поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.10.2016 Мәдәният

Ленара Баһаветдинова: “Җырчы булам дип, хәрби формадан баш тарттым” (ИНТЕРВЬЮ)

Татар эстрадасында Марий Эл республикасының Бәрәңге районыннан чыккан, үз тамашачысын тапкан һәм танылып килүче җырчылар шактый. Ул як чыннан да күптәннән татар сәнгатенә якын булып тоела. “Мин бәхетле булыр идем” җыры белән сәхнәгә яңа аяк атлаучы Ленара Баһаветдинова да нәкъ шул яклардан.

Ул әле яшь. Югары белемне Казан дәүләт мәдәният институтында ала. Ленара, баксаң, җыр дип хәрби форманы да калдырырга карар иткән кыз икән.

- Ленара, син кечкенә чактан җырлый торган бала булып үскәнсеңдер?

- Әти-әнием әйтә иде: “Син беренче җырлый башладың, аннары гына  сөйләштең” - дип. Җырчы булу минем хыял иде, беренче тапкыр 6 яшьтә сәхнәгә чыктым, шуннан сәнгать дөньясына тулаем кереп киттем дә. 10 яшемдә Санкт-Петербургта “Милосердие белых ночей” фестивалендә “Маленькая страна” җыры белән беренче урынны алуым тәүге иң зур уңышым булды. 4000 кеше арасыннан җиңүгә ирешү, берсүзсез, канатландырды.
 
- Хәния Фәрхи җырларын тыңлап үскәнсең дип беләм.
 
- Әйе, аның үрнәгендәге җырчы дәрәҗәсенә ирешергә телим. Минем кечкенә чакта Хәния апаның “Әлдермешкә кайтам әле” дигән җырын башкарган видео да бар. Аны Хәния Фәрхигә дә җибәргән идем, ул: “Афәрин, кызым, шәп, булдыргансың!” – дип җавап кайтарды.  Бер аның гына җырларын башкармадым, әлбәттә, күңелгә ошаган җырларны сайлый идем. Минем вокал дәресләре булмады. Музыкаль мәктәпне баян һәм фортепиано класслары буенча төгәлләдем. 8 нче сыйныфка кадәр барлык җыр бәйгеләрендә катнаштым. Мәскәүдә дә 3 нче урыннар яулап кайта идем. Күпчелек, мине әби бәйгеләрдә катнаштырырга ярата.
 
- Сине күбрәк әбиең җырчы итеп күрәме?
 
- Әбиемнең хыялы, чыннан да, мине җырчы итеп күрү. Ул миңа булыша, иҗатымны алга илтүче үзенә күрә бер продюсерым инде. Үз-үземә ышанычны булдырырга ярдәм итә, беренче җырны яздырырга да әбием үгетләде.
 
- Конкурсларда 8 нче сыйныфка кадәр катнаштым дидең, ә аннары юлларың кайсы якка юнәлде?
 
- Мин 8 сыйныфтан кадет классына укырга кердем. Үземнең мәктәптә җыр өлкәсенә карата ярдәм итү, яхшы мөнәсәбәт юк иде. Конкурсларда катнашып кайткач та көнләшеп карыйлар иде. Шундый мохиттә укыйсы килмәде һәм шуңа да күчергә карар кылганмындыр. Лицей безнең авылдан 80 чакрым ераклыкта урнашкан. Музыкаль мәктәпне бетергән чак иде, имтиханнарны илтеп тапшырдым. Үземнең форма киеп карыйсы да килде, бәлки, хәрби булып китәрмен дип тә уйлаган идем. Лицейда мин бик күп яңа танышулар ачтым, аралашу ягыннан бик нык үстем. Безнең белән төрле яктан шөгыльләнделәр.
 
- Әти-әнидән, өйдән аерылып кыз балага еракка китү куркытмадымы?
 
- Мине ничектер артык чыгармадылар, күпчелек өйдә булгач, үз тормышым белән яшәп карыйсым килде. Башында кызыктырды, ләкин берәр атна яшәп карагач, сагындыра башлады. Әти-әнигә сиздерергә тырышмадым, чөнки элеккеге мәктәбемә дә кайтасым килмәде. Барыбер укып бетерәм диеп, үз максатыма ирештем. Лицей тарихында мин берүзем чыгарылыш имтиханын әдәбият буенча тапшырдым. Хәрби буларак китүемне якыннарым теләмәде, кызлар өчен бу һөнәр авыр да, шуңа җыр юнәлешен сайладык.
 
- Мәдәният институтында еш чыгышлар ясап торасызмы?
 
- “Җомга көн” ансамбленә солистка итеп алдылар. Фольклор булгач башында икеләнү дә бар иде, ләкин тыңлагач, нәрсә икәнен белгәч, ошап китте. Шулай бер ел эчендә ияләштем, чыгышлар ясый башлагач, җырчыларга да кызыгып йөри торгач, әбием миңа үземә дә җыр яздырырга кирәк дип әйтте. Беренче шагыйрә Галия Сафиуллинага мөрәҗәгать иттем. Ул бик матур сүзләр иҗат итте. Көен Ләйсән Мәхмүтовага яздырырга дип очраклы гына язып карадым. Ул киңәшләрен биреп бик ярдәм итте, көен дә тиз һәм мин теләгәнчә иҗат итте. Җырны яздыргач та, әти-әниләрем, иптәшләрем бик ошатты. Әбием: “Хыялларым чынга аша” - дип әйтте.
 
— Артист кеше синеңчә нинди булырга тиеш?
 
— Иң беренче чиратта гадилек кирәк. Тәкәббер артистларны яратмыйм. Сәхнәдә күренгәч, җырчы кеше халык белән дә аралашырга, үз тамашачысын хөрмәт итәргә тиеш дип саныйм. Сәхнәдә нинди ачык, шат сурәттә күренәсең, тормышта да шундый булу кирәк. Үз-үзен югарыга куйганнарны яратмыйм.
 
— Аралашучан булуың берникадәр уңайсызлыклар тудырмыймы? Бар кешегә дә серләрне сөйләп бетерү кирәкмидер бу заманда.
 
— Кешегә ышанучанлыгым бар. Миңа аралашып тору кирәк, аннан башка булдыра алмыйм. Әлбәттә, серләрне әни белән әбиемә һәм әбиемнең сеңлесе — апайга күбрәк сөйлим. Апай мине кечкенәдән булышып үстерде, шуңа аны икенче әни кебек кабул итәм. Дусларга барысын да әйтеп бетереп булмый. Ышанучанлыгым аркасында күңелсез очраклар да була. Мәктәптә бергә йөреп, бар сүзләрне уртак итеп сөйләшкән иптәш кызым белән кадет классына укырга кергәч, ничектер ерагайдык. Соңыннан исә ул барлык серләрне башкаларга да сөйләп бетергән. Аннан соң кемгәдер ышану бик авыр иде, соңыннан гына ачылдым.
 
— Күңелеңне нәрсә төшерә ала?
 
— Бик каты тәнкыйть сүзе әйтсәләр күңелем төшә. Бигрәк тә үземә түгел, ә артымда сөйләгәннәрне яратмыйм. Алай итеп йөргән кешеләр үзләреннән бик нык биздерә. Күземә карап бәреп әйткәннәре юк, бәлки, андый сүзләрне күтәрә дә алмыймдыр. Сәхнәдә чыгыш ясап торгач, начар сүзләр ишетелә, ләкин аларны көнләшү буларак кабул итәм. Шулай ук әбием белән сүзгә килсәк яки аның белән берәр нәрсә булса бик нык борчылам.
 
— Алдагы киләчәктә үзең җырчы булып танылсаң, тормыш иптәшеңнең артист булуын теләр идеңме?
 
— Артист кына булсын дигән шарт юк, ләкин һөнәре сәнгать өлкәсенә карый торган булса, миңа җиңелрәк булыр иде. Күп җырчылар барыбер тормыш иптәшләре хезмәтләрен аңламый дип зарлана.
 
— Иҗат ягыннан кайсы юнәлештә эшләргә максатлар куйдың?
 
— Көйләр дә язып карыйсым килә. Киләчәктә бер авторлык җырын булса да башкарырга кирәк дип саныйм. Альбом яздыру дип кумыйм, чөнки башта үзеңне күрсәтү кирәк. “Мин бәхетле булыр идем” җыры әзрәк танылып киткәч, бераз гына әкренрәк, моңлырак стильдә яңа җырны да эшләү хыялы бар.
 
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.
 

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 17.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»