|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2016 Җәмгыять
Имеш, кеше көлдерәләрТелевидениедәге КВН ярыш-чыгышларын кем генә яратып карамый икән?! Кайчагында көлә-көлә эчләр авырта. Кемгә ничектер, миңа соңгы вакытта Масляков тапшыруына эләккәннәр ничек тә көлдерергә тырыша сыман. Күптән түгел генә булган КВН тапшыруында Себердән килгән, түбәтәй кигән татар егетенең (һәрхәлдә исем-фамилиясе татарныкы иде) чыгышын күрергә туры килде. Корбан чалынасы сарыкның ахиры исеменнән, гитара чиртеп, җыр сузды егет. Янәсе, диета тоткан булсаң, син мондый хәлгә тармас-тазармас идең, сине чалмаслар иде... Шундый мәгънә салып җыр сузды ул. И-и жюридагыларны күрсәң: егыла-егыла көлделәр. Урыс малае мондый җыр сузса, мөгаен, әлләни исләре китмәс иде. Әле аны башка динне өнәп бетермәүдә гаепләргә мөмкиннәр. Татар малае татарлыгыннан, исламның иң зур бәйрәмнәреннән берсе булган Корбан гаетеннән көлгәч, нигә аларга да, аңардан да көлмәскә?!.
Сәхнәдән торып болай чыгыш ясауны, кеше көлдерергә тырышуны инглизләр стендап дип атый (хәзер әлеге сүз урыс телендә дә еш кулланыла). Бу кәлимәне җәмгыятьтә кабул ителгәнне, традицияләрне танымау, кире кагу дип тә тәрҗемә итәләр. Инде кайбер блогерлар да үзләрен стендап дип исәпли. Үткән атнада гына “Корстон” тамаша залында миңа шундый бер стендап-блогерның чыгышын күрергә туры килде.
Танышларым ялынып сорамаса, бармаган да булыр идем, мөгаен. “Улыбыз шуңа билет алды. Үзең күреп, журналист буларак, бәя бир әле,” – дип үтенгәч, ризалаштым. Соңрак әлеге адәмнең сайтына кереп, “иҗат җимешләре” белән таныштым. Блогер тырыша-тырмаша залга җыелганнарны (анда, берничә яшүсмердән кала, йөздән артык 17-20 яшьлек егет, кыз бар иде) көлдерергә тотынды. Әледән-әле сүгенү сүзе ычкындыра, аны да, моны да кире кага бу. Абруй булырлык беркем юк. Яшьләргә мондый кеше бик кәттә булып тоела, күрәсең. Юкса, шактый гына бәһале билет алып тамашага килмәсләр иде. Шуңа да игътибар иттем: җан кисәккәйләребез (һәрхәлдә монда җыелганнар) шактый кырыс, каты күңелле икән. Тамаша барышында, кесә телефоннарын сорап алып, үзен авыз ерып тыңлаучыларның әниләренә (тегеләр җыеп биргәч) шылтырата башлады сәхнә тотучы. “Хастаханәдән шылтыраталар. Улыгыз (яки кызыгыз) хастаханәгә эләкте,” – дип “сөендерә” бу әниләрне. Тегеләрнең кайберсе аңлап бетермәде, кайберсе шаяртуга алды (күрәсең, кая барганнарын әйтеп киткән). Әмма стендап: “Кызыгыз фурада, машинада!” – дип белдергәч, нечкә тавыш белән кызый булып “Коткарыгыз!”, “Коткарыгыз!” дип кычкыргач, бер әни кеше чын-чынлап борчуга төште... Әгәр шушы шылтыратулар барышында бер-бер әни йөрәге тотып егылса, бу адәм кызарыр идеме икән – белмим. Бу балаларны әйтмим дә инде. Иң аянычы шул: болай ярамый бит, дип шунда берәү дә дәгъва белдермәде. Авызларын ерып, тик басып тордылар.
