|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2016 Мәдәният
Әле генә мәктәп тәмамлаган Әсхәт Хисмәтне әнисе ник Казанга куып җибәргән?Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтне туган авылы – Әлки районы, Түбән Әлки авылыннан заманында әнисе куып җибәрә. Шуннан ул РТИ заводында корым тутыручы булып эшли башлыйм дигәндә, тормыш юллары кискен борылып, төзелеш өлкәсенә кереп китә. Аннан кечкенәдән җырлап, спектакльләрдә уйнап үскән егетне язмыш Казан дәүләт театр училищесына һәм Камал театрына китерә. Ул көннәрдән бүгенгәчә нәкъ 40 ел узган! Әсхәт Хисмәт бу вакыт эчендә көчле һәм моңлы тавышы белән йөрәкләргә үтеп керде, төрле холыклы кырыкка якын образны гәүдәләндереп, берүзе бер спектакль куярлык талантлы актер булуына даими инандырып, шаккатырып торды һәм әле дә сокландыра, уйландыра, моң дәрьясына сала, боек күңелләрне уята, яктырта, илһамландыра.
– Әсхәт абый, күпчелек артистлар кебек сез дә тумас борын җырлый башладыгызмы?
– Алтынчы класста укыганда ботаника һәм табигать белеме укытучысы Асия Мингалимова: “Әгәр сәхнәгә чыгып җырламасаң, чирегеңә икеле куям”, – диде. Ата-аналар җыелышларында, ә тәнәфесләрдә “Түгәрәк уен”нарда җырлый идем. Бу – Совет чоры: балалар җыры бик юк, нәрсә беләм, шуны җырлыйм. Авыл уртасындагы баганада репродуктор эшләп тора, матур таңнар атканда, халык көтү куганда аннан башкорт моңнары агыла, ә без мәктәпкә барганда татар җырлары яңгырый башлый. Өйдә туганнар бик ерактан алып кайткан патефоныбызда күренекле җырчыларның тәлинкәләрен уйната идек. Шулардан Фәридә Кудашева, Мәгафүр Хисмәтуллин, Усман Әлмиев, Таһир Якупов, Әлфия апа, Илһам абый җырларын бирелеп тыңлап, отып ала идем. Иң яраткан артистым – Илһам абый Шакиров иде.
Бервакыт ата-аналар җыелышында “...Караңгы дип килми калма, ай булмаса, йолдыз бар”ны җырлаган идем, башлангыч класс укытучысы Җария апа: “Балалар мәхәббәт турында җырларга тиеш түгел”, – дип, мине орышты. Еладым. Әти моны белгәч: “Алайса, җырлатма, йә балалар җырын өйрәт!” – дип, укытучыга дәгъва белдерде. Әти бик көчле тавышлы, оста җырчы. Аллага шөкер, ул әле исән-сау, аңа ноябрьдә 92 яшь тула. Сөйләүләренчә, әтинең биш чакрым ераклыктагы күрше авылга кызлар янына баргач җырлаганы безнең авылда да ишетелеп торган. Элек үзешчән сәнгать бик көчле иде. Әти дә искиткеч сәнгать җанлы, актив һәвәскәр булды. Барлык спектакльләрдә гел төп рольләрне уйнады.
Аның “Изге әманәт” спектаклендә уйнаганы әле дә күз алдымда: киемен ачып җибәрә, ә аркасында йолдыз эзе, нимесләр әле генә бастырганнармыни: кара-кызыл булып янып тора, халык “аһ!” итә – шулкадәр чын итеп күрсәтәләр иде! Мин дә алтынчы класста сәхнәдә җырлаганнан бирле мәктәптәге, клубтагы барлык концертларда, спектакльләрдә катнашып үстем. “Үскәч кем булам” дигән темага инша язганда 42 бала арасыннан берүзем: “Җырчы артист булам”, – дип яздым. Әти хуплады.
Әтисе Әсәдулла абый һәм улы Булат белән.
– Ә әниегез?
