поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.10.2009 Җәмгыять

ЧЕГӘНСТАН

Кечкенә чакта миннән: “Кем ул чегән?” – дип сорасалар, җавабым бер иде: “Тавык ашаучы”. Чегәннәрнең авылыбыздагы берничә кешене җәй буе симерткән бройлерлардан мәхрүм итүе нык истә калган. Берара ул милләт вәкилләрен кунарга өенә кертүчеләр дә булды. Идәндә тәгәрәшеп йоклап кына калмыйча, хуҗа күрмәгәндә яшь тавыкларны “кыхылдатканнар”. Шундый “рәхмәт”тән соң урамда өч тиенлек әйберне биш тиенгә сатып йөрүче чегәннәрне якын китермәдек.

Чегәннәр була төрле-төрле...

 

Үсә төшкәч, ул халыкның оста багучы икәнен белдем. Хәтта бер иптәш кызым: “Чегән хатыны 19 яшьтә кияүгә чыгасың, диде”, – дип шактый гына план да корды. Егетенә дә шуны тукый торгач, тәки 19да өйләнеште үзләре. Урамда хәер сорау, багу, металл җыю – күп инде аларның һөнәре. Ләкин чегәннәргә хас иң төп сыйфатларның берсе – артистлык. “Киләчәгеңне әйтәм”, – дигән булып, кешене юлыннан туктату, ышандыру, соңгы тиенен чыгарып салырга мәҗбүр итү – шушы түгелмени осталык?! Бөтен чегәннәр дә алдап-юлдап кына көн күрә икән, димәгез. Алар арасында җир җимертеп эшләп, “ах” итәрлек йортлар салган, тырыш һәм чиста гаиләләр дә җитәрлек. Чегәннәр таборга чит милләт кешесен кертми, бер-берсенә хыянәтне кичерми, үзләре дәртле һәм кызу канлы халык. Искиткеч гореф-гадәт, йола һәм милли бәйрәмнәре бар. Күчмә халык дип саналсалар да, утрак тормыш корып җибәрүче чегәннәр байтак. Чарли Чаплин, Юрий Любимов, Александр Цуркан, Анна Нетребко, Мария Шерифович, Людмила Сенчина, Сергей Проханов, Ольга Дроздова, Адам Ант... Танышмы? Әлеге танылган җырчы, актер һәм режиссерларда да чегән каны ага.

 

Яшел Үзәндә чегәнстан

 

Яшел Үзән районы Карамалы Тау авылына да чегәннәр белән танышу максатыннан бардым. Бүген анда 250ләп чегән яши икән (башка милләт кешеләре белән бергәләшеп – Л.З). Ә 1987 елда берничә гаилә генә күченеп килгән булган. 20 ел эчендә 200 кешегә артканнар дигән сүз! Демографик кризис белән менә кемнәрне көрәштерергә кирәк! 22 ел элек авыл җирлеге Советы рәисе чегәннәрне кертүгә карышып маташса да, район хакимияте биредә төпләнергә рөхсәт биргән. Сталин чоры түгел, криминаль халык дип кырдырып булмый, аларның да кешечә яшәргә хокукы бар, янәсе. Шулай итеп, Ерынтылы урамы кечкенә Чегәнстанга әйләнә. Беренче чорда чегәннәр эшләп ашый, авыл халкы белән дә яхшы мөнәсәбәттә була. Андрей исемле барон таборны контрольдә тота, милләттәшләре арасында сүзе үтә аның. Бөтен мәхшәр Андрей үлеменнән соң, ягъни 15 ел элек башлана... Яңа барон беренчесе кебек авторитет яулый алмый. Чегәннәрнең күбесе, әйтерсең бәйдән ычкына: эшсез ята, урлашып кына көн күрә, җитәкчеләр сүзенә колак та салмый...

 

– Яхшы, тәртипле чегән гаиләләре шул вакытта ук бүтән авылга күченеп китте. Алар чын чегәннәр иде, ичмасам. Ул киенүләре, үзенчәлекле бәйрәмнәре, кыскасы, искиткеч культура! Хәзер Ерынтылыда бер генә үрнәк чегән дә юк, – ди авыл җирлеге Советы рәисе урынбасары Инна Паракова.

