|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2016 Медицина
Атказанган ветеран7 октябрьдә Идел буе федераль округы башкаласының Кремлендә регион башлыгы Валерий Шанцев 23 нижгарлыга тантаналы рәвештә “Түбән Новгород өлкәсенең атказанган ветераны” дигән хөрмәт билгеләре тапшырды. Бу исем белән лаеклы ялга чыкканнан соң да төрле юнәлештә алып барган хезмәт эшчәнлекләрендә югары нәтиҗәләргә һәм шәхси казанышларга ирешкән ветераннар бүләкләнә. Алар җәмәгатьчелек эшчәнлекләре белән ветераннар хәрәкәтен җәелдерүгә, иҗтимагый тормышны җанландыруга, гомумән, өлкәнең социаль көнкүрешен үстерүгә зур өлеш кертәләр. 2005 елдан алып бүгенгәчә бу мактаулы исемгә 730 ветеран лаек булды. - Пенсиядәге ветераннарга бай тормыш алып барыр өчен шартлар тудыру - өлкән буын өчен иң мөһим нәрсә. Күренеп тора, ветераннар бу исем белән горурлана. Ышанам, әлеге чарадан соң алар хезмәттәшләре белән очрашырлар, шатлыклары белән уртаклашырлар һәм яшьләргә үрнәк булырлар. Моңа, иң беренче чиратта, сөенеп карарга кирәк, ә икенчедән, ветераннарда гына түгел, барысында да шуңа теләк уятасы иде, - дип сөйләде үз чыгышында өлкә губернаторы Валерий Шанцев.
- Безнең өлкәдә якынча 5 мең Бөек Ватан сугышы һәм 65 мең тыл хезмәте ветераны яши. Күбесе, өлкән яшьтә булуына карамастан, актив рәвештә иҗтимагый һәм тәрбияви эш алып бара. Аларның Ватаныбыз иминлеге өчен эшләре, тормыш юллары – иң әйбәт патриотизм сабагы, - диде V чакырылыш өлкә Законнар чыгару җыены рәисе урынбасары Евгений Морозов.
Сирәк кенә булса да, бу хөрмәтле исемгә безнең аксакалларыбыз да лаек булгалый. Быел “Т.Новгород өлкәсенең атказанган ветераны” исеменә Спас районында җаваплы урыннарда эшләп, җәмәгатьчелек хезмәтендә дә актив һәм әйдәп баручы булган, бүген Нижгар татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Әхмәт улы Салихҗанов лаек дип табылды. Шул уңайдан без аны барча укучыларыбыз һәм дә өлкә татар җәмәгатьчелеге исеменнән кайнар тәбриклибез, халкыбыз файдасына башкарып килгән эшләре һәрчак мул уңыш бирсен иде.
Фотода: В.Шанцев, Р.Салихҗанов һәм Е.Морозов.
Олег ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|