– Әни “аһ!” итмәде. Ул әтинең клубтан кайтып кермәвен, сәхнәдән төшеп тормавын өнәп бетерми иде – өйдә дә эш күп бит. Ә үзе бик матур җырлый, спектакльләрне ярата, алардан гел ниндидер мәгънә эзли иде. Авылга “Күчмә театр” (хәзерге Тинчурин театры) килсә, артистларны кунарга безгә керт дип, клуб мөдире белән алдан сөйләшеп куя иде. Наил абый Шәйхетдинов, Ринат абый Мифтахов, Нуриәхмәт абый Сафин һәм бүтән артистлар белән туганнар кебек идек. Әниемнең әнисе дә бик матур җырлый, мөнәҗәтләр әйтә иде. Гаиләдә олы бала булгангамы (без бишәү идек, бер энем үлеп китте, урыны оҗмахта булсын), әни ягыннан әби белән бабай мине бик яраттылар. Мин әби белән сәхәргә тора, ураза тота идем. Бабай сельпода атлар карый, товар ташый иде, мине гел үзе белән ияртеп йөрде. Алар әнине бик каты яратканнар. Бабай әнигә: “И-и, кызым, сиңа ир бала булып туасы калган!” – дия торган булган. Чөнки әни сулагай булса да, бөтен ирләр эшен ипле башкара иде.
Сарык түшкәсен берүзе пычак белән буыннан-буынга аерып, кисәкләргә бүлгәләп бетерә, кунак җыясы булганда өстәлләрне, эскәмияләрне үзе ясап куя иде. Элек савыт-сабага кытлык иде бит. Кунак җыйганда өстәл, эскәмия, савыт-саба сорап, күршегә керәсе иде. Шулай сорап йөрмәс өчен әни барысын да үзебездә булдырды. Ул ясаган, алган әйберләр әле дә тора, авылда мәҗлес үткәргәндә һаман да шулардан файдаланабыз. Әти-әни бик җор телле, мәҗлесне күтәреп алучы күңелле кешеләр. Кеше алдында беркайчан да ызгышмаслар, кеше киткәч, пыр тузып әрләшүләре бар, әмма кеше алдында – һичбервакыт. Миңа менә шул сабырлык җитеп бетми: тиз кызып китәм. Бу дөньяны ник аңлап булмый соң, әллә без наданмы дим: берәүдә бер тонна да өч центнер акча табулары, яңа елдан пенсионерларга бишәр мең акча бирәбез дип мактанулары, радиодан “Кушма Америка Штатлары” дип сөйләүләре, юк-бар җыр такмаклаулары, бүре тәмәке тарта дип, “Ну, погоди”ны балалар өчен яраксызга чыгарулары, ә балаларның үзебезнең тәрбияви, якты, җылы мультфильмнарны карамыйча, “шрек-мрек”ларны карап утырулары... уф, йөрәгемне кайната.
Хатыны Рәшидә ханым, улы Булат, кызы Илсөяр белән.
– Кайный башлаганчы, мәктәп тәмамлаган чакларга кайтыйк әле...
– Укуны тәмамлагач, мине фермага исәпкә алучы итеп чакырдылар. Башта ферма мөдире килде, әни “юк!” диде, аннан бригадир килде, әни “юк!” диде, аннан колхоз рәисе килгәч, әни бөтенләй кызып китте. “Мин тешем чыкканнан бирле колхозда чиләнәм, бернинди рәхәт күргәнем юк! Бар, җыен да, Казаныңа кит!” – дип, мине куып җибәрде. Шулай итмәсә, авылда калып, барыбер шул сәнгать тирәсендә, бәлки, завклуб булып эшләп йөрер идем.
Казан дәүләт консерваториясенә бардым, җырлатып карадылар, ошаттылар, музыкаль белемем булмаганлыктан, сентябрьдә әзерләнү курсларына килергә куштылар. Аннан әтинең сеңелләренә кайтып киттем. Кич, җизни эштән кайткач, апа аңа минем консерваториягә керергә җыенуым турында әйтте. Җизни – Чирмешән мишәре: “Нинди инде ул мужик кешегә авыз күтәреп җырлап йөрү?! Ир кеше эшемени инде ул?” – дип күтәрелеп бәрелде. Икенче көнне мине үзе эшләгән РТИ заводына алып китте дә, поликлиникада тикшерү уздырып, корым цехына урнаштырып та куйды. Анда битлек киеп, брезент капчыкларга корым тутыралар, шахтерлардан да карарак булып, корымга батып бетәләр.
