|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2016 Мәдәният
![]() Тинчурин театры музее "Россиянең театр музейлары һәм архивлары" белешмәлек-юлбасмасына кертелдеЙошкар-Олада «Заманча социомәдәни киңлектә театр музее» дип аталган II Бөтенроссия семинары үткәрелде. Чара РФ Мәдәният министрлыгы, Марий Эл Республикасы мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы, А.А.Бахрушин исемендәге үзәк дәүләт театр музее тарафыннан оештырылды. Семинарда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры музее мөдире Розалия Чабатова да катнашты.
Семинар кысаларында «Мәдәният системасында театр музее» дигән темага фәнни-гамәли конференция, шулай ук практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр уздырылган. Чарада күптән түгел дөнья күргән «Россиянең театр музейлары һәм архивлары» белешмәлек-юлбасмасы тәкъдим ителгән. Анда Тинчурин театры музее да кертелгән.
![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|