поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.10.2016 Криминал

Кечкенә баланы көчләүче ирнең әнисе: “Баламны Чечня харап итте”

Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны артыннан эзәрлекләп кайтып, соңыннан мәсхәрә иткән ир турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Социаль челтәрләр аша таралган бу “смс”ка күпләребез игътибар да итмәде. Чөнки моның ише хәбәрләр көн туган саен “явып” кына тора. Әмма соңрак шикләнелгән ирнең кулга алынуы турында билгеле булды. Тикшерү эше бару сәбәпле, хокук сакчылары комментарий бирүдән баш тарта.

43 яшьлек җинаятьче И. Г. тумышы белән Актаныш районының Татар Суыксуы авылыннан. Аның турында тулырак белергә теләп, Intertat.ru хәбәрчесе авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов белән элемтәгә керде.
 
– Бу хәбәргә үзем дә ышана алмыйм әле. Авыл халкы да бик белми. Бүген кич “Хәбәрләр”дән күрсәтсәләр, әнисе ничек түзәр икән дип борчылам, – диде җитәкче. – И. – әтисез үскән бала. Энесе белән икесен әниләре берүзе аякка бастырды. Әниләре гомер буе укытучы булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Мин бу авылга җитәкче булып 7 ел элек килдем. Ул вакытта И. агроном булып эшли иде әле. Беренче һөнәри белемне Минзәләдә алды, соңыннан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга кергән иде. Аны тәмамладымы икән, бу хакта белмим. Яшьрәк чакта читкә китеп тә эшләп йөргән. Моңа кадәр теркәлгән җинаятьләрен яшь вакытта кылган диләр.
 
Җитәкче сүзләренә караганда, И. Г. бик ачык, җор телле, шаян, мәзәкчән кеше булган. Белгеч буларак та аны яхшы яктан бәяләгәннәр.
 
Ир беренче хатыны Лилия белән торып китә алмый. Аерылышалар. Уртак кызлары бар. Соңыннан ул бәхетен тагын сынап карарга була, кабат Лилия исемле авылдашы белән гаилә кора. Бер-бер артлы ике уллары тугач, алар туган авылларыннан Чаллыга күченеп китәләр. Бирегә килеп төпләнгәч тә, ир авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя.
 
– Үз балам булганга гына түгел, үз күз алдымда үскән укучы буларак та иң әйбәт малайларның берсе дип бәялим мин аны, – диде И.ның әнисе Флидә апа. – Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Киленем шалтыраткач, имәнеп киттем. Мондый адымга ничек барган? Мин аны әтисез үстердем. Үз әтием яшь иде әле, ул аны әтисе урынына күрде. Мәктәптә “4”, “5”ле билгеләренә генә укыды И. Һөнәри белем алгач, Мөслим районына китеп агроном булып эшләде. Армиягә барып кайтты. Менә армия харап итте дә инде үзен. Чечня сугышына эләкте. Аннан кайткач та контракт белән кабат китте шунда. Чечня бер генә солдатны да исән кайтармады. Берише – үлеп, икенчеләре имгәнеп кайтты, үз аякларында кайтучылар да рухи яктан гарип булдылар. Ипле, кешегә каршы сүз дә әйтми торган баламның бу адымында бары тик Чечняны гына гаеплим. Психикасына шул сугыш тәэсир итми калмагандыр. Бүгенге көндә Тукай районының Бәтке авылында агроном булып эшләп йөри иде. Казанда авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укыды. Анда да яхшы билгеләр генә алды. Февральдә диплом алырга тиеш иде. Монысы – соңгы сессиясе. Ана кеше бу хәбәрне ничек кичерә инде?.. Шатлык түгел. Бөтен эшемдә булышып, көн саен хәлемне белешеп торган алтын баганам бит ул минем. Бәрәңге алырга кайтып киттеләр менә. Киленгә кыен. Ике бала белән нишләп бетәр? Бер улларына өч яшь. Икенчесенә гыйнварда гына бер яшь тула...
 
Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри,  диләр. Узган ел гына Флидә ханым икенче улын да югалта.
 
– Минем язмышка шулай язылгандыр инде, нишләтәсең... Шулай да мине “кайгыдан сыгылган ана” дип кызганып язмагыз. Жәлләгәннәрен җенем сөйми. Гомер буе гаделлек дип яшәдем, бернидән курыкмадым... Менә хәзер “Хәбәрләр” башлана. Җинаятьче дип күрсәтерләр инде минем бәбкәмне... – дип саубуллашты Флидә апа.
 

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 12.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»