поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 06 Декабрь
  • Мансур Вәлиев - хәрби
  • Раушания Фәйзуллина - актриса
  • Рәйсә Ибраһимова (1951-2012) - цирк артисты
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
  • совет районында мөселман гаиләсенә 1 бүлмәле фатир биреп торыла 89172930043
Архив
 
14.10.2016 Хатлар

Карак (Булган хәл)

Каләмемә тотынуга ике яктан да бер төсле укылган, бер мәгънәгә ия булган шушы сүзне язып куйдым. Язмамның исеме да шушы булыр, ахры... Карак... Каләмем карак дип язса да, бу табыш минеке түгел шул.. Аны миңа бүген күземә туп-туры карап әйттеләр...
– Син “карак”, – диделәр...

Мин авызымны ачып сүзсез калдым... Каян килеп мин карак булыйм, – дип акланырга өлгермәдем, – Хәзер үк машинага күчерегез, – дигән әмер яңгырады .

Без кукуруз чәкәннәре тутырылган янчыкларыбызны аның джип машинасына күчердек...

Мәскәүдән килгән кунагым, татарчасы да бик ярлы гына булгангамы, әллә минем:
- Янчыкларыгызны күчереп салыгыз машинага, – дип әйтүемне аңламыйчаракмы, аптырап, гаҗәпләнеп:
– А зачем? – дип сорады.
 
“Шулай кирәк”, – дидем Тимурга. Ул тагы да “Зачем”? – дип кабатлады... Янәсе, ни өчен без үзебез җыеп алган кукуруз чәкәннәрен аңа бирергә тиеш әле... Кирәк булгач, үзе җыйсын... Мондагы кукуруз басуының очы-кырые юк ласа... Тимур татарчасы сыек булса да, тәнгә, мускулларга бик тыгыз егет. Ул янчыгындагы берничә чәкәнне үзе яшендәге, бәлкем аңардан берничә яшькә өлкән булган таныш түгел джиплы егеткә бирергә теләми иде... Кирәк дип тапса, ул үзен яклый ала торган егет... Басып торган урыныннан рәттән ике-өч тапкыр сальто ясый ул... 
 
– Улым, янчыгыңны күчер, – дидем мин оныгыма... Ул да бик аптырашта иде.
– Бабакай, – ул миңа яратып, үз итеп шулай эндәшә. Аның моңарчы кемнең булса бабакаеның кулындагы әйберен үзенә тартып алганын күргәне юк иде.
– Улым, күчер, – дип әйтүемә джиплы машинасыннан төште дә:
– Әле улларыңны да караклыкка өйрәтәсеңме? – дип, мине кызартырга кереште...
– Мин аларны караклыкка өйрәтмим, мин язучы кеше, карак түгел, – дидем.
– Мин синең язучы икәнеңне беләм, – димәсенме джиплы, – язсаң-язарсың безнең турыда да, – ди.
– Карале, энекәш, бу караклыкмыни? Минем дачада ун баш тавыгым бар, шуларга аз-маз булсынга дип килүем инде. Ә бу егетләр тавык өчен түгел, үзләре пешереп карамакчылар иде. Алар да карак түгел... Ну мин үскәндә колхуз басуыннан алып кайтмадым түгел анысы... Бер мизгелдә сабый чактагы яшел борчак басуына йөрүләр... Күлмәк итәкләре, ыштан балакларын тутырып кузак-борчаклар алып кайтуларым, көзен-кышын колхозның басудагы эскертләреннән салам, базларыннан силос урлап ташулар күз алдымнан үтте... Анда безне “тотмадылар”... Шөкер, күтәрә алганча алып кайттык... Урлаштым инде... Караклык дими, ни диярсең ул шөгыльләрне... Кояш баеп, караңгы төшүгә аерым салам эскертенә, силос базына килеп җитәсең, анда инде эш башланган... Беркем беркемгә эндәшми. Мыш-мыш килеп йолкуын белә. Беркем беркемне күрми, сөйрәп үз ихатаңа кайтып керәсең, парлар чыгарып...
– Бу басу калхузныкы түгелмени? Бу әллә үзегезнең шәхси милекме? – дип сорадым мин джиплы егеттән, үземне һаман да гаепсездән гаеплерәк итеп.
– Абзый, калхузлар беткәнгә биш былтыр. Бу безнең басу, без үстергән кукуруз. Син башыңны дуракка салма, – диде ул, шактый усал итеп...
Мин әле һаман да бала чакта үзем йөргән төңге сукмакларны хәтерләү тәэсирендә идем, ахры:
– Без барыбыз да колхоз басуыннан аласын алдык инде... Барыбыз да караклар без, – дигән булдым.
– Нишләп мин карак булыйм? – дип машинасыннан чыгып ук басты джиплы.
– Үзең урламасаң, әтиең урлагандыр, без аның белән бер буын кешеләредер, – дидем мин башка сүз табалмыйча.
 
Үземнең никадәр ялгыш, ахмак сүз әйтүемне үзем дә аңламый калдым. Нишләп әле бу малайның әтисе калхуз басуыннан урлашсын ди...
 
Бәлки ул, аның әтисе бөтенләй авылда яшәмәгәннәрдер, бәлки яшәсәләр дә, аның әтиләренә басудан кемнәрдер йөге-йөге белән кайтарып аударганнардыр....
 
– Син минем әтиемне белмәгән килеш, ничек карак дип әйтә аласың? – дип үзенә-үзе урын табалмыйча үрсәләнде егет... Кулларын болгый-болгый кемнедер чакырдымы, кемгәдер янадымы шунда...
– Мин әтиегез карак, дип әйтмәдем, безнең буын урлашты инде, әгәр дә аны караклык дип атасаң.
– Мин протокол дә төзетә алам, – димәсенме джиплы...
– Телисез икән, төзегез, без бу басуның шәхси хуҗалыкныкы икәнен белмәдек. Телисез икән, андый эш кулыгыздан килә икән, – дидем мин, инде исәбем үземнең карак түгел икәнемне раслауда иде...
– Пажалыста... Минем әтине карак дип, ничек әйтә аласың әле син, берни белмәгән килеш, карак башың белән, – дип, бу егет китап зурлыгындагы телефонын чыгарып, саннар җыя башлады... Аның куллары калтыравын сизеп алдым...
 
...Йә ярар... Протокол төзүнең ни икәнен мин беләм дә, беләм инде. Хәзер карак дип ярлык тагулары “раслана” булыр, кануннарына салып карасаң... Кемгә төзетер ул протоколны?.. Протокол сүзе, төшенчәсен ул каян белә... Димәк, аның протокол белән эш иткәне бар...Йә үзе төзегән, йә аның өстеннән төзегәннәр протоколны... Бүгенге безнең караклык өчен, ягъни өч янчыктагы өч дистәгә якын кукуруз чәкәне – сигез-ун килограмм булыр... Аның өчен кисәтү, яки штраф салыныр... Аны фәкать судья гына сала ала...
 
Шунда мин егеткә:
– Шәхси милек булгач, кадерледер инде... Сез хаклы, – дидем.
– Протокол кирәкме сиңа, юкмы? – дип күзләрен үтәләй үтеп чыгарлык итеп төзәде бу миңа... Мин аның өчен очрашкан тәүге минуттан “Син” инде...
– Үзегез карагыз, ничек кирәк дисәгез, шулай эшләгез. Без китәбез, әйдәгез, улларым, – дидем...
 
Дөресен генә әйткәндә, минем аның яныннан һич кенә дә китәсем килми иде...Аларның бу җирләрне кайчаннан үз милке итүләре, нинди мал-туарлар тотуларын, никадәр эш урыннары булдырулары турында кызыксынып сорашасым килә иде... Ни әйтсәң дә, мине кырын эш – җинаять өстендә тоткан бу кәттә егет басу каравылчысы да, бригадир фәлән дә түгел, ә шушы күренеп торган дүрт-биш йөз гектар кукуруз басуы, җирләрнең хуҗасы, җирбиләүчесе иде...
 
