поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.10.2009 Җәмгыять

МӨХӘММӘТ САБИРОВ НИГӘ БОРЧЫЛА?

ТРның беренче премьеры, 1989-1995 елларда республика хөкүмәтен җитәкләгән (ТАССР Министрлар советы рәисе 1991 елдан ТРның премьер-министры дип атала башлады – Ф.Х.) Мөхәммәт Галләм улы Сабиров белән очраштым. Заманыбызның эре дәүләт эшлеклесе бу югары урынга билгеләнгәнче, нефть һәм төзелеш тармагында бораулаучы, гади мастердан башлап, элекке Советлар Союзында иң эреләрдән саналган “Татнефтестрой” төзелеш берләшмәсе начальнигына кадәр хезмәт юлы үтә. Ә Мөхәммәтнең балачагы Башкортстанның Кушнаренко районы Яңа Кормаш авылында үтә, ә аннан район үзәгендә.

– Кушнаренкода ике мәктәп бар: татарныкы иске агач бинада – башлангыч, ә рус мәктәбе яңа бинада унъеллык иде. Башта татар мәктәбендә укыдым. Төпле белем алып, укымышлы кеше булуымны әти бик теләде. Шуңа күрә авыр сугыш елларында һәм аннан соңгы ачлык-җитмәүчелек вакытында да рус мәктәбендә укуымны ташлатмады. Мәрьям апа, ире сугышта үлеп, ялгызы ике бала тәрбияли. Уртанчы апам Фатыйма кияүгә чыгып, Украинага киткән, кече апам да ярма заводында эшләп йөргән җиреннән командировкага җибәрелгән шоферга яр булып, иренең туган ягына күченгән иде. Ярма заводында мастер вазифасы башкаручы Мәрьям апа беркөнне иртәнге сменадан кайтты да: “Мөхәммәт, җитте, бүгеннән укуыңны ташлыйсың. Югыйсә алты җанны берүзем туйдыра алмыйм!” – диде. Бу – 1949 елның 1 сентябре иде. Унынчыны тәмамларга тагын бер ел калган, укыйсым килә, иптәшләр мәктәпкә чакырып, тәрәзә чиртәләр. Стена булып каршымда апам басып тора, күземнән яшь ага. Шулчак аякларын чак сөйрәп урын өстендә яткан әтием күрше бүлмәдән чыкты. “Минем Мөхәммәтем укырга барачак! – диде ул кистереп.

 

Бәлки, әле үзем дә аякка басып эшләп китәрмен” (әти, кызганычка, шул ятудан тора алмады, янә бер елдан гүр иясе булды).

 

Шулай итеп, мәктәпне тәмамлау мәсьәләсе уңай хәл ителде. Әтигә моның өчен мәңге рәхмәтлемен. Икенче елны Уфа нефть институтына укырга кереп, биш елдан аны уңышлы тәмамладым. Өйдән бернинди дә ярдәм көтеп булмаганлыктан, еш кына төшемле баржа бушату эшләренә йөрергә туры килде. Стипендия алып уку өстенә “шабашкалар”да эшләү өйдәгеләргә дә берникадәр ярдәм итү мөмкинлеге тудырды.

 

Алайса, тормышның ачысын тулысы белән татыгансыз. Бу сезнең алдагы елларда кешеләр белән эшләү рәвешендә чагылдымы?

 

– Алдан шуны әйтим әле: узган гасырның 50нче елларында СССРда киң колач белән нефть эзләү һәм аны табу кампаниясе җәелдерелде. Бу бигрәк тә “кара алтын” ятмаларына бай Татарстан туфрагында интенсив төстә барды. Шуңа күрә миңа һәм минем белән бергә укыган иптәшләргә институтта: “Кайсы төбәкне сайлыйсыз?” – дип сорау бирүгә, без Әлмәтне күрсәттек. Билгеле булганча, Әлмәт соңыннан Татарстанның нефтьчеләр башкаласына әверелде. Утыз еллап анда яшәү һәм эшләү дәверендә, карьераның нинди генә баскычында булсам да, үз кул астымдагыларга иҗади эшләргә һәм карар кабул итәргә мөмкинлек бирдем. “Сезнең алдыгызда барин булып кыланырга теләмим, кода-кодагыйлыкны да кабул итмим. Миңа бердәм, тик һәркем үз эше өчен җавап бирә торган команда кирәк. Шуны белегез: беркем өчен дә аягын күчереп басарга җыенмыйм”, – дидем. Мин бу гыйбарәне Әлмәт шәһәре партия комитетының икенче секретаре булып эшләгәндә, ул чагындагы беренче секретарь Владимир Васильевич Ермаковтан ишеткән идем һәм ул минем тормыш кредома әверелде.

