поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.10.2016 Авыл

Ыштансыз депутат, яки туган ягым - яшел бишек

Газетабызның 36 санында Иске Ярмәк авылы фермеры Резидә Кәлимуллинаның “Ярмөхәммәт бабабызның васыятен онытмасак иде” мәкаләсе басылгач, ул интернет челтәрендә дә, Камышлы районында да соңгы елларда иң күп укылган, иң күп фикер алышу тудырган язма булды да куйды.

Авыл кешесе башын да күтәрмичә эшләргә дә эшләргә генә сәләтле, дип уйлаучылар бик каты ялгыша бугай. Бүген Резидә ханымның сүзләре белән бөтен халык килешә: бетерелгән авыллар, фермалар, чүп үләне баскан кырлар өчен җаны көеп йөргән халык күтәрелеп тирә-ягына карады һәм “аһ” итте. Менә бит нәрсәгә барып җиткәнбез дип, язма авторының табигый, бай теле нә сокланып, аның белән бергә туган җиребезнең киләчәге өчен борчылып, Резидәнең язмасын кат-кат укыды, үзенә шалтыратып та, инернет аша да аның фикерләре белән килешүен белдерде.
 
Менә тагын игътибарыгызга Резидә Кәлимуллинаның яңа мәка¬ләсен тәкъдим итәбез. Бу юлы ул кешесез авыллар, ятим карчыклар, үз авылының киләчәге турында борчылып яза.
 
Туган җир... Туган авыл... Туган нигез... Безгә, авыл балаларына, бу сүзләр бигрәк тә якын, кадерле. Безнең һәрберебезнең газиз йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Авыл ул – әти-әни, әби-бабай, туган-тумача, күршеләр һәм шулай ук уйнап үскән урам, елга-күлләр, кырлар, урманнар...
 
Әйтәсе килгән сүземне, җиткерәсе килгән фикеремне ерактан башлыйм әле.  “Күп йөргән, күп күргән”, - диләр халыкта. Узган елның көзендә эш буенча Ырымбур белән Самара чигендә урнашкан Бозаулык наратлыгы  аша үтәргә туры килде. Табигатьтә “әбиләр чуагы” вакыты иде. Ул якларның матурлыгын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Мондагы наратларның кайберләренә 300 – 350 ел икән. Тик үзгәртеп кору чоры бу матур якларны да уратып узмаган. 
 
Зур юл буенда кайчандыр авыл булган. Булган дип, аның урамында әле дә өйләр тезелеп тора. Төзек, матур өйләр, кызыл кирпечтән салынганнары да байтак. Тик өйләр биеклек кычыткан гына авылның ташландык хәлдә икәнен әйтеп тора. Кайбер йорт аллары гына чабып чистартылган, күрәсең җәй көне туган нигезен сагынып кайтучылар да булгалый әле.
 
Менә шундый күренешләрне карап, уйга чумып барганда, юл буенда, өстенә тозлы гөмбәле банкалар тезеп куелган иске генә “Москвич” машинасын күреп алдык. Янәшәдә генә сатучылары - олы яшьтәге апа белән абый басып торалар. Туктап, алардан гөмбә сатып алырга булдык.
 
Хакы да бик юнь булганга, исем китеп: “Үзегез бик олы яшьтә. Моның эше дә бик күп, хакын ник шулай арзан куйдыгыз?”, - дип сорадым. Апа: “Безгә, кызым, аның акчасы түгел, аралашуы кыйммәт, - дип сөйләп китте. - Элек авылыбыз совхозның бер бүлеге иде, анда руслар һәм Идел буе немецлары яшәде. Ә ул халык гомер-гомергә үзенең төгәллеге, пөхтәлеге, җыйнаклыгы белән аерылып тора. Үзгәреш чоры башлангач, авылда эш беткәч, алар тарихи илләренә киттеләр, монда яшьләр калмады, үләсе – үлеп, китәсе китеп бетте. Картым белән минем балаларыбыз булмады. Хәзер инде төп халыктан авылда без өчәү генә калдык. 
 