 

Чегәннәрне кем кимсетә?

 

Бер чегән хатыны белән сөйләшеп торганда: “Тиздән монда руслар калмаячак, чегән авылы гына булачак бу”, – диде. Бик мөмкин... Чөнки Карамалы Тау халкы, чыннан да, чегәннәрдән гарык.

 

– Җәй буена утын да әзерләмиләр бит. Ә көзгә таба күрше-тирәнекен ташыйлар. Капка төбендә бернәрсә калдыра торган түгел. Авылда металл да юк хәзер – бөтенесен җыеп тапшырдылар. Тавык урлауларын әйтер идем! – диде Николай.

 

– Алай гынамы соң... Берәр кеше йортын ташлап китсә, хуҗасы үлсә, кышка таба аның нигезе генә утырып кала. Күз ачып йомганчы сүтеп бетерәләр! – дип сүзгә кушылды Владимир.

 

Кышка утын табу һәм тамак туйдыру – проблеманың тамчысы гына. Үзеңне кеше итеп хис итү өчен нәрсә кирәк? Ким дигәндә паспорт, әйеме? Туу турында таныклык, паспорт, прописка, җирне теркәү – күбесендә берсе дә юк! Арада 50 кешенең генә җире теркәлгән. Туу турында таныклыгы булмаган өстенә бала табучылар да шактый икән. Ул кәгазьләрне алу өчен тимер нервы белән беррәттән акчасы да кирәк шул. Ә чегәннәрнең айлар, еллар буе район үзәге сукмагын таптыйсы килмәгән. “Чегән булган өчен кимсетәләр”, - дип җитәкчеләр өстеннән шикаять язып, авыл җирлеге Советы хезмәткәрләрен утлы табага бастырганнар.

 

– Хокук яклау үзәгеннән икешәр юрист белән килеп җитмәсеннәрме?! “Нигә бюджет акчасына аларга документ ясатмыйсыз?” – диләр. Карт әбиләр дә пенсиясен җыеп, бөтенесе артыннан үзе йөри. Беркемгә дә искәрмә каралмаган. Чегәннәр шулкадәр “особый” халык микән? Ситуацияне аңлаткач, тынычландылар инде, – диде Инна Паракова.

 

Чегәннәрнең исә үз дөреслеге. Капчык белән утын өстерәп баручы Марина әби:

 

– Фәлән-фәлән йортта торучы Лаванда инде Яшел Үзәнгә өч тапкыр барды, ике мең сум акча түләткәннәр. Һаман җирен теркәмәгәч: “Шикаять язарга кирәк”, – дип зарланды. Тикшерүчеләр күп килде инде, – диде ул олы сер чишкәндәй.

 

“Кызым, киләчәгеңне әйтим...”

 

Хәлләре шулкадәр үк мөшкел микән, дигән булып, Чегәнстанның үзенә киттем. Алтын йөзек-беләзекләрне машинада салып калдырып, кулга 100 тәңкә акча тотып, беренче йортка атладым. Ул арада берсеннән-берсе чибәр һәм пычрак чегән балалары сырып алды. Көннәр көзгә авышса да, бөтенесенең аягында – Кытай чәпелдеге. Тырнакта – лак, бармакта – йөзек, биттә – катлы-катлы косметика, ә өсләрендә – катып беткән кием, калын бөдрә чәчләре дә күптән шампунь күрмәгән.

 

– Монда оста багучы бар дигәннәр иде... – дим, башны юләргә салып.

 

– Әйе, безнең әби, безнең әби, – диешә-диешә бер йортка алып та кереп киттеләр.

 

Берничә минуттан соң коточкыч сасы урын өстендә ятучы 97 яшьлек бер карчык янында утыра идем инде. Ул торакны йорт дип атарга тел дә әйләнми. Нәрсәсе беләндер ташландык сарайны хәтерләтте ул миңа. Өйдәге бердәнбер җиһаз – төсле телевизор. Тәрәзә дигән нәрсәдә пыяла юк, рамы гына утырып тора. Теләсәң – ишектән кер, теләсәң – тәрәзәдән. Шулай итеп, әбекәйнең багуын тыңларга тәрәзәдән шактый бала сикереп керде. Багучы әбекәй русча белмәгәч, оныклары тәрҗемәче ролен үтәде (чегәннәр үз телендә сөйләшә – Л.З.). Алар әйтүенчә, әби үлгәч, аның багу сәләте аларга күчәчәк. Хәер, Чегәнстанда моның ише шарлатаннар йорт саен... Әбекәй хезмәте өчен 500лек сораса да, кулымдагы 100 тәңкәгә ризалашмый чарасы калмады.

 

– Беренче мәхәббәтеңне югалткансың. Үзеңнән карарак кешегә кияүгә чыгачаксың, өч балаң булыр, – дип тезеп китте ул. – Эшеңдә ике иптәш кызың көнләшә. Зур уңышларга шулар комачаулый. Яныма ай дәвамында көн аралаш килсәң, бөтен проблемаң чишелер.

 

Ике көннән соң чәй белән шикәр алып килергә кирәклеген дә искәртергә онытмады. Бәхетне башкача төзеп булмый икән. Әйткән бер генә сүзенә дә ышанмыйча, “Наес туко”, – дип (чегәнчә “сау бул”), әбекәй яныннан чыгып киттем.

 

Бәдрәфсезләр

 

Ерынтылы чегәннәрендә ишегалды дигән нәрсә юк. Игезәк кебек бертөсле йортлар тезелеп киткән. Капка белән койма ясап, сарай һәм мунча төзеп җәфаланмаганнар. Ә иң гаҗәпләндергәне – чегәннәрдә бәдрәф юк! Йомышларын теләсә кайда үтәп тик йөриләр. Тау башына менеп, чокырда урнашкан Ерынтылыга күз салсаң, кемнең кая чүгәләгәне күренеп тора... Авыл халкы да бу тирәдәге сукмакларда караңгы төшкәч йөрмәскә киңәш итте.

 

– Кайда юынасыз? Ничек яшисез? Әти-әниегез яшәргә каян акча ала? – дим бер чегән кызына.

 

– Тазда юынабыз. Һәркемнең үз тазы бар, – диде ул, урамда ятучы ике тазга төртеп күрсәтеп. – Әниләр Яшел Үзәнгә, Казанга барып хәер сораша, бага. Кайберәүләрнең әтисе Мәскәүдә акча эшли.

 

“Кармелита” – әкият!

 

Шулчак 10-12 яшьләрдәге бер кызга игътибар иттем. Төгәлрәге, корсагына. Чама белән 3-4 айлык көмәне бар кебек. Карашның кая төбәлгәнен абайлапмы, үзе сүз башлады.

 

– Аны-моны уйлый күрмә, үзем шундый таза кыз. Бездә 12-13 яшьтә кияүгә чыга башлыйлар инде. 15-16да кияүсезләр карт кыз санала. Миңа хәзер – 12, әлегә димләүче юк.

 

– Гадәттә, бер гаиләдә ничә бала? – дидем, шаккатуымны яшерергә тырышып.

 

– Күбесендә 7-8, 9ны алып кайтучылар да бар.

 

– Әллә тәмәке тартасың инде?

 

– Тартам, бездә бөтен кеше диярлек тарта.

 

– Мәктәптә укыйсыңмы соң?

 

– Юк, мин инде зур кыз. Мәктәптә балалар гына укый. Хәзер әти-әнигә өйдә булышырга кирәк.

 

– Бакчагыз, малларыгыз юк бит. Ничек булышасың соң әти-әниеңә?

 

– Өйне җыештырам...

 

– Сез “Кармелита” сериалындагы чегәннәргә бөтенләй охшамаган.

 

– Әйе, без дә карыйбыз “Кармелита”ны. Анда чын чегәннәр түгел, без – чын чегәннәр! Молдаваннар без. Ялган сериал ул, тормышта бер чегән кызы да рус егетенә кияүгә чыкмый.

 

– Сезнең таборда катнаш никахлар юкмыни?

 

– Бер чегән рус кызына өйләнде, аларны табордан кудылар.

