатлары һичшиксез чынга ашырга тиеш. — 12 яшьлек балага әти-әнидән аерылып, таныш булмаган мөһиткә күчү авыр булмадымы, гәрчә хыялны чынга ашыру өчен чыгып китсәң дә?
— Укырга үзем теләп киттем, ләкин укуы бик авыр булды, көне-төне укыдык дисәң була. Иртәнге сәгать 6 да торып, кичке сигезләргә кадәр укый идем, хәтта кичке 11ләрдә класска барып, виолончельда уйнадым. Еракта булу бик уңайсыз, әти-әнине бик сагына идем. Авылга да 3-4 айга бер кайтырга гына мөмкинлек чыга.
— Иҗатка кереп киткәндә музыкант булу теләге көчлерәк идеме әллә? Профессиональ җырлауга соңрак күчтеңме?
— Авыл җирендә музыка мәктәпләре булмагач, мин музыка буенча белем алу, җырчы булу өчен Уфа шәһәренә үк киттем, ә анда инде белгечлек итеп виолончель уен коралын куйдылар. Башында күңелемә ошамаган иде, әти-әнием дә баянда уйнавымны теләде. Соңыннан өйрәнеп, матур-матур көйләр чыгара башлагач, мин ул музыка уен коралын бик яраттым, конкурсларга йөри башладым. Киләчәктә үземне музыкант итеп тә күрә идем, ләкин вокалга күбрәк тартылдым. Шуннан Казан музыка көллиятенә татар халык җыры бүлегенә укырга кердем.
— Альбина, син үзеңне бүгенге көндә җырчы буларак күрәсеңме?
— Әйе, мин үземне җырчы итеп күрәм һәм шулай ук вокал дәресләрен бирүне дә дәвам итеп, укытучы сыйфатында да күзаллыйм.
— Һөнәри музыкаль белемең булу җырлар иҗат итәргә этәрдеме? Кемнәр белән иҗатташлык итәсең?
— Музыкаль белемем булгач, гармонияне тойгач, көй язып карарга булдым. Башкортстанда яшәүче яшь җырчы Айгөл Әхмәтшинага Гөлфия Шакирова сүзләренә “Мәхәббәтне аңла” дип аталган җырга көй яздым. Шулай ук мин иҗат иткән “Сөйгәнемә бүләк” җырын Ләйсән Вәлеева жырлый. Алла бирса, киләчәктә үземә дә язармын.
— Имиджыңны үзгәртеп торырга яратысыңмы?
— Быел берничә ай буе төрле образда булып карадым. Төрле үзгәрүләрдән соң үземнең прическамны таптым дип уйлыйм. Күпчелек артистларның чәче озын, алардан аерылып торасы килә. Артист кеше үзгәреп торырга тиеш, сәхнә матурлыкны ярата.
— Көчле, ягымлы тавышың була торып нигә әле зур сәхнәдә еш күренмисең?
— Барысына да үз көчем белән әкрен генә тырышам. Тиз һәм җиңел килсә аның тәмен тоймыйсың, кадере дә бетә. Һәр нәрсәнең үз вакыты дип саныйм.
— Тыңлаучылар сине күбрәк “Сибелә йолдызлар” җыры аша таный башлагандыр? Бу җыр синең репертуарыңны баеттымы?
— Алай димәс идем. “Сибелә йолдызлар” җырын миңа Хәмид Мәткәримов яңарак кына язып бирде. Мине күбрәк халык җырлары аша таныйлар. “Олы юлнын тузаны”, “Җидегән чишмә” кебек легендар җырларны башкарырга яратам. Әлбәттә, “Сибелә йолдызлар” җыры репертуарымны баетты, ул бөтенләй башка стильдәге җыр. Шулай ук аны башкорт телендә дә яздырачакмын.
— Иҗатыңа сокланучылар бармы?
— Интернет челтәрендә бик күп язалар. Яшьләрдән алып олыларга кадәр теләкләрен, киңәшләрен, җылы сүзләрен җиткереп торалар.
— Иҗатташ дусларың бармы? Сәхнәдә, гомумән, дуслык бар дип уйлыйсыңмы?
— Ижатташ дуслар күп, шулар арасыннан яңа балкып килүче җырчы Айзирә Хадиева белән бик дус без. Сәхнәдә бары бер дус булырга мөмкин дип исәплим. Шоу-бизнес дигәч көнләшү, гайбәт сүзләр булмый калмас, ләкин әлегә алардан ерак торабыз.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|