 

– Мөхәммәт Галләмович, баш-аягыгыз белән эшкә чумган “производственник”тан кинәт кенә ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнәсез. Бу ничек шулай килеп чыга?

 

– Кинәт димәс идем. “Востокмонтажгаз” трестын буш җирлектә диярлек торгызып, берничә ел дәвамында уңышлы гына эшләтеп җибәргәннән соң, үз эченә 14 трестны алган “Татнефтестрой” төзелеш берләшмәсен җитәкләргә тәкъдим иттеләр. “Востокмонтажгаз” структурасында 2,5 мең кеше исәпләнсә, “Татнефтестрой”да – 10 тапкыр күбрәк. Миңа кадәр эшләгән җитәкченең вак проблемаларга игътибар биреп, зур проблеманы күз уңыннан ычкындыруына инде төшенгән идем. Һәм трест җитәкчеләрен чакырып, ял һәм бәйрәмнәрсез эшләргә, һәркемгә вәзгыятькә карап тиешле карар кабул итәргә дигән бурыч куйдым. Бу – 1981 елның июле иде. Бөтен планнар өзелү куркынычы астында. Ул чагында безгә уртак тырышлык белән ел ахырына кадәр Уренгой-Помары-Ужгород газүткәргеченең Помары станциясен генә түгел, ә анда эшләүчеләргә тәгаенләнгән бистәне дә сафка бастырырга насыйп булды. Төзелешне кабул итәргә килгән дәүләт комиссиясе хәтта компрессор станцияләрен төзү буенча Бөтенсоюз алдынгы тәҗрибә мәктәбен биредә булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу хәлләрдән соң күп тә үтмәде, мине Мәскәүгә Министрлар советы каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенә 4 айлык курсларга җибәрделәр. Күрәсең, Помарыда булган уңыш югарыда утыручыларны шундый фикергә этәргәндер. Гадәттә, академиягә киләчәктә җаваплы дәүләт яисә партия эшенә билгеләнүчеләрне җибәрүләрен белә идем. Шулай булып чыкты да. 1984 елның гыйнварында, дусларымны һәм хезмәттәшләремне калдырып, хатыным Фәһимә һәм кече улым Марат белән (кызым Гүзәл һәм улым Шамил үз гаиләләре белән Әлмәттә яшәп калдылар) машинада Казан якларына таба җилдерә идек...

 

Башта биш ел дәвамында ТАССР Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары, аннары җиде ел чамасы рәис һәм ТРның премьер-министры вазифасын башкардыгыз. Алабугадагы “АлАЗ” автомобиль заводына “җан” кертеп җибәргән, Яшел Үзәндәге заводта елга-диңгез нефть танкерлары җитештерә башлау проектларын тәкъдим иткән идегез. Һәм, нишләптер, 1995 елда, эшчәнлегегезнең иң югары ноктасында, отставкага китү турында гариза яздыгыз. Моның сере нәрсәдә?

 

– Кырык еллап, үземне кызганмыйча, бар көчемне биреп эшләү арытты. ТР парламенты депутатларының байтагы лаеклы ялга китүемне теләмәсә дә, ризалаштылар. Шулай да, 25 депутат каршы тавыш бирде.

 

“АлАЗ”га килгәндә, РФ премьер-министры Виктор Черномырдин белән АКШка барып “Дженерал моторс” компаниясе белән “килешү протоколы” дигән уртак документка кул куеп кайткан идек. Аның буенча АКШ ягы беренче елларда “Шевроле Блейзер” машинасы җыю өчен аерым детальләр куярга һәм аны Алабугада җыярга тиешләр иде. Шундый бер җыелган автомобильне кайтартып, заводка биреп, өлешен өлешкә тараттырдым. Татарстандагы эре завод директорларын җыеп, бу детальләрнең үзенчәлеген яхшылап өйрәнү һәм якын елларда үзебезнең заводларда сыйфаты ягыннан аннан ким булмаган (ә, бәлки, яхшырак та) детальләр җитештерү бурычын куйдым. Кызганыч, үзем премьерлыктан киткәч, бу башлангыч сүнеп калды. Бездән соң барган делегация төп килешү документын Бразилия компаниясе белән төзегән. Нәтиҗәдә, сыйфатсыз өлешләрдән җыелган машиналар заводны гына түгел, илне хурлыкка калдырды. Шулай итеп, “АлАЗ”ның киләчәге перспективасыз булып чыкты. “Елга-диңгез танкерлары” проекты да хыялда гына калды. Үзең эшне контрольдә тотканда гына уңышка ирешеп була.