 

– Ә нинди бәйрәмнәрегез бар?

 

– Пасха белән Рождество. Ул көннәрне чиркәүгә барабыз, бер-беребезгә бүләк бирәбез.

 

 Шул арада яңгыр сибәләргә тотынды. Катя исемле кыз өеннән йөгереп кенә миңа бишмәт алып чыкты. Бу кадәр кунакчыллыкка сөенсәм дә, кияргә кыймадым. Өстәвенә, каршымда апасы Лаванданың чәчен “тәртипкә” китерә иде. Башындагы бетләрен тастымал белән үтереп...

 

“Журналистлардан да, юристлардан да туйдык!!!”

 

Боларны күргәч, башта тагын сорау туа: бу балалар үзләрен мәктәптә ничек тота? Арада җәмгыятькә файдалы кеше үсәрме? Хәзер Карамалы Тау мәктәбендә 15ләп чегән укый икән. Хәтта биредә 13 баладан торган чегән классы да бар. Мәктәп директоры Гөлфия Әгъзам кызы “чегән” сүзен ишеткәч тә, минем белән сөйләшүдән баш тартты.

 

– “Йолдыз”га әйләнделәр инде... Журналистлардан да, юристлардан да туйдык!!! – диде ул, муенына төртеп күрсәтеп.

 

Соңыннан ачыкланганча, кызып китүенең сәбәбе – мәктәпкә бер-бер артлы килүче “кунаклар” икән. Сәгатьтән артык мәктәп ишегалдын, коридорын таптагач кына, директор минем белән сөйләшергә ризалашты.

 

– Гафу итегез, ләкин чегәннәр шикаять язып, өстән күпме тикшерү җибәргәнен белсәгез... Санкт-Петербургтан тиклем хокук яклаучылар килде. Эшләргә комачаулап, аяк чалып тик йөриләр! Безнең чегәннәр “котляры” дип аталган төркемгә керә икән. Балаларын аерым сыйныфта, икенче сменада укытып, чегәннәрнең хокукларын кысабыз, имеш. Ул классны мин уйлап чыгармадым, инде 20 ел шулай укытыла. Киресенчә, аерым класс – аларга бердәм, тату булуга этәргеч кенә. Бердәнбер югары белемле башлангыч класс укытучыбыз бар – анысын да чегәннәргә бирдек. Икенче сменада укысалар ни булган? Башка милләт балалары да укый, уфтанучы юк. Мәктәптә укучы чегәннәр түзәрлек әле, ул табор белән интеккәннәр... Теләсә кайдан агач кисәләр! Хәзер мәктәп коймасын сүтәргә тотынганнар, ничек туктатырга да белмим, – дип тезеп китте Гөлфия Әгъзам кызы.

 

– Чегән балаларының белем дәрәҗәсе ничек? – дип сорыйм класс җитәкчесе Светлана Ванешинадан.

 

– Өч-дүрт ел эчендә укырга-язарга өйрәнеп чыгып китәләр инде. Әле бу мәктәптә 9 класс тәмамлаган чегән юк. Беләсезме, балалары шундый яхшы күңелле. Өч тапкыр исәнләшеп, биш тапкыр гафу үтенергә мөмкиннәр. Менә ручка-дәфтәр җиткерә алмыйча аптырыйбыз инде. Үз акчама да шактый алырга туры килде...

 

Карамалы Тауда чегән турында кемнән генә сорасаң да, башын тотып уфылдарга тотына. Милициядә – чегәннәр аркасында килеп чыккан авария һәм бетмәс-төкәнмәс караклыкны санап киттеләр. Мәдәният йорты хезмәткәрләренә бу халыкның артистлык сәләте, гомумән, яңалык булды. Кибеттә исә, чегәннәрнең көн саен 500, 1000лекләр ваклатуын, кыш көне дә помидор ашауларын белдем. Чегән гореф-гадәте, традициясе өйрәнергә баруым халыкның: “Алар – безнең проблема, нишләтергә дә аптыраган!” – диюе белән тәмамланды.


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Безнең гәҗит
№ 42 | 21.10.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»