Ничә еллар элек икәнен әйтә алмыйм, монда Урта Азиядән бер гаилә килеп урнашты. Хәзер алар инде унсигезәү. Алар безнең диннән түгел, балалары һәр гаиләдә бик күп. Аралашып яшәмибез, алар - безнең, ә без аларның телләрен аңламыйбыз. Шушы хәлгә калдык: бакчага берни дә утыртмыйбыз, барыбер тегеләрнең балалары тотмыйлар, үз йортларындагыдай кереп, өлгергән уңышны җыеп алып баралар. Бабаем белән менә шулай башта җиләк җыеп, гөмбә өлгергәч, гөмбә җыеп юлга чыгарып сатабыз. Безгә аның акчасы да кирәк түгел, икебезнең пенсия дә бик җиткән. Менә сез туктадыгыз, сезнең белән сөйләштек, тагын туктаучылар булыр. Үз телебездә рәхәтләнеп бер сөйләшсәк тә рәхәт бит. Озын кыш айлары бигрәк үзәккә үтә. Үлгәч, җир өстендә калдырмаслар, нинди дин буенча булса да, күмәрләр. Әле менә без бабаем белән икәү, рәхәт. Тик икебез дә бер көнне китә алмабыз шул, беребез ялгыз калгач, икенчебез нишләр?”, - диде.
 
Кузгалып киткәч тә, юл буена бу апаның сөйләгәннәрен уйлап кайттым. Инде бу очрашуга бер елга якын вакыт үтсә дә бу апа белән абыйны онытып булмый. Искә төшкән саен аларга исәнлек, тигез гомер телим. Үз илендә, үз җирендә, үз нигезендә ятлар арасында калган бу апа белән абыйның язмышы безне читләп үтсен иде дә бит. Юктыр шул, безнең авылны да шушы язмыш көтәдер...
 
Табигать, бушлыкны яратмый. Бушап калган кырларга чүп үләне, йортларга кычыткан үсә. Һәр тереклекне нәрсә булса да алмаштырган кебек, бушап калган кырларга да, авыл өйләренә дә читтән килгән ят кешеләр хуҗа булалар. Үзләре белән чит мәдәниятне, телне, яшәешне алып киләләр. Ата-бабалар акыллырак булган, үз нигезен җил-давылдан, дошманнардан саклап, читләрне кертмәгән. Ә хәзер өй сатканда ун, егерме мең сум артыграк бирүче ят кеше булса, үзенекенә түгел, шуларга сатып җибәрүчеләр байтак. Ә бит ул нигездә әби-бабаңның, әти-әниеңнең, үзең¬нең дә кендек каннарың тамган. Аларның да, синең дә ул йортта эзләрең калган. Шуңа да бөтен рәнҗеш сиңа, синең балаларыңа төшә дигән сүз. Элек рус авыллары бетә, юкка чыга дисәк, хәзер бу коточкыч хәл татар авылларына да килеп җитте. 
 
Рус авылы дигәннән, быел җәй комбайн карарга дип  Кызыл Яр районының Лопатино авылына барырга туры килде. “Чит җирләрдә авылыңның эте дә якын”, - диләр бит. 1986 елда шушында күчеп килеп, зур колхозны җитәкләгән күрше Подгорный Дол авылы кешеләрен очраттык. “Якташлар” дип кочаклап ук алдылар, авылыбызның күп кенә олы кешеләрен искә алдылар, исәннәренә сәлам тапшырдылар. 30 ел элек күченеп киткән булсалар да ел саен кайтып, зиратны чистартып, авылдашлары белән очрашып, күрешеп торалар икән. “Кайтырга туган нигез юк, чөнки теге заманда очсызга гына ул авыл өйләрен я өй, я сарай, я келәт салырга дип сүтеп, күчереп бетердек”, - дип көрсенәләр алар.
Ә шушы көзнең матур көн¬нәрнең берсендә урманга гөмбә җыярга менеп киттек. Бер очтан Подгорный Дол авылына да сугылып чыктык. Көн матур, җылы булганга әбиләр урамда иделәр. Алар янына туктап, утырып, сөйләшеп, истәлеккә рәсемгә төшеп кайттык. Урманнар, таулар, күлләр арасына урнашкан, кышкы бураннарда, язгы-көзге пычракларда гына түгел, җәйге яңгырдан соң да барып булмаган юлсыз, авырып китсәң бернинди “ашыгыч ярдәм” машинасы үтә алмаган, кибете утыз елдан артык ябылган бу авылда бүген 20 кеше гомер кичерә. Иң яшь дигәненә дә 82 яшь икән. Туган туфрак, туган нигез, сиртмәле буралы коелары, күрәсең, бу авылның соңгы кешеләрен җибәрәсе килмәгәнгә аларга гомерен дә, исәнлеген дә мулдан биргән. Алар шушы юлсызлыкны да үз файдаларына күреп: “Тынычлыкта яшибез, теләсә кемнәр килеп, борчып йөрмиләр”, - дип, бар булганына шөкер итеп яшиләр.
 
