поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
18.10.2016 Җәмгыять

"Ходайның сиңа үз планнары бар": аяксыз-кулсыз Ник Вуйчичның 35 кагыйдәсе (ВИДЕО)

Аны дөнья буйлап миллионлаган кеше белә. Аның белән танышырга, аны үз күзләре белән күрергә күпме кеше хыяллана. Аның сүзләре гади, ләкин һәркемнең күңеленә үтеп керердәй. Аның энергиясе, яшәеш көче берничә кеше гомеренә җитәрлек. Аның белән янәшә торган берәү дә бу кеше җитеш түгел дип уйлый да алмый. Бу кеше – Николас Джеймс Вуйчич – аяксыз-кулсыз, ләкин чиксез зур йөрәкле игелекле кеше.

Аяксыз-кулсыз сабый 1982 елда Австралиядә дөньяга килә. Мондый җитешсезлекләр белән туган бу балага бөтен гомерен өйдә – дүрт стена арасында гына уздыру, һәр яктан да үзенә карата жәлләтү һәм кызгану хисен тоеп кына яшәргә насыйп булгандыр кебек. Ләкин гаиләсе ярдәме белән, әти-әнисенең, аннары кече туганнары – энесе һәм сеңлесенең чиксез мәхәббәте белән ул бу тормышта үз урынын табуга ирешә. Ник башка сау-сәламәт кешеләр сыман тормыш алып бара, тулы тормыш белән яшәргә омтыла.
 
Никны «магнит» кеше диләр – аның тормыш сынауларын узарга көч таба белүе, кешеләргә үз башыннан үткәннәрне ачыктан-ачык сөйләргә курыкмавы башкаларны тартып тора. Ул уйлап тапкан мотивация системасы бик уңышлылардан санала: физик яктан кимчелекләре булмаган кешеләрне дә уятып, тормышны яңача күрергә, нәтиҗәгә ирешергә көч бирә ала. Ник Вуйчич «Кемдер синнән дә авыррак хәлдә, шуны уйла» дип әйтергә ярата. Үз мисалында ул һәр кешенең дә бәхетле була алуын исбатлый: түбәнчелек һәм төшенкелеккә урын калдырмыйча, үзеңне кулга алырга өнди.

Шундый югарылыкларга ирешкән бу көчле егетнең тормышка карата үз кагыйдәләре бар. Ул алар белән рәхәтләнеп уртаклаша, бу кагыйдәләр һәркемнең тормышын яхшы якка үзгәртергә мөмкин, ди ул.
 
1.     Әти-әниегез сезне бернигә карамастан ярата – шикләнмә.
2.     Яраткан кешеләреңнән үз хисләреңне дә, үз куркуларыңны да яшермә.
3.     Сиңа ни кадәр генә авыр булмасын, синнән дә авыррак шартларда яшәүчеләр барын онытма.
4.     Киләчәктә барыбызны да бәхет көтә – төшенкелеккә бирелмәү генә кирәк.
5.     Киләчәкне «күрә» белүнең, киләчәккә планнар коруның бер начарлыгы да юк.
6.     Сезнең тормыш – сезнең әсәр. Үз китабыгызны маҗаралар, мәхәббәт һәм бәхет белән «тутырыгыз»!
7.     Сез – күчәр, һәм бар дөнья сезнең тирәли әйләнә.
8.     Кайвакыт Ходай сездән дә авыр вакытта үзеңә-үзең ярдәм итүне көтә.
9.     Тормышта үз юлыңны табу – тизлеккә йөгереш түгел, ул озын марафонга тиң.
10.    Әйләнә-тирәдәгеләргә хезмәт куймыйча гына тормышның мәгънәсенә төшенеп булмый. Тормыш агымдагы түләүләргә генә кайтып калмасын.
11.    Озын һәм озак бәхеткә җиңел юллар юк.
12.    Өметен өзмәгәннәрне генә могҗизалар көтә.
13.    Өмет – ул хыялларның башлангычы.
14.    Минем догаларымнан файда юк дигән уй керә башласа – Ходайдан түгел, кешеләрдән сорыйм.
15.    Үзегезнең эш-гамәлләрегез үзегезне үк рухландырырлык булсын.
16.    Җир йөзендә сез яшисез икән – сезнең өчен әле берни дә тәмам түгел.
17.    Сезгә сугылган тамга артына качу – бик уңайлы юл. Ләкин төрле кысалардан һәм киртәләрдән өстен була алу гына сезгә яңа мөмкинлекләр һәм ирек бирә ала.
18.    Бүгенге көндә мин һәр ярдәмне – ишек ачучыны яки су бирүчене – рәхмәтләр белән кабул итсәм дә, үз бәхетем һәм үз язмышым өчен бары үзем генә җаваплы дип уйлыйм.
19.    Яңадан яңа омтылышлар ясап карамаган кешене генә җиңелү көтә.
20.    Бүген сезгә проблема ясаган әйбәр иртәгә сезнең өстенлегегез булырга мөмкин.
21.    Сыену эзләсәң – моңга сыен, җырла.
22.    Әгәр сине начар фикерләр һәм хисләр биләп алса, онытма – сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар.
23.    Син ялгыз түгел. Мин ялгыз түгел. Беркем дә ялгыз түгел.
24.    Ходайның сиңа үз планнары бар.
25.    Сезнең тормыш әйләнә-тирәгездә нәрсә күрүегезгә генә бәйле түгел, киләчәкне күрә белү дә мөһим. Нәк менә шуннан якты киләчәккә ышану барлыкка килә.
26.    Кайвакыт трагедия дә җиңүгә китерергә мөмкин.
27.    Сабырлык һәрвакыт бүләкләнә.
28.    Ни дә булса табыр өчен эзләүдән туктамаска кирәк.
29.    Үзеңне нинди булсаң шулай кабул ит.
30.    Үзеңнән көлә белү – үзеңне ярату һәм кабул итү.
31.    Мөмкинлекне эзләгәннәр генә таба ала.
32.    Үзеңне жәлләп яшәүдән бары тик үзеңне ничек бар шулай кабул итә белү генә коткара ала.
33.    Берәү дә камил түгел. Ләкин һәркем үз байлыгына ия. Үзегезнең асылыгызны күзәтегез. Һәркемнең эчендә ут яна, аны бар тик табып, яктырак дөрләтеп җибәрергә генә кирәк.
34.    Үзегезгә карата үзегезнең мөнәсәбәтне сайлагыз. Рәхмәтле була белү, яхшылыкка омтылу, гафу итә белү һәм кайгырта белү – шулардан башка тормыш корып булмаячак!
35.    Үз гомереңдә могҗиза булмаса – үзең кем өчендер могҗиза була бел!

---
Интертат.ру
№ --- | 17.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе