поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.10.2009 Җәмгыять

ИСЕМНӘР БАКЧАСЫНДА ЙӨРЕРГӘ...

Хөкүмәт карары белән юбилей уңаеннан төзелгән Меңьеллык паркы – тарихын гасырлар белән хисаплаган татар халкына хөкүмәт җитәкчеләре карары белән эшләнгән иң зур бү¬ләкләрнең берсе. Еш кына танышларымнан, ул кешеләр күңеленә ятмады, анда халык аз ял итә, дигән сүзләрне ишетергә туры килә, ә менә миңа ул тынлыгы, сыра эчеп утыручы яшьләрнең сирәк күренүе (алар өчен Петербург урамының таш утыргычлары, Камал театры каршындагы мәйдан ерак түгел!), нигездә, серләшергә, гәп корырга килүчеләр паркы булуы белән ошый.

Бакчага ял итүчеләр йөрсен өчен агачларының, үсеп китеп, ял урыннарын күләгәләндерүе дә кирәктер. Әлегә анда җәйләрен артык эссе, кыздыра, шул ук вакытта фонтан һәм Кабан салкыны бераз әлеге эсселекне баса да шикелле. Һәр ягыннан кешеләргә ачык, банкларның күзәтү камералары да төбәлгән әлеге паркта хәзерге вакытта яшерен яман эшләр эшләнми диярлек. Аның көндезге сәгатьләрдә генә ачык булуы да утыргычларны һәм клумбаларны яшьләр төркемнәренең вандализмыннан саклап килә.

 

Халык паркка күбрәк йөрсен, аның утыргычлары зыялыларны тартып торсын өчен эшләнәсе эшләр дә юк түгел әле. Бу язмамның җитәкче даирәләргә барып ирешүенә өметләнәм, аны тикшерсеннәр һәм уйлансыннар иде.

 

Паркның уртасында татар әдәбиятының йөзек кашы булган  «Кыйссаи Йосыф» поэмасын иҗат иткән Кол Гали басып тора. Барлык юллар коймаларның һәр ягыннан аңа илтә. Гомумән, архитектура идеясе миңа бик ошый. Аңа тирән мәгънә салынган. Әгәр дә мәгәр төзүчеләрнең, аңа җаваплы кешеләрнең идеясен тулыландырып та җибәрсәң! Әйтик, шагыйрьгә каршы килүче юлга татар әдәбиятының иң атаклы шәхесләренең бюстларын ике яклап бастырырга мөмкин. Идеямнең тагын да тулырак варианты: Кол Галигә илткән сукмаклар әдәбиятыбызның зур баскычларына бәрабәр. Димәк, һәрбер юл безне әсәрләре җанга якын каләм ияләре арасында сәяхәт иттерә ала.

 

Бүгенге әдәбиятыбыз өчен бюстлар утыртылып бетмәгән сукмаклар калдырсаң да була. Хәер, сүз сәнгатенең гасырлык тарихына кермәгән шагыйрь һәм әдипләр өчен без башка мәйданнар да булдырырга өлгерербез. Алар белән ахыр чиктә төзеләчәк китапханә тирәсен ассамблея формасына китерергә булыр иде.

 

Урта Азиядә, Кавказда каләм ияләренең кечесен дә, олысын да бик хөрмәтлиләр. Язучы бөек төшенчә, кеше аңының таҗы булган Сүз белән эш итә. Чын язучы һәм шагыйрьнең язганы турында әнә шуңа күрә кечесе яисә олысы дип сөйләргә дә тел бармый. Үзбәкләр, әзәрбайҗаннар китапханә һәм музей кыекларына мәшһүр шәхесләрнең сыннарын бастыралар.  Танышларым шалтыратып, телефоннан шигырь укыйлар да, бу кемнеке, беләсеңме, дип аптыраталар. Аларны атаклы каләм ияләренең иҗатын икенче бер халык вәкиле белмәве дә таң калдыра. Ярый  әле мин,  филолог булгач,  бераз чамалыйм, әмма барысын да ничек истә тотып бетерәсең?! Нинди бай көнчыгыш әдәбияты бит ул! Белмәгән чагымда үпкәләгән дусларыма гаҗәпләнәм һәм шул ук вакытта уйлап та куям: безнең гади халыкның үз талантларының иҗатын ни дәрәҗәдә белгәнен, хөрмәтләгәнен күзалласа, алар ни дияр иде икән? Шул халыкның бер вәкиле дип, битемә үк төкермәсләрме?

 

Бер төрек М.Вахитов турында китаплар җибәрүемне үтенде. Мин әйтәм: нәрсәгә ул сиңа? Бездә аның һәйкәленнән үк баш тартырга маташалар, үзе турында да начар итеп кенә искә алалар, дим. Баксаң, ул аның хакында балаларына сөйләргә җыена икән. Аның бит милләтегез өчен файдалы эшләре дә байтак, китергән зыяны максатчан эшләнмәгәндер инде, ди. Шулай. Башка халыклар кеше тарихына да кешечәрәк мөнәсәбәт белән, нинди булса да, аны барыбер белергә кирәк, дип карый шул. Ярар, кемнәрдер ниндидер сәбәпләр белән тарих сәхифәләре битләреннән төшеп тә калсын инде, һич югы башкаларын пропагандаларга, исемнәренең һәм гамәлләренең халык күңеленнән сызылып атылмавын кайгыртырга кирәк.

 

Меңьеллык паркын тулыландыру, матурайту идеяләре башкаларда да бардыр. Юбилейга килгән кунаклар анда агач утыртканнар иде. Ә нигә ул агачларны бүгенге татар тарихының мактанырлык сәхифәләрен язышкан Индус Таһиров, Зәки Зәйнуллин, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Газинур Морат кебек кешеләрдән дә утырттырмаска?! Кызганыч. Исемлек дәфтәре юкара бара...

 

Затлы кешеләребез хакында сөйләүче щит бастырырга мөмкин булыр иде. Шул хактагы текстларны ачылган китап бите кебек ташларга урнаштырсаң да, матур килеп чыгачак. Хәер, бу эшне соңгарак калдырырга, гамәлләрне баскычлап башкарырга да бик мөмкин. Әйтик, киләчәктә билгеле шәхесләрнең, каләм ияләренең язганнарыннан язмышка, тарихка, телгә бәйле цитаталарны ташка басу тәкъдиме дә кызыклы кебек тоела.

 

Меңьеллык тарих. Миллион корбаннар биргән тарих ул. Бихисап буыннар чылбырының өзелмәс берлеге. Шул ук вакытта гасырлык әдәбиятыбыз тарихыдадыр. Әлегә ул парк эчендә чагылмый. Шагыйрь һәм әдипләренең һәрберсен дә музейлар белән хөрмәтли алмаган халык һич югы аларны исемнәр бакчасына җыйсачы.


Рифә РАХМАН
Шәһри Казан
№ 195-196 | 21.10.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»