Атаклы язучыбыз Гомәр Бәширов та туган ягын “яшел бишек” дип атаган бит. Бишек булыр өчен анда туарга, әби-бабаңның нигезе булырга, яшьтән суын эчәргә, елгаларында су кереп, кырларында печән чабып, тау итәкләрендә җиләк җыеп үсәргә кирәк. Шунда гына ул сиңа якын да, кадерле дә була. Каяндыр читтән килеп, күршеңнән йорт сатып алган ят кеше синең белән бергә гомер иткән, шатлыгыңны да, кайгыңны да уртаклашкан, хәлеңә керә белгән, кирәк чакта акыллы киңәшләрен биреп, ярдәм кулы сузган күрше була алырмы икән?
 
Алдан язганымча, авылыбызда эш һәм тормыш батырларыбыз да, аларга аяк чалучы куштаннар һәм теләсә кемгә иярүче ялагайлар да бар. Дүрт ел буена безнең җирләргә хуҗа булу өчен көрәш алып барган ят халыкларга каршы чыккан фермерларны безнең районның Усман, Байтуган авылы депутатлары яклап чыкса да, Иске Ярмәк авылының җирле үзидарәсе депутатлары арасында яклау тапмады. Карга күзен карга чукыймы инде?! Юк, билгеле! Ә менә кеше дигән адәми зат бу эшне башкарырга сәләтле.Үзе дә вакытында җирдә эшләгән, аннары үз теләге белән депутатлыкка килгән  берәү: “Ник соң син дә үз ишләреңә каршы чыктың?” – дигәнгә, “Җилгә каршы сияргә ярамый”, - дип җавап бирде.
 
Ыштаның чыланыр дип куркасыңмы? Чыланса, башкасын алып киярсең. Алмашка башка ыштаның да булмаса, нәрсә дип депутатлыкка барасың?! Синең ише ыштансызлар килгәч, нәрсә булганын тарих битләреннән беләбез без. Үз авылдашларын чит күреп, ят халыкка кол булырга әзер торучыларны аңлавы бик авыр. Өстән килгән күрсәтмәләргә ярарга тырышып кул куючыларга әйтер сүзем шул: “Кулыгызны куйганчы башта уйлагыз. Һәр сез кул куйган күрсәтмәнең артында авылның киләчәге, яки кемнеңдер язмышы хәл ителә. “Унике ай” дигән рус халык әкиятендәге “Җәзаларга түгел кичерергә” кебек булмасын. Аның бит өтерен дә куя белеп куярга кирәк. Авыл депутаты булу ул портфель дә, кәнәфи дә, зур акчалар да вәгъдә итми. Ничәгезнең артында җинаять эше буенча статья була торып та, депутат булырга теләк белдергәч, халык сезгә тавыш биргән икән, шул халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, аларга хезмәт итеп яшәгез. Түрәләрнең кесә депутатлары булырга түгел, ә халык депутаты булып эшләргә һәм яшәргә кирәк”.
 