Ярар, эшкә урнаштым, инде хәлләрен белеп кайтыйм дип, Туган абыйларга – әнинең энесе гаиләсенә киттем. Төзелештә эшләүче Туган абый хәлләремне сорашкач: “Әхмәт җизни РТИга, корым цехына урнаштырды”, – дидем. Әй, абый китте тузынып: “Син нәрсә, унсигезең дә тулмаган килеш шунда барып керергә?! Эшли башлауга бетәсең бит! Бармыйсың, мин сине төзелешкә урнаштырам!” – дип, икенче көнне мине үзе белән алып китеп, җитәкчеләр белән сөйләшеп, төзелешкә монтажчы итеп урнаштырды. Шулай итеп, көтмәгәндә төзүче булып куйдым, кием-салым, тулай торактан урын бирделәр, эшли башладым, шуннан армиягә киттем, аннан кабат шунда ук кайттым. Инде мине төзелеш оешмасында экспедитор иттеләр. Үзешчән сәнгатьне беркайчан ташламадым. “Укытучылар клубы”на драм-түгәрәккә дә, вокалга да йөрдем.
“Татарстан” радиосына җыр яздырырга да баргаладык. Бервакыт тулай торакка Мәдәният институтыннан татар кызлары килеп керде: диплом эше итеп спектакль куясылары бар, шуңа егетләр эзләп йөриләр икән. Аларга шатланып кушылып киттем. Әлеге яшь, чибәр кызлар белән “Төзүчеләр” мәдәният йортында “Су юлы” дигән диплом спектакле куйдык. Аны соңыннан төрле авылларда да күрсәтеп йөрдек әле. Инде һәвәскәр артист буларак “Төзүчеләр” мәдәният йортына да йөри башладым. Ул чакта Казандагы Мәдәният йортлары ярыша-ярыша эшлиләр иде. Илһам Шакировның бер концертын да калдырмыйм. Телевизорны сатып, “Весна” магнитофоны алдым. Илһам абый җырларын шуңа яздырып, яңа җырын өйрәнәм дә, “Төзүчеләр” мәдәният йортына килеп җырлыйм. Анда Мәсхүт Имашевның хатыны Фатыйма ханым эшли иде.
Бервакыт Мәсхүт абый үзе дә килде һәм без аның белән Илһам Шакировның бер җыры турында ул алай түгел, болай җырлана дип, бәхәсләшеп киттек. Аннан Театр училищесына керергә тәкъдим итеп, Мәсхүт абый мине Марсель Сәлимҗанов янына алып барды. Марсель абый мине тыңлап, тикшереп карады һәм Театр училищесына, үзенең группасына укырга чакырды. Яңа уку елына группа җыелган иде инде, мин икенче курска килдем. Марсель абый сәхнә телен укытучы, артистка Асия Хәйруллина янына җитәкләп килде дә: “Менә бу егетнең телендә мишәрлек бар, бетерергә кирәк, Асия ханым”, – диде. Аллаһның рәхмәте булсын, Асия апа бик тырышты. Мин Равил Гайнетдин, Люция Галләмова, Илгизәр Хәсәнов, Даниял Вахитов, Әлфинур Хисамова, Зәйтүн Яркәевләр белән бергә укыдым.
“Зәңгәр шәл”дә Булат ролендә.
– Сез йөрәкләргә үткәреп, рәхәт итеп җырлаучы актер да. Тирән мәгънәле, сагышлы-моңлы чын татар җырын яратучылар сезнең “Ах, җаным, Бибисара”, “Өй артында шомыртым”, “Хушлашырга ашыкма”, “Әрем исе, әрем тәме”, “Өнсә авылы көе”, “Күзләрем тик сине эзлиләр” кебек җырларыгызны рәхәтләнеп тыңлыйлардыр. Сезнең җырлардан торган диск та чыкты. Җырлый белү роль өләшкәндә өстенлек бирәдер?
– Төрлечә була. Җырлый белүче актерлар күп бит. Башта күпмедер вакыт бер актер уйный җырлы рольне, аннан икенчесе, шулай алмашынып бара. Әйтик, “Зәңгәр шәл”дә безгә кадәр Булат җырын унбиш ел Наил Әюпов җырласа, аннан Нариман Гарифуллин белән мин, ун ел алмаш-тилмәш уйнадык. Хәзер бүтәннәр уйный-җырлый. Матуррак җырласа, буй-кыяфәте дә булса, һәр артист Булатны уйнарга телидер, минемчә. Шөкер, миңа андый бәхет елмайды. Быел, менә көз, “Зәңгәр шәл” әсәре язылганга 90 ел була. Училищеда укыганда ук Марсель абый күмәк сәхнәгә кертеп, миңа “Зәңгәр шәл”дәге Шәкерт җырын җырлатты (аны элек Илһам Шакиров җырлаган). Шәкерт булып уйнамадым, ә җырын башкардым. Аннан, әйткәнемчә, Булатны уйнадым, аннан Шәйхи бабайны, ә хәзер Ишанны уйныйм – иҗат юлым һаман да “Зәңгәр шәл” белән бәйле.
– Җырлы рольләрегез ничәләп?
– Алай санаганым юк. “Диләфрүзгә дүрт кияү” – җырлы, “Талак-талак” – җырлы, “Казан сөлгесе”, “Туй алдыннан”, “Ләйсән ире Хәсән”, “Авыл эте Акбай”, “Яшь йөрәкләр”, “Зәңгәр шәл” – рольләремнең күбесе җырлы.
– Артист бөтен рольне яратып башкарамы? Әллә теләмичә уйнаганнары да буламы?
– Роле булса, бөтенесен ярата ул. Аңа эш кенә булсын, чөнки артист эшсез яши алмый, планда роль күренми икән, кәефе төшә. Кайвакыт эшсез дә торырга туры килә, чөнки бездә 60 артист, барыбызны да сәхнәгә чыгарып булмый бит. Әлеге дә баягы “Зәңгәр шәл” белән “Хуҗа Насретдин” спектакльләрендә генә сәхнәгә бөтенебез диярлек чыгабыз. Бүтән андый күмәк уйный торган спектакльләр юк. Яшь чакта рольләр күбрәк була, олыгая башлагач, азая, әле җиде спектакльдә катнаша идем, хәзер дүрткә генә калды. “Авыл эте Акбай”ны уйнаганда, миңа: “Син Акбайны уйнап йөрмә инде”, – диючеләр булды. Нишләп уйнамыйм ди, мин ул рольне шулкадәр яраттым. Балалар белән алар өчен уйнауның рәхәтлеген белсәң син – икенче дөньяга эләккәндәй буласың.
– Әсхәт абый, сез Камал театрында балалар өчен микрофонсыз да бөтен залны яңгыратып сөйләүче Кыш бабай да бит әле...
– Әйе, урысчам әлләни булмаса да, урысча-татарча сөйләп, артистлар балалары өчен Яңа ел кичәсе уздыра идек. Ул чакларны әле дә яратып искә алалар: “Безнең балалар өчен сез чын Кыш бабай булдыгыз”, – дип килеп-килеп әйтәләр. Хәзер балаларны ышандырып булмый, ә элек Кыш бабайга ышаналар иде. Бервакыт бер ана килде дә: “Минем балага бүләк бирерсез әле”, – дип, искиткеч матур җилкәнле кораб сузды. Аның баласы ДЦП белән авырый икән, бик тә капитан буласы килә ди. Бүләкне башта чыршы төбенә куеп торып, кичә барганда балага шуннан алып биргән идем, аның сөенгәнен күрсәгез, авыру-сызлануларын, бөтен дөньясын онытты. Моны күреп, күпләрнең күңеле тулды, баланың әнисе дә елады, мин дә...
– Балалар дигәннән, сезнең ничә балагыз бар?
“Йөзек кашы”нда Рахман ролендә.
– Өч кызыбыз, бер улыбыз бар: Гүзәлия, Гөлшат, Булат, Илсөяр. Барлык артистларның балалары кебек, безнекеләр дә сәхнәдә үсте. Олы кызыбыз гына уйнамады. Булат Зөлфәт Хәкимнең “Су төбендә сөйгәнем” спектаклендә Су Анасы балаларының берсе булып, сәхнәгә бик кечкенәдән чыкты. “Хуҗа Насретдин”да, “Зәңгәр шәл”дә катнаштылар.
Хәзер Гүзәлия белән Гөлшат “Водоканал” оешмасында эшлиләр. Гаиләләре бар, оныклар белән сөендерделәр, өч оныгыбыз бар. Булат музыка мәктәбен дә, училищесын да, консерваторияне дә тәмамлады, хәзер “Казан нуры” ансамблендә гармунчы-баянчы.
Кызым Илсөяр дә артист булам дигән иде дә, мин каршы төштем, чөнки хатын-кыз өчен бик авыр эш ул. Ярый ла, ролең булып торса, аннан тормыш иптәшең дә сәнгатьне аңласа... Заманында, шушы сүзләрне әйтеп, сеңелләремне дә актриса булудан тыеп калган идем. Илсөяр университетның политология бүлеген тәмамлады, хәзер магистратурада укый.
– Хатыныгыз да сәнгать кешесеме?
– Әйе, Рәшидә Театр училищесының “Курчак театры” бүлеген тәмамлап, шактый еллар Курчак театрында эшләде. Аннан гастрольләрдә йөрү ялыктырганлыктан, Камал театрына гример-постижер булып килде. Инде 30 елдан артык ул шул эштә.
– Әсхәт абый, хәзер районнарга гастрольләргә чыгу бармы ул?
– Чакырсалар була да, чакырмыйлар. Әле чакыргач та килүче юк. Әйтик, “Галиябану”, “Мулла” спектакльләре белән районнарга чыктылар, кеше бик аз булган. Телевизор бозып бетерде ахрысы тамашачыны, бушлай спектакльгә дә килмиләр. Хәзер бит тамаша күп. Кеше җиңел, сай кәмитләргә тартыла башлады, җырларны гына тыңлап карагыз сез...
– Камал театрына тамашачы йөриме соң?
– Театрга, Аллага шөкер, йөриләр. Төрле бәйрәмнәрдә генә, аеруча май бәйрәмнәрендә тамашачының азаеп китүе сизелә, ә нигездә заллар тулы.
– Сәхнәдә сүзләр онытылып киткәне юкмы?
– Булгалый. “Миңлекамал” спектаклендә Кылый Хәлимне уйнаганда Дания Нурлы арбага шундый матур итеп сузылып яткан иде, аңа карадым да, сүзем онытылды бит... Аннан Дания апага пышылдап кына: “Сүзләрне оныттым”, – дидем, ул сөйләп итте. Аннан “Сүнгән йолдыз”ларда шундый эпизод бар: аулак өйгә җыелган яшьләр гарип Мәгъдүмне биетәләр. Бервакыт без – аулак өйгә җыелган яшьләр, Мәгъдүм ролен уйнаучы Әзһәр абый Шакировның читектән “кәвешләрен” салып, алпан-тилпән, сикерә-сикерә биегәнен карап тора идек, шулвакыт Дания Нурлының: “Карале моны, “Березка” ансамблендә биергә өйрәнеп кайткан!” – дип пышылдавы булды, мин тыела алмый көлеп, бөгелдем дә төштем...
– Әсхәт абый, сез кайвакыт: «Алай түгел, болай ул!» – дип, газетабыздагы язмалар уңаеннан редакциягә чылтыраткалыйсыз, “Татарстан яшьләре”н алдырасызмы?
– Әйе, бүтән газета алдырмыйм, “Татарстан яшьләре”н яратам. Газета килгәч тә, Рәшидә иң беренче сканвордын чишә, мин беренче битен, аннан соңгы битен, “Замана кыйссасы”н укыйм. Аннан иркенләп, бүтәннәренә күчәм. Авыл кешесе булгангамы, Мөхәммәт абый Мәһдиев әсәрләрен күз алдына китерә-китерә, “йөзеп” укыйм.
– Сез бакчагызда бер алмагачта җиде төрле алма үстерәсез икән?..
– Әйе, Югары Ослан районында театрдан бирелгән бакчабыз бар. Шунда бакча күршебез, театр шоферы Шәүкәт абый бер алмагачка икенче төрле алма ботагын ничек ялгауларын күрсәтте дә, шуннан бакчабыздагы “Чугунка” алмагачына “Спартан”, “Белый налив”, “Золотая китайка”, “Антоновка” һәм тагын ике төрле алмагач ялгадым. Хәзер шул бер алмагачта җиде төрле алма үсә. Миләшкә груша да ялгаган идем әле, грушасы бик күп булган иде, ләкин җилдә сынып төште. Ул вакытта мәктәптә укучы төпчегебез Илсөяр: “Әти, теге груша ботагы сынды бит”, – дип елаган иде. Кыргый грушага сортлы груша ялгадым, әйбәт үсә, уңыш бирә.
– Тагын нинди өстәмә шөгыльләрегез бар? Хәзер артистларның күбесе тамада булып та йөри, ә сез, минемчә, коеп куйган тамада!
– Мине дә төрле чара уңаеннан чакыралар. Хәзер нигездә юбилейлар алып барам. Туй алып баруларның рәте китте диимме... Туй – ике яшь кешенең бәйрәме бит инде ул, кайвакыт кәмит уйнатып, алар турында онытып җибәрәләр. Туйны концертка әйләндерергә ярамый дип уйлыйм.
Мин кияү белән кәләшне һич кенә дә күз уңыннан ычкындырмыйм, гел игътибар үзәгендә тотам. Туйга килгән кунакларны да истән чыгарырга ярамый, арада махсус сүз әзерләп яки җырларга ниятләп килгән кешеләр була бит. Хәзер туйга чакырсалар, ничек алып барасымны сөйләп бирәм, әзер сценарий белән түгел, шунда ук үзем җырлыйм, үзем сөйлим, теләсәгез, артистлар да чакырыгыз, шушы шартлар белән килешсәгез– чакырасыз, юк икән – яшь тамадаларга әйтегез, дим. Ә юбилейларны алып барам. Әле күптән түгел баянчы белән Апаста булып кайттык. Мәктәп тәмамлаганнарына 40 ел тулу уңаеннан чакырдылар. Мәктәп елларына бәйле җырларны бергәләп җырлап, укыган елларын искә төшереп, хәзерге тормышлары белән танышып, бик күңелле үткәрдек, барысы да канәгать калды.
Шөгыль дигәннән, әни мине бөтен эшкә өйрәтеп үстерде. Мин бик вакчыл, ир-ат эшен әлләни белмим, ә хатын-кыз эшенә гел кысылып-тыгылып торам. Тәртип, чисталык яратам. Кайвакыт телем тик тормау аркасында үземә эш табу гадәтем бар. Мин армия хезмәтен Белоруссиядә чик буе гаскәрләрендә үттем. Шунда: “Аш пешерүчегә ял бирергә кирәк, кайсыгыз ашарга пешерә белә?” – дип сорадылар. Мин: “Йомырка шулпасы пешерә беләм”, – дидем (чыннан да, кечкенә чагымда әни йомырка шулпасы пешерергә өйрәтте, мин аны еш пешерә идем). Шуннан аш пешерүне бер атнага миңа йөкләп куйдылар. Карабодайны таралып тора торган итеп пешергән өчен: “Офицерлар боткасы булган бу!” – дип, мактаганнар да иде әле. Ә бервакыт, тикшерү килер алдыннан парикмахерның безнең частькә килеп өлгермәве ачыкланды. Мин тагын телемне тешләп кала белмәдем: “Сарык йоны кыркыганым бар”, – дидем. Шул җитә калды, бүтән бер дә парикмахер чакыртмадык, бөтенесенең чәчен мин ала башладым. Шушы “казанышларым” өчендер инде, армиядә туган көнгә миңа гына торт бүләк иттеләр, авылдан әниләр ике ел рәттән каклаган каз җибәрделәр.
Әнине бик еш искә алам. Бөтен эшне өйрәтеп үстерде, өй идәне буялмаган иде, аны әни белән икәү ышкый-ышкый юа идек. Ул эләктереп алырга да күп сорамый иде. “Әни, кечкенә чагымда синнән миңа чыбык эләгә иде”, – дигәч: “Нәрсә, берәр җирең кимеде мәллә?” – дип әйтә иде. Мин аңа бик рәхмәтле, урыны җәннәттә булсын. Аңлый идем мин аны: үзе әйтмешли, авыр эштә чиләнә, гаиләне дә карарга кирәк, җитмәүчелек интектерә. Уку беткәч, шәһәргә киеп барырлык чалбарым да юк иде. Күршедәге бик дини Шәйди әбидән бурычка 27 сум акча алып тордым, аннан, эшләп, әби үлгәнче түләп бетердем. Тугызынчыда укыганда безнең класс Волгоградка барды, акча булмагач, мин бара алмый калдым. И-и, елыйм инде, кыен бит, берүзем калдым. Әни: “Елама сана, күрмәгән җирең калмас әле!” – дип, ачуланып ташлады. Сүзе рас килде, мәрхүмкәемнең, чыннан да, бармаган җир калмады, Волгоградны да әллә ничә күрдем, чит илләрдә дә йөрдем, диңгезләрдә дә коендым, шөкер.
Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|