Мин сөйләшеп-аралашырга теләрмен дә, ул моңа риза булырмы соң? Ярый... сөйләшергә теләмәсә дә тоткарланды ди... Аны үземә игътибар иттерү өчен, әңгәмәгә тарту өчен ни нәрсәдән башларга сүзне...Гафу үтенүдәнме? Әлегә сез хаклы дисәм дә, гафу итегез инде, димәдем бит әле... Нигәдер гафу сорыйсы да килми.
 
Бәлкем протокол төзетмәвенә рәхмәт әйтүдән башларгадыр... Протокол дигәннән кемнән төзетер микән ул аны? Участковыйны чакыртыр идеме? Әллә полиция бүлегеннән машиналарга төялеп кәттәрәкләре килеп җитәр идеме? Полиция бүлегенә алып китеп, өчебезне дә вакытлыча ябып куярлармы? Бу хакта мин бераз чамалыйм, чамалый алам... әйе.
 
Бәлки бу егеткә үземнең озак еллар милиция органнарында эшләвемне, өлкән дәрәҗәдәге офицер булуымны әйтергәдер... Юк, аңа әйтүнең кирәге юктыр... Әйтсәм дә, әнә шул протокол төзергә килгән кешегә әйтсәм генә инде... Үземне язучы дип әйтүемә дә, үкенәм менә. Бөтен язучылар да синең кебек каракмы? – дисә, үл дә кит. Син икейөзле, карак, минем әтиемне карак дип торасың тагын дип кабатламасмы? Ул шул сүзне: әтисенең карак түгеллеген инде биш-алты тапкыр әйтте бугай: “Белмәгән килеш, ничек син минем әтигә яла ягасың?” – ди бит...
 
“Карак булмаса, бу кадәр җирне ничек үзенеке итте дә, син үзең шундый кыяфәткә ничек кердең соң, энем?” – дип сораудан көчкә тыелып калдым. Мөгаен, аларга мондый сорауны, сүзләрне ишеттерүчеләр бардыр... Кем ни әйтсә дә, миңа, язучыга, өлкән дәрәҗәдәге офицерга, аның янында “честь имею” дип әйтергә дә куркып торганда, мондый сорауны бирергә ярамаганын сизеп алдым.
 
– Ярый, без киттек, – дисәм дә, тиз генә китә алмадык... Шактый тузган “Нива”мның да хәле минеке кебегрәк бугай... Әллә көтелмәгән шушы хәлләрдән каушаудан, әллә гарьләнүдән машинамны элдерә алмый газапландым. Джип күздән югалгач кына көйгә килде “Нива”м. Их, “Нива”, “Нива”... Син үзеңнең исемеңнең “җитлеккән басу кыры” дип тәрҗемә ителгәнен беләсеңме? Урып-җыю эшләре дип әйтмиләр иде без үскәндә. Уборка диләр иде. Уборка бөтен ил буенча... Карпаттан – Сахалинга, Салехардтан – Кушкага кадәр бөтен җирләрдә ни дә булса чәчелә, игелә, җыеп алына иде. Иде дигәнемдә бәйсез дәүләтләр илләрендәге җирләрдә уборкалар без үсмер чакларда кебек түгел хәзер, үземнең дә күргәнем бар.. Иң сыйфатлы каты сортлы бодайлар игелгән Казахстан кырларында колхоз-совхозлар тулысынча таралып бетте. Россиянең иксез-чиксез иген кырларында да элекке мәйданнарда игелми иген...
 
Басу юлы белән буш куллап йортыбыз ягына юнәлдек... Әле чирек сәгать кенә булып узган вакыйгалар, “карак” ярлыгы тагылу, протокол белән янау-куркытуларны йота алмыйча тамагыма төер тыгылып, башымны тишәрдәй булып типкән тамырларыма тынычлык таба алмыйча кайтып барган бер мәлдә Мәскәүдән кайткан футболист пләмәш:
 
– А что он кукурузы забрал, а мешки не вернул, почему так? – дип сорау куймасынмы.
– Он не забрал, мы сами приподнесли ему в подарок, – дип әллә көрсенеп, әллә шаярып-төрттереп куйды оныгым.
– Уже надобности нет в мешках, – дидем нигәдер урысчалап...
– Как нет, поехали в другое село, в другое поле? – дип ялвара Мәскәү кунагы...
 
