поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.10.2009 Җәмгыять

БЕРЕНЧЕ ИДАРӘ

Татарстан Язучылар берлегенә 75 ел

1934 елның май аенда СССР язучылары союзының Уставы “Кызыл Татарстан” газетасында басыла.

 

Шул ук елның июнь аенда Үзәк комиссия утырышында Язучылар союзына (берлегенә) әгъзалыкка кабул итү була. Ул вакыттагы комиссия бик таләпчән: әгъзаларны сайлыйлар. Иң җитлеккәннәрне, язучы булып танылганнарны гына алалар. Әгъза булачак кеше берничә яхшы китап авторы да булсын, укучылар алдында дан да казанып өлгерсен, ә иң мөһиме – сәяси яктан революция яклы, чыгышы ягыннан да бәхәс тудырырлык булмасын. Ягъни мулла яки кулак малае була күрмәсен. Равил Фәйзуллин «Гыйбрәтләр алырлык үткән юл» китабында язганча, ул чорда Союзда әгъза булу югары гыйльми дәрәҗә алудан бер дә ким булмый.

 

Татарстан Язучылар союзына барлыгы 21 кеше кабул ителә. Болардан тыш 8 кеше әгъзалыкка кандидат итеп алына (ул чорда шундый статус та булган).

 

Татарстан язучыларының беренче съезды (хәзер без инде корылтай дип әйтер идек) Татар Дәүләт академия театры бинасында 1934 елның 25 июлендә ачылып, дүрт көн дәвам итә. 29 июль көнне оешмабызның иң беренче идарәсе сайлана. Анда тугыз кеше керә. Кемнәр алар?

 

Кави Нәҗми – идарә рәисе. Аның кандидатурасы бер дә очраклы түгел. Танылган язучы, талантлы шагыйрь һәм прозаик булудан тыш,1932 елдан бирле К. Нәҗми Татарстан совет язучылары союзын оештыру комитетында бик актив эшли. Шул ук вакытта ул башта «Атака», соңыннан «Совет әдәбияты» журналларының җаваплы мөхәррире вазифасын башкара.. Татарстанның ВКП(б) өлкә комитеты да аны бу җаваплы эш өчен иң лаеклы кеше дип саный.

 

Кәрим Тинчурин. Шул вакытта ук ул татар совет драматургиясенең классигы булып исәпләнә. 1910 елдан К. Тинчурин беренче татар профессиональ театр труппасында башта актер, соңыннан режиссер булып эшли башлый һәм бөтен гомерен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. Аның егерменче елларда ук язылган драмалары – «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Җилкәнсезләр», «Зәңгәр шәл» һ. б. – әлегәчә Академия театры сәхнәсеннән төшми.

 

Гомәр Гали. Танылган язучы-публицист, абруйлы тәнкыйтьче. 1925 – 1927 елларда «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») журналының җаваплы хезмәткәре. 1927 елдан 1937 елга чаклы Татарстан дәүләт китап нәшриятында матур әдәбият секторы мөдире булып эшли. 1932 – 1934 елларда исә ул да К. Нәҗми кебек Татарстан совет язучылары союзын оештыру комитеты җитәкчеләренең берсе була.

 

Гомәр Толымбайский. Шул чорның әдәбият мәйданында бик актив эшләп килгән язучы, прозаик һәм тәнкыйтьче. Казан вакытлы матбугатында, аеруча «Безнең юл» журналында, сугышчан рухлы тәнкыйть мәкаләләрен һәм агитацион рухтагы әдәби әсәрләрен бер-бер артлы бастырып тора. Ул шулай ук әдәби агымнар көрәшендә дә актив катнаша. Г. Толымбайский – «Сулф» («Сул Фронт») оешмасын төзүчеләрнең берсе. Кайвакыт, артык «кызылланып», «чыгышы ягыннан шикле» каләмдәшләрен фаш итә, кызып китеп, әдәби мирасны да инкарь итә.

 

Хәсән Туфан. 1924 елдан яза башлап, егерменче еллар ахырында үзенең әлегәчә әһәмиятен җуймаган «Урал эскизлары», «Ике чор арасында», «Башлана башлады» һәм «Бибиевлар» исемле поэмаларын иҗат итә. Бу поэмалар татар поэзиясенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

 

Ләбиб Гыйльми. Яшь язучы-прозаик. Аңа 1934 елны нибары 28 яшь була. 1930 елдан яза башлап, ул берничә хикәя, повесть бастырырга өлгерә, «Чын мәхәббәт» исемле романын яза башлый. Идарәгә сайлануының бер сәбәбе: бу вакытта ул комсомолның Татарстан өлкә комитетында икенче секретарь булып эшли, идеология ягыннан бик ышанычлы кеше булып санала.

 

Гаяз Ризванов. Танылган журналист, «Кызыл Татарстан» газетасының баш мөхәррире. Ул Язучылар берлегенең эше белән турыдан-туры шөгыльләнә, үзе дә язучы булырга хыяллана, Союзны оештыру комиссиясенең рәисе буларак, зур эшләр башкара. Татарстан язучыларының Беренче съездында ул өч сәгатьлек доклад белән чыгыш ясый. Шул ук съездда аны язучыларның беренче Бөтенсоюз съездына делегат итеп тә сайлыйлар.

 

Василий Красный (Краснов-Асли). Танылган чуаш язучысы. 1900 елны хәзерге Буа районының Чураково авылында туган. 20нче еллардан башлап чуаш авылы турында матур-матур хикәя һәм повестьлар иҗат итә.

 

Кәшшаф Төхфәтуллин, секретарь. Аның турында бернинди мәгьлүмат та таба алмадым. Күрәсең, ул язучы булмагандыр, техник эшләр генә башкаргандыр.

 

Беренче идарә нибары өч ел гына эшләп кала. 1937 елны барысын да диярлек кырып-себереп утыртып чыгалар. Бик сирәге генә исән кала.

 

Кави Нәҗми ике елдан артык утыра. Ул күргән газапларны дошманыңа да теләмәссең. Аны көне-төне эт итеп кыйныйлар, җенси әгъзаларын итек үкчәсе белән басып сыталар, атналар буе салкын карцерда билдән бозлы суда тоталар. Хатынын кулга алалар, бердәнбер улы Тансыкны утырту белән яныйлар. Тәмам кешелеген җуйгач, җәзаларга түзә алмыйча, «гаепләрен» танырга мәҗбүр була. Алай гына да түгел, башкаларны гаепли торган кәгазьләргә дә кул куя. Соңыннан, 1939 елны тулысынча акланып иреккә чыккач, ул аның катнашлыгында утыртылган иптәшләрен төрмәдән чыгарырга булыша.

 

Кәрим Тинчурин 1938 елны атып үтерелә.

 

Гомәр Толымбайский, тоткыннар истәлеге буенча, җәзаларга түзә алмыйча, акылдан шаша. Шуңа да карамастан, аны шул ук 1938 елны атып үтерәләр.

 

Хәсән Туфанны 1937 елны Язучылар берлегеннән чыгаралар. Әмма нигәдер кулга алмыйлар. Ләкин өч ел үткәч, 1940 елның көзендә төрмәгә утырталар. Ун ел утырып чыкканнан соң, мәңгелек сөргенгә Себер якларына җибәрәләр. Ул 1956 елны гына, Сталин үлеп, «җепшеклек» чоры башлангач кына, туган якларына кайта.

 

Ләбиб Гыйльми 1937 елны үзен шактый ямьсез тота, башкалар өстеннән шикаятьләр яза. К. Нәҗмине кулга алгач, аны Татарстан Язучылар союзының рәисе итеп куялар. Әмма ничек кенә «кызыл» булырга тырышмасын, бу аңа ярдәм итми. Шул ук дәһшәтле 37 елның җәендә аны да кулга алалар һәм берничә айдан атып үтерәләр.