– Буш вакытын ничек уздырырга белмәгән яисә яшәешнең барышын кисәк үзгәртергә теләгән күп кенә яшьләр террорчылар кармагына, ДАИШ кочагына эләгә дә инде, – дип белдерде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батыров берничә көн элек “Хузур” нәшрият йортында оештырылган “түгәрәк өстәл”дә. “Экстремизм. Яшьләр карашы” дип аталды әлеге сөйләшү. Алда телгә алган көлдерергә тырышучылар да яшьләр арасында экстремизмга җирлек әзерләргә мөмкин, минемчә. Битарафлыктан, өлкәннәр изге санаган нәрсәләргә төкереп караудан хокук бозуга да ерак калмый. Кеше һәрвакыт барысын кире кагып тора алмый бит. Өлкәннәрнең өйрәтеп торулары туйдырса да, кемгәдер иярәсе, үрнәк аласы килә башлый.
Хәзерге яшь буынны интернетсыз күз алдына китерүе дә кыен. Ә социаль челтәрләрдә ни-нәрсә генә юк. Үз-үзеңә кул салуны, наркотикларны, балалар порнографиясен пропагандалаучы хәбәрләр, экстремизмга чакыручы мәгълүматлар анда тулып ята. Күп кенә яшүсмер, интернет челтәренә үзе турында мәгълүмат куеп, моның нинди зур зыян салу ихтималын күз алдына да китерми. Әнә Имин интернет лигасы (“Лига безопасного интернета») каршында оешкан кибердружиначылар соңгы елларда ун меңнән артык сайтны яптыруга ирешкән икән.
– Безнең дружинага һәркем керә, интернеттагы террорчылыкка чакыручы хәвефле сайтларны эзләп табып юк итүгә үзеннән өлеш кертә ала. Хәзерге вакытта безнең сафларда, Россия һәм БДБ илләрен дә кертеп, 20 меңнән артык ихтыярый-кибердружиначы бар, – дип сөйләде анда үз чиратында кибердружиначыларның Татарстан бүлеге оешмасы рәисе Сабина Вафина. Дөрес, интернет-журналист Антон Носик, “Mickrosoft”ның онлайн-стратегияләр буенча генераль менеджеры Павел Чиркашин кебек әфәнделәр, ай-һай бу тырышлыкларның файдасы булырмы, “К” идарәсе болай да 17 ел инде социаль челтәрләрдә экстремистларны эзләү белән шөгыльләнә, дип яза (бу бәяләмә әлеге лига сайтыннан алынды). Чынлап та, мондый эзләнүләр, артык тырышып ташлаган сурәттә, әләккә охшый башларга мөмкин. Шулай да буш вакытын ничек уздырырга белмәгән яшьләр өчен бу бер шөгыль була ала, минемчә.
Ә менә Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясы башка юнәлешкә тукталган: яманны барлау белән түгел, яхшыны эзләү һәм күрсәтү белән мәшгуль икән. “Киберхранители” дип атала аларның бу юнәлеше. “Татарстанда яшәүче халыклар телләрендә аларның дини, милли казанышларын яктыртуны, яшәп килгән тискәре милли ярлыкларны юкка чыгаруны максат итеп куйдык,” – дип белдерде сөйләшүдә ассамблея вәкиле. Афәрин! Бик яхшы ният. Әлеге сайтка кереп карадым. Ни кызганыч, әлегә урыс теленнән тыш башка телләрдә мәгълүмат күрмәдем анда. Булыр дип өметләник!
Пычак белән ипи кисәргә, кемнедер яраларга да була. Cоциаль челтәрләр дә – шундый нәрсә. Яшьләребезне анда көлдертеп, гайрәтен чиктереп, үсендереп, котыртып, милләтеннән, диненнән биздерергә, төрле шикле эшләргә, төзәтеп булмаслык хаталарга этәрергә мөмкиннәр. Шуңа күрә угыл-кызларыбызның кемнән көлүеннән, нәрсәгә кызыгуыннан, нидән күңеле кайтуыннан хәбәрдар булсак иде, туганнар!
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|