Күрәсең бик тә килә аның үзе өзеп, дөресрәге, үзе “урлап алып кайткан” кукурузларны үзе парлап-пешереп авыз итеп карыйсы... И бәгырь, аңлатты бит җирбиләүче абыең, ярамый, дип.
 
– А че, жалко что ли ему пару кочана кукурузы. Могли бы денег отдать, – диде дә, ике колагына ике наушнигын тыгып, үзенең виртуаль дөньясына чумды.
 
Колхозларның таралуына юанасы да, кайгырасы да юк дигән иде авылдагы күршем. Күршем – фермер. Ул да үзенә күрә җирбиләүче.
 
Гаиләсенә 9 гектар җире бар. Дәүләттән килешенеп алган гранты буенча ул биш ел эчендә савым сыерларын 35 башка җиткерергә, үзенең гаилә фермасында 2-3 эш урыны булдырырга һәм бөтен җитештерелгән сөтен, итен базарга чыгарырга бурычлы икән... 35 сыерның бозаулары да була, аларны тукландыру өчен 9 гектар гына җитми, кимендә 35 гектар кирәк ди ул.. Аны каян аласы, пай җирләрен түрәләр үзләренә, үзләренең туганнарына алып бетерәләр... Алар да фермер, ул да фермер. Тегеләрнең йөзләгән гектар җирләрен эшкәртергә аерым кредитлар бирәләр... Алар үзләренең җитештергән ризыкларын теләсә кая илтеп саталар, ә безнең кебек “вак буржуазия” фермерларның итен, сөтен очсызга гына алыпсатарлар җыеп алып китәләр ди... “Үзегезнең табыш күпме?” – дигәндә, ул: “Безгә табышы – бугы кала, ягъни, тиресе кала”, – ди... Болай зарлануы күбрәк булса да, начар яшәми ул... Йорт-җирен киңәйтте, абзар-кураларын өр-яңадан корды, үзенә, балаларына йөк автомобиле, трактор алды.
 
– Авылларны саклап калу, авыл хуҗалыгын үстерү бары тик эре товар җитештерү берләшмәләре төзеп кенә мөмкин булачак дигән иде моннан 10 еллар элек республиканың бер абруйлы авыл хуҗалыгы белгече... Инде эре товар җитештерүчеләрнең дә хәлләре мөшкел, имеш...
 
Миллиардлаган суммалы кредитларын вакытында түләмәгәнлектән, банклар аларның эшен судка бирә. Милекләрен дә залогка сала, имеш... Байлык бер айлык дисәләр дә... “Байлык беркайчан да бетми, ул кулдан-кулга күчә генә”, – дигән әйтем дә бар бит әле. Эре товар җитештерүче берләшмәләр банкротка чыгарылганда да аларның мәңге бетмәс байлыгы – җире кала. Җир-Ана үз-үзен терелтергә, яшәртергә, яшәтергә сәләтле. Ә кемнәр белән, кемнәр бәрабәренә, кем өчен?!
 
Бу хакта моннан җиде-сигез еллар элек матбугатта язып чыккач, миңа күзенең агы белән караучы җитәкчеләр дә, җирбиләүчеләр дә табылды... Янәсе, үзем белмәгән, аңламаган өлкәгә кергәнмен дә, авылда яшәүче, эшләүче кешеләрне кимсеткәнмен... Гафу итегез... Менә монда гафу сорарлык бер гөнаһым да юк, ялгышсам, аңламасам – аңлатыгыз, ни өчен моннан 80-90 еллар элек минем сугышта үлеп калган бабам үзенең атын, сыерын, эш коралларын, иң мөһиме чәчүлек җирләрен, болыннарны “үз иреге” белән колхозга тапшырган да, сугыштан ике аяксыз кайтып унбер бала тәрбияләп үстергән әткәемнең балалары шул җирдән бер әҗерен дә алмаска тиеш?!
 