 

– Сезнең күптән алынган “Шевроле Блейзер”ыгыз бар, диләр?

 

– Әйе, миңа һәм Виктор Степановичка завод хакы белән Америка ягы тәкъдим иткән “Шевроле” машинасы сатып алу мөмкинлеге тудырылды. Кабатлап әйтәм: бүләк рәвешендә түгел, ә сатып алып, чөнки мин бүләк-төртүләрне калебем белән кабул итмим. Ә машинага килгәндә, аның яше 15 елдан артса да, һаман әле бер җире дә черт итмәгән, сазлыкта да, кар-буранда да үкертеп йөри. Аның белән еш кына балыкка йөрим. Әгәр Алабугада шушы модель эшләнсә, ватандашларның ихтыяҗы “иномаркаларга” түгел, “Блейзер”ларга күбрәк булачагына иманым камил. Бәлки, кризис дигәннәре дә Русияне шулкадәр үк дер селкетмәс иде, бигрәк тә автомобильләр җитештерү тармагында.

 

– Мөхәммәт ага, кризисны ясалма тудырылган дип уйламыйсызмы?

 

– Юк, уйламыйм. Бу – табигый күренеш. Бөтен нәрсә акчага сатыла һәм сатып алына торган заман килде. Кеше күңелендә рухи вакуум – бушлык хасил булды. Монысы – иң куркынычы. Җир, урман, су һәм казылма байлыклар аерым кулларга бирелүгә элек тә риза түгел идем, хәзер дә каршымын. Алар бөтен халыкныкы булырга тиеш. Нишләп әле Абрамовичлар, Дерипаскалар, Прохоровлар халык сыртында череп баеп, күпчелек гавам очын-очка ялгап яшәргә тиеш?! Әнә шундый гаделсезлекләр икътисадый кризиска китерә дә инде.

 

Брежнев заманында торгынлык чорының илне тупикка илтүен күпләребез аңлый иде. Инде узган гасырның 70нче еллар ахырында ук икътисадта һәм социаль өлкәдә реформалар үткәрү зарурлыгын ул заманда СССР Министрлар Советы рәисе булган Алексей Николаевич Косыгин күтәреп чыкты. Бу гаять талантлы, киң колачлы фикер иясенең концепциясен КПСС ҮКсында яклап чыгарга җөрьәт итүчеләр генә табылмады. Югыйсә Советлар Союзы әле хәзер дә чама белән Кытай тибындарак дәүләт булып, гөрләтеп яшәп яткан булыр иде.

 

Соңрак дәүләт башында калыккан Михаил Горбачевның үзгәртеп коруларына зур өметләр баглаган идек. Тик ул матур сөйләп, ил корабын бөтенләй башка юнәлешкә алып кереп китте. Хәзер менә шуның ачы җимешләрен татыйбыз.

 

Җәмгыятьнең дөрес яшәмәвен күреп йөрәк әрни, кайчагында төннәр буе йоклый алмыйм. Безнең буын һәм, гомумән, совет чорында яшәүчеләр, күп мәхрүмлек-юклыкларга дучар ителсәк тә, шундый болгавыр көннәр килсен дип, көнне төннәргә ялгап тырышмаган идек, югыйсә. Әнә бит ул ничек килеп чыкты, ахыры хәерле була күрсен.

 

– Һаман актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруыгыз турында да әйтеп китмәсәк, бик үк дөрес булмас кебек.

 

– Яшем өлкәнәеп килсә дә, заман сулышыннан аерылмаска тырышып яшим. Нәрсә яшереп торырга: вакытында зур сәхнә тоткан артистларыбыз, мәдәният һәм сәнгать эшлекләребезнең күбесе кечкенә пенсия акчасына мохтаҗлыкта яшәргә мәҗбүр. Бүре законнары хөкем сөргән җәмгыятьтә шуннан башкасына өмет тә итеп булмый торгандыр, нишлисең бит. Әнә шундый мәхрүмлекләргә дучар ителгән халкыбыз җәүһәрләренә аз булса да ярдәм итү нияте белән Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасының “Туган җир” – “Родная земля” республика иҗтимагый фондын оештырдым. Шуның президенты буларак, фонд белән берлектә танылган шәхесләребезгә аз булса да матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә тырышабыз.


Фирдәвес ХУҖИН
Безнең гәҗит
№ 42 | 21.10.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»