|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2016 Криминал
Караклар үзләре дә белмичә әби мәетен урлаганРостов өлкәсенең Липец шәһәрендә яшәүче бер гаилә, өлкән яшьтәге әбиләрен алып, машина белән көньякка ял итәргә чыккан. Тик диңгезгә барышлый 77 яшьлек әби юлда үлеп киткән. Сочида аның үлемен теркиләр, Липецкка алып кайтып күмәргә уйлап, мәетне саклау өчен моргка куялар. Диңгездә ял иткәннән соң, гаилә кайтырга чыга. Сочида әбинең мәетен махсус экспедиция багажнигына салалар. Юлда алар Ростов өлкәсендәге бер кунакханәгә туктыйлар. Иртән торуларына исә машинадагы багажниктан җилләр искән була. Багажник та, андагы әби мәете дә һаман табылмаган ди.
--- |
Иң күп укылган
|