 

Гаяз Ризванов 1937 елда кулга алынып, 1939 елны лагерьда вафат була.

 

Шунысын да искәртеп китәргә кирәк: бу вакытта әлеге әдипләргә нибары кырык яшь чамасы.. Әгәр репрессияләр булмаса, күпме яңа әсәрләр язылыр да, күпме әдәби ачышлар булыр иде!

 

Василий Красный да шул ук 37нче елны кулга алына. Әмма ниндидер могҗиза белән исән кала. Ун ел утырып, исәнлеген тәмам югалтып, туган якларына кайтып егыла. Хәтта күпмедер вакыт иҗатын да дәвам итә, берничә китап язып, Чабаксарда бастырып чыгара.

 

Югарыда әйтеп үткәнемчә, бер Кәшшаф Төхфәтуллин язмышын гына ачыклый алмадым. Кайбер журналистларның фаразлавынча, ул каядыр әллә Урта Азия, әллә Казакъстан якларына качып котыла. Алматыга баргач, миңа атаклы нефтьче, Казакъстанда эшләп дан казанган Рид Кәшшаф улы Төхфәтуллин турында сөйләгәннәр иде. Имештер, ул әлеге Кәшшаф Төхфәтуллинның улы икән. Дөресме, түгелме, тәгаен генә әйтә алмыйм.

 

Шул тугыз язучы Татарстан язучылары съездында Мәскәүгә, СССР язучылары съездына да сайлана. Аларга өстәп тагы өч әдипне сайлыйлар: Ибраһим Газины, Галимҗан Нигьмәтине һәм Фатих Сәйфи-Казанлыны. Бу өчлектән бары Ибраһим Гази гына иректә кала. Калган икесе – репрессия корбаннары.

 

Шундый сорау туарга мөмкин: ни өчен әлеге беренче идарә әгъзаларын уптым-илаһи җыеп, юк итәләр? Әллә берәр гаепләре булганмы?

 

Сәбәбе бик гади. Бабам мәрхүмкәй әйтә торган иде: 1937 елны НКВД балыкчылары эре балыкны гына сөзеп ала иделәр. Вак балык ятьмәгә эләксә дә, очраклы рәвештә генә эләккән. Чыннан да, ул чорның тәртибе шундый иде: өлкә, шәһәр комитетлары, райком кешеләрен бөтен бюросы белән җыеп алып атканнар. Завод-предприятие җитәкчеләрен шулай ук өере белән кулга алганнар. Шул ук хәл Язучылар берлеге белән дә кабатланган.

 

Бер ел эчендә өч идарә составын кулга алалар. Башта К. Нәҗми җитәкчелегендәге идарәне. Аннан соң Л. Гыйльми рәислегендәгесен. Иң соңыннан, ел ахырында – Мирсәй Әмир җитәкләгән идарәне.

 

Югарыда әйтелгәнчә, Татарстан язучылар берлегенә барлыгы 21 әгъза һәм 8 кандидат кабул ителә. Шулардан 13 әгъза һәм 2 кандидат репрессияләнә (югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, Мансур Крыймов, Фатих Кәрим, Фәтхи Бурнаш, Мирсәй Әмир, Таһир Госман-Сулмаш (Хатип Госманның абыйсы), кандидатлардан Шамил Усманов һәм Галимҗан Мөхәммәтшин.)

 

Барлыгы исә иллеләп татар әдибе репрессия корбаны була. Әмма шуңа да карамастан татар әдәбияты юкка чыкмый, репрессияләнгән язучыларга алмашка яшь әдипләр килә. Әдәбият яши, әдәбиятны үтереп булмый.


Рафаэль МОСТАФИН
Казан утлары
№ 10 | октябрь 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»