Күз алдыма басулы, болынлы балачакның онытылмас сурәтләре тезелеп килеп баса... Менә без басуга зур абыебызның “хәлен белергә” барабыз. Ул – унике яшьлек үсмер комбайнда салам чүмәләсе төшерүче булып эшли.
 
Икенче классны тәмамлауга Агыйдел белән Кама елгалары тоташкан җирдә “Наплава” болынына печән җыярга безне дә чакыра башладылар... Бездән ике-өч яшькә зурраклар – ат өстендә чүмәлә тарттыручылар. Аларның атны куалап чүмәлә янына килеп җитүгә: “урап ал”, “каерып ал” дип чәрелдәвенә, ат җиргә ятардай киерелеп, талпынып, чүмәләне каерып алып кузгалып китә. Каерып алу, каерып алу...
 
Алтынчы-җиденче классларда укыгында уборка вакытында басудан ашлык ташучы машинага грузчик булып урнашу иң олы бәхет... Кояш чыкканнан кояш баткангача машина өстендә йөр әле!.. Аның эше ерунда гына... Көненә 20-25 бункердан алынган ашлык бөртеген бушатуны әйтәм...
 
Болар барысы да безне эш солын белергә өйрәтте, бәдәннәребезне ныгытты. 13-14 яшьтә инде без чакрымлы Агыйделне көн саен диярлек ярыннан-ярына йөзеп кинәндек... Шул чакта борыннарыбызга ис керде. Без җирдә үстек, без җир балалары идек!
 
Агыйделне йөзеп чыккан чаклар да, чүмәләсе чүмәләсен чөеп кибән койган чаклар да артта калган икән. Бер карасаң кичә генә кебек, бер карасаң шактый вакыт үткән. Ил-көндәге үзгәрешләр авылларыбызның тормышын да үзгәртте... Тормышы тулысынча җиргә бәйле авыл халкы ул үзгәрешләрне сизми, абайламый калдымы? Җирләрне әҗер итеп алырдай ваучерларын алдап-йолдап алып бетерделәр аларның. Үзем дә, 5 ваучерымны “Алтын башак” дигән серле оешмага тапшырып, аның акционеры булдым... Җир мәңгелек – җирнең югаласы юк, акцияләрем җилгә очмас дигәнмендер. Минем дә, меңәрләгән райондашларымның да акцияләрен үзенә алып йомдылар... Каерып алдылар...
 
Джиплы җирбиләүче егет белән шул хакта сөйләшеп булыр иде микән? Ул инде әтисен карак дигәнне кичерә алмый, юкса мин дә күрәләтә аның әтисен карак димәдем, шулай әйтергә хакым юк, ә фәкать аның әтисе белән бер чорда-дәвердә, сугыштан соң дөньяга килгән буын кешеләре, колхоз басуыннан яшел борчак, салам, кукуруз алып кайткан, әмма карак дип яманат алмаган хәлдәшләр булуыбызны гына аңлатырга теләгән идем бит... Менә ул минем 3(!) капчыгымны алып китте... Мин аның кукуруз чәкәннәрен күрсәтмичә урлап алдым, ул минем капчыкларымны көпә-көндез үз күз алдымда алып китте. И, джиплы егет, кайтар капчык-янчыкларымны... Протокол төзетәм!.. “Протокол төзетәм” дип, кычкырып әйткәнмен икән... Наушниклы Мәскәү кунагы ишетмәде, оныгым исә:
– Бабакай, не переживай, әйдә үзебезнең дачага бер түтәл утыртыйк яздан, болай позориться итмәбез, – диде...
 
– Чәчәрбез, улым! – дидем аңа. Ә капчыкларны китертәсе иде аңардан... Чүп-чарны тутырып түгәргә кирәк бит әле...

Мөхәммәт МИРЗА
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.10.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе