поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.10.2016 Милләт

Оренбургта татар хатын-кызларының Бөтенроссия “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды

Анда Татарстаннан, Башкортстаннан, Казахстаннан, Удмуртиядән, Пенза өлкәсеннән, Пермь краеннан бик күп кунаклар җыелган иде. Самараның “Ак калфак” оешмасын декоратив-гамәли сәнгать остасы, Самара шәһәренең “Алтын инә” остаханәсе җитәкчесе Гөлнара ханым Насыйрова тәкъдим итте. Аннан кайткач ул “Бердәмлек” газетасы укучыларына үзенең уй-хисләрен сөйләде.

- Оренбурглылар безне бик  җылы каршы алдылар, югары дәрәҗәдә кунак иттеләр.

Беренче көнне без бөтен татар дөньясына танылган Татар Каргалысы авылында булдык, тарихы белән таныштык, борынгы зиратларын карап чыктык. Гарәп графикасы белән язылган гасырлар кичкән борынгы кабер ташлары сакланган бу изге урында вакыт тукталып калган кебек тоела, ирексездән язмыш, гомер агышы турында уйлана башлыйсың. Шәхсән мин анда искиткеч хисләр кичердем!  

Җирле татар мәктәбенә экскурсиягә дә алып бардылар. Анда 500гә якын бала белем ала икән. Заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре искитәрлек чиста, якты. 
 
Төшке аш вакытында безне сый-хөрмәттән сыгылып тора торган өстәлләр көтә иде. Җирле халыкның ризыкларын да авыз итәргә дип утырган идек, “Тәңкә ашы” дип аталганы нәкъ безнең токмач ашы булып чыкты.  Тик ул бездәге кебек ваклап түгел, шакмаклап туралган. 
Ә кичен Татар Каргалысы авылының Мәдәният йортында авыл үзешчәннәре әзерләгән концерт карадык. Оренбургның ТНВ-каналы җитәкчесе Фирүзә ханым Әпсәләмова Татар Каргалысы авылының танылган сәүдәгәре Әхмәт бай Хөсәенов турында фильм да төшергән һәм ул Нальчикта үткән кинофестивальда беренче урын яулаган. Безгә дә бу фильмны карарга насыйп булды.
 
Икенче көнне өлкә белән танышу Оренбургта дәвам итте. Шәһәр үзәгендә урнашкан “Милли авыл” мәдәни комплексында, татар утарында да булдык. Музей экспонатлары бик күп һәм кызыклы иделәр, ә эчтә¬лекле экскурсия барыбызның да  күңеленә хуш килде.
 
Форумның пленар утырышы Оренбург татар драма театры бинасында узды. Аны Оренбург өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина ханым Әпсәләмова алып барды. Ул оешма белән бер ел гына җитәкчелек итә, шулай да күп эшләр башкарырга өлгергән инде. Аның эшчәнлегенә  Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да югары бәя бирде һәм чиккән сөлге бүләк итте. Тагын берничә актив хатын-кызга конгрессның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 
Бу сәяхәттән мин яхшы тәэсирләр алып кайттым. Ә иң истә калганы - Оренбург шәле бәйләү буенча мастер-класс булгандыр. Мин үзем дә Оренбург өлкәсеннән бит, шуңа да бу эшнең нечкәлекләрен өйрәнәсем килде. Альбина ханым Әпсәләмова шәлләр бәйләп сата торган хосусый оешма җитәкчесе буларак та дан казанган. Ул съездда катнашкан ханымнарга нәфис палатиннар да бүләк итте.  Ә мин бу уңган, гүзәл милләттәшебезгә истәлеккә үзем тегеп чиккән калфак белән изү тапшырдым. Фирүзә ханым Әпсәләмованың шундый бер калфагымны сатып алуы оренбурглыларның кул эшләремә югары бәя бирү итеп кабул иттем.
 
“Оренбург шәлләре” музеена экскурсия дә бу чараның  күркәм мизгелләре буларак истә калыр.  Анда йөзек аша үтәрдәй “пәрәвез” шәлләр дә, үтә күренмәле шарфлар да, зәмһәрир салкыннарда да тәнгә җылы биреп торырдай калын шәлләр дә бар иде. Җаның теләгәнен сайлап ал! Мин дә үземә кәҗә йоныннан бәйләнгән йомшак матур бияләйләр сатып алдым. Оренбург төсе итеп киярмен. 
 
РӘСЕМДӘ: Гөлнара НАСЫЙРОВА Татар Каргалысы җирлеге администрациясе бинасында оештырылган күргәзмәдә.
 

Әминә ШИҺАПОВА язып алды
Бердәмлек
№ --- | 14.10.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»