|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.10.2016 Шоу-бизнес
Радик Юльякшинның “кәләше” Аnn Su туй күлмәген сата! (ВИДЕО)«Аерылу сәбәпле, туй күлмәгемне сатам. Фатир белән балалар миндә кала. Шаярам. Ә күлмәкне, чыннан да, сатам. "Ай-ли җанашым" клибын төшергәндә 20 минутка гына киелгән 40-42 үлчәмле күлмәк» – дип язган җырчы. Бу сүзләргә ачыклык кертергә теләп Аnn Su ның үзенә мөрәҗәгать иттек. - "Ай-ли җанашым" җырының клибын 2015 ел башында Мәскәүдә төшергән идек. Клипның сюжеты буенча, мин Радикка кияүгә чыгам. Билгеле инде, бу күренеш өчен безгә туй күлмәге кирәк иде. Аны бер сәгать эчендә кибеттән табып алдык. Радик күлмәкне үзе сайлады. Мәскәү кибетләрендә бәяләр кыйбат, туй күлмәге 70 меңгә төште. Бәясен үзем түләдем. Хәзер 40 мең сумга сатарга уйлыйм, – дип белдерде Аnn Su Intertat.ru хәбәрчесенә.
Видеоны сылтама аша узып карарга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|