Туган нигезебездә, авылыбызда кемнәр калыр? Авыл кешесен бу сораулар борчыса да, җитәкчеләрне бу проблемалар борчымый сыман. Авыл хуҗалыгын кәнәфидә утырып кына табыш бирә торган тармак итеп булмый. Әллә каян килгән инвесторлар авыл халкын кайгыртмаячак, алар үзләренә кирәкне генә туплап алып китәчәк. 
 
“Бердәмлек” газетасында “Комосмольская правда” газетасы хәбәрчесе Лариса Степанова язмасы басылган иде. Анда безнең түрәләр һәм чиновниклар җавап биргәнчә: “Авыл хуҗалыгы - ул керем китерә торган эшмәкәрлек булып санала... Аерым фермерлар керемнәрен күрсәтергә һәм салым түләп торырга ашыкмыйлар”, - дигәннәр. Ә нигә соң шул хәтле табыш бирә торган тармак булгач, әлеге түрәләр һәм чиновниклар фермерлыкларын, тоткан кибетләрен ташлап, ашкынып, җылы кәнәфиләргә менеп утырдылар? Үзләре эшләгән чорда ничә миллион сумлык кредитлары булды икән һәм күпме салым түләделәр икән? 
 
Хәзерге заманда фермер¬ларга һәм шәхси эшмәкәрләргә эшләве бик авыр. Документларыңны теркәү чорында чиновникларның бюрократик каршылыкларына очрыйсың, ә инде фермерлык эшен башлап җибәргәч, салым, янгын сүндерүчеләр, полиция, санэпидемстанция, экология хезмәткәрләре теңкәгә тия. Шул ук мәкаләдә: “...Мәсәлән, күр¬ше Исаклы районында быел җирле бюджетка 3,2 миллион сум салым түләргә җыеналар”, - дип җавап биргәннәр. Тапканнар чагыштыру! Исаклы районы гомер-гомергә безнең районнан бер-ике генә түгел, ун адым алда барды. Советлар иле җимерелгәннән соң безнең районда авыл хуҗалыгының киләчәге юкка чыкты. Басуларны чүп басты, барлык фермаларны сүтеп тараттылар, кирәксенгән кешеләр авыл хуҗалыгы техникасын үзләренә алып бетерделәр, авыл халкы хуҗасыз калды. Ә Исаклы районында тормыш тукталмады, колхозлар бетмәде, бездәге галәмәт аларны читләтеп узды. Ә бүген безнең район авылларын шушы мескен хәлгә китер¬гән түрәләр безгә акыл саталар.
 
Без, татарлар, үзебезне чиста, пөхтә, тырыш халык дип саныйбыз. Ә чынлыкта? Мин чуваш милләтенә сокланам. Без тормыш корган вакытта кирәк әйберне, район кибетләрендә булмаганлыктан, күрше Кәник (Ганькино) авылы кибетеннән барып ала идек. Ул вакытта ук алар бездән бик күпкә яхшы яши иделәр. Татар халкы әле кора гына башлаганны алар инде утыз ел элек корып куйдылар. Бүгенгесе көнгә кадәр районның колбаса цехы да, райпосы да, башка оешмалары да гөрләп эшләп тора. Безнең авыл ир-атларына чапкан печәннәрен тюкларга бәйләүче дә, авылыбызга тәмле бакча җиләге белән алма китереп сатучылар да күрше районның чуваш уңганнары. Алар көне-төне үзләренең хуҗалыкларында да, сәнәгать оешмаларында да бердәм булып эшлиләр. Аларның тормышлары да безнекеннән аерылып тора. Алар үстергән мал, безнең район ит алып-сатарларына гына түгел, бөтен Самара өлкәсенең алыпсатар казахларына да, русларына да җитә. Чувашлардан безгә үрнәк кенә алырга кала шул.
 
Язмам башында җирләр¬не сатмыйк, нигезләрне бетермик, әби-ба¬баларыбыз¬ның рухын рәнҗет¬мик, дигән идем. Чөнки һәркемнең үз җиренә береккән тамыры булырга тиеш. “Безнең тамырлар - туган-үскән җирдә... Дөнья иминлеге - тамырда”, - дип язып калдырган Миргазиҗан Юныс. Тамыры булмаса, ул, русчалап әйтсәк, “перекати поле” була. Яхшы, җиңел тормыш эзләп тегендә-монда тәгәрәгәннән нинди яхшылык көтеп була?! Безнең әби-бабаларыбыз андыйларга “килмешәк” дип бик дөрес бәя биргәннәр.
 
