|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2016 Җәмгыять
Мәскәүдә банкет өчен түләргә теләмәгән кияү туйдан качканМәскәү полициясе туй банкете өчен түләүдән баш тарткан 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул рестораннан хатыны, туганнары һәм кунаклары белән качкан. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының башкала Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "ТАСС" хәбәр итә. Сокольникида бер ресторан администраторы полициягә гариза язган, дип белдергәннәр хокук саклау органында. Аның сүзләренчә, туй банкетына 100 мең сумнан артык заказ ясаган кияү бары тик 20 мең сум акча гына түләгән, соңыннан калган сумманы түләүдән баш тарткан. Банкеттан соң ир хатыны һәм кунаклары белән рестораннан киткән.
--- |
Иң күп укылган
|