|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2016 Экология
Ялларда нинди һава торышы көтә?Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 15 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада яңгыр һәм җепшек кар яву ихтималы бар. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын, көндез уртача тизлектә җил исәчәк. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын, көндез – 3-8 градус җылы булачак.
Казанда да кыска вакытлы яңгыр һәм җепшек кар яву ихтималы бар. Төнге сәгатьләрдә – 0-2, көндез 5-7 градус җылы.
Якшәмбе, 16 октябрьдә, явым төшемнәр кабатлана. Һава температурасы төнлә 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын, көндез 1-6 градус җылы булыр дип фараз кылына.
--- |
Иң күп укылган
|