Күптән түгел техника алырга дип Самарадан ерак булмаган рус авылына барырга туры килде. Карасам, күрше районның бер зур татар авылы яшьләре урамы белән шуннан буш йортлар сатып алып, икешәр катлы өйләр корып куйганнар. “Шәһәрдә фатирларыбыз бар, ә монда җәен ял итәргә, шашлык пешерергә, бакча үстерергә дип өйләр кордык”. - диләр. “Ә ник туган авылыгызда түгел?” - дип сорагач, “Кайтып йөрергә ерак, ә монда шәһәргә ун чакрым гына”, - диделәр. Шулай инде, адәм баласы бәхет эзләп, рәхәт тормышка өметләнеп әллә кайларга чыгып китә, мул ризыклы ил-җирләрдә яши, бәхетемне таптым, дип ышана. 
 
Кайчандыр үзе туып-үскән авылның барлыгын да онытып, гомеренә бер мәртәбә дә зиратларны тәртиптә тоткан өчен бер сум сәдака да бирмәгән килеш, олыгайгач туган җирен исенә төшерә, сагына. Туфрагын кайтып күрү насыйп түгел икән, “Үлгәч мине туган авылым зиратына кайтарып күмегез, анысы да булмаса, ичмасам, туган җирнең бер уч балчыгын булса да каберемә алып салыгыз!”, - дип балаларына васыять әйтә.
 
Авыллар бетүгә ата-аналар үзләре дә гаепле. “Авылда калма, без җәфа чиккән дә җиткән», - дип баласын шәһәргә куа. Ә анда аны кем көтеп тора? Шәһәрдә дә, авылда да җиңел түгел. кайда да эшләп ашарга кирәк ич. Авылда эш юклыктан зарланабыз. Киресенчә, авырлыклары булса да, эшлим дигән кешегә күп мөмкинлекләр ачылды, тик иренмә генә. Кемгәдер ярарга тырышып, тиенгә эшләгәнче, үзеңә-үзең хуҗа булып, менә дигән итеп яшәргә була. "Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булып яшәү"гә ни җитә?!  Җаның теләгән эш белән шөгыльлән - акчасы да, әҗере дә җитәрлек була. “Ялкау - сәбәбен эзләр, тырыш - чыгу юлын табар”. - ди халык мәкале. Авылда эш юк дип, шәһәргә чыгып киткәннәргә һаман шул килгән халык үрнәк булып тора. Иген игә, яшелчә үстерә, малын, күркәсен, казын асрап сата. Билгеле, мондый хезмәт һәркемнең дә кулыннан килми, авылда яшәп тә, бер тавык та асрамаучылар байтак. Мин аларга үрнәк итеп күршебез, 89 яшен тутыручы Миргасыйм ага Гыйльметдиновны китерер идем. Гомер буе комбайнчы булып, соңыннан төзелештә эшләп, тормыш иптәше Лена апа белән биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бүген дә мал да асрыйлар, тавыклар, үрдәкләр дә тоталар, бакчасы да гөл кебек. Аты да бар иде. Миргасыйм ага аны күптән түгел генә бетерде. Без иртән көтүгә сыер куганда  ул инде печән чабып кайта иде. Җәен нык арып: "Иртән ничек торырбыз инде" - дип ятканда, таң атмаган була әле, ә күршебез капкасын ачып, сарыкларын чыгарган тавышка уянасың да: “Сиксән тугыздагылар торып эшкә тотынды, ә илле бишкә җитмәгәннәр ята әле”, - дип, аңардан яхшысынмыйча, сикереп торасың. Менә шундый уңган һәм тынгысыз күршебез. Юкка гына бит: “Эшләгән кеше тутыкмый”, “Хәрәкәттә - бәрәкәт”, - дип әйтмиләр. Аллаһы Тәгалә аларга тагын да озын тигез гомер, исәнлек бирсен. Алар безнең урамыбызның яме, күрке һәм горурлыгы.
 
Балалары авылда калган ата-аналардан да бәхетлерәк тагын кем бар? Балаларың, оныкларың белән көн дә очрашып, азмы-күпме булган гомереңдә аралашып яшәүгә ни җитә?! Ярый ла картлыгың тигез булса, ә берең үлеп, ялгыз гына тормыш көтәргә туры килсә?! Менә авыры шунда инде аның. Елына бер-ике атнага ялга кайтып киткән балаларыңны сагынып, сөйләшергә зар булып утыруны, үз башыңа төшмәсә, беркем дә аңламас. Христиан халкында  “Ата-ана” көне бар. Кызганыч, мөселман динендә андый көн юк. Авылдагы зиратка күмелгән якыннарының каберләрен, төп нигезнең нәрсә икәнен белмәгән оныкларга өмет бар микән?
 
Бер апаның: “Советлар чорын мактагансың, ул вакытта кыенлыктан башка нәрсә бар иде соң?! Ә хәзер авыллар матур, чәчәккә күмелде”, - дигән сүзләренә: “Амин, шулай булсын. Чыннан да авылыбыз матур, гөлбакча кебек. Киләчәктә дә чәчәк атсын, ләкин гөл кебек шиңмәсен, саргаймасын. Гөлгә су сибеп торучы кеше кебек, яныңда һәрвакыт яраткан кешең – авылда яшәүче үз халкың булсын. Әгәр алар булмаса, авылны  кычыткан белән алабута баса. 
 
Һәр заманның яшәешен кешеләр билгели. Балачагым, яшьлегем нинди генә авыр булса да, советлар чорына туры килгәненә рәхмәтлемен. Без тормыш иптәшем белән бүгенгесе белән бәхетлебез, чөнки авылыбызда яшибез, көчебездән килгән кадәр җирдә эшлибез, балаларыбыз, онык¬ларыбыз яныбызда. Кешегә бәхетле булу өчен күп кирәкми бит, Аллаһы Тәгалә исәнлектән генә аермасын.
 
Авылда калган яшьләрнең кадерен белик, алар безнең киләчәк. Булган бар өметләрен өзеп читкә китәргә ясамыйк. Бүген авылның, мәктәпнең данын күтәрүчеләр читтән килгәннәрнең балалары түгел, ә үзебезнең балалар һәм онык¬лар. Аның бит “Ак каен”ында биер өчен генә дә Ярмәк авылында туып үсәргә кирәк.
 
Йөрәк парәсе булган авыл язмышы бүген куркыныч астында. Бу хәлне үзгәртү өчен, минем фикеремчә, авылларга мөнәсәбәт икенче булырга тиеш. Хөкүмәт тарафыннан авыл хуҗалыгына игътибар юк дә¬рә¬җәсендә булган заманда, эшен дәвам итеп, аягында калган фермерны “безнең заман герое” дип атасаң да артык булмас.
 
Бабаларыбыз яшәү өчен матур урын сайлаганнар. Ә без алар ядкарь итеп калдырган дөньяны саклыйк, авылларны саклыйк.
Язмамны әзерләгәндә бер әсәр укып, бик дөрес сүзләр таптым. Бераз үзгәртеп, аларны сезгә дә җиткерәм: “... Әти-әни йортына кайтып йөрергә кирәк. Әткәй, әнкәй үзләре булмаса да, анда әтием, әнием һавасы бар... Ул һавада эленеп калган әткәй, әнкәй тавышы бар... Идәндә алар баскан эзләр бар... Алар эчкән чишмә суы бар... Дәвалы туган туфрак бар...
 
Моңа өстәп тагын ни әйтәсең?
 
 
Миргасыйм ага ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ көтү куа.
 
Подгорный Дол авылы  карчыклары белән. Уңда - автор.

Резидә КӘЛИМУЛЛИНА, Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы
Бердәмлек
№ --- | 14.10.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»