поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.10.2016 Криминал

Ышанасы килми, әмма...

21 сентябрь кичендә Апаста коточкыч фаҗига була. Заготзерно бистәсендә яшәүче өйдәшләр (законлы рәвештә язылышмаганнар) Хәмит һәм Гөлнараның үз өйләрендә үле гәүдәләре табыла. Гаепләнүче – 19 яшьлек Сергей Золлин. Биеш авылыннан. Ул үз гаебен тулысынча таный.

Хәмиткә – 56, Гөлнарага 46 яшь. Гаилә башлыгы тумышы белән Әлмәндәр авылыннан. Каратун икмәк кабул итү пунктында эшләгән. Гөлнара Менделеевски якларыннан. Төрле эшләрдә йөргән.

– Гөлнара бездә пропискада түгел иде, – ди Каратун авыл җирлеге башлыгының сәркатибе Гөлүсә Насретдинова. – Хәмит абый беренче хатыныннан аерылгач, ике-өч еллар элек Гөлнара белән кавышты. Мин аларны начар яшәделәр, дип әйтмәс идем. Дулап, тавышланып йөрмәделәр. Хәмит абый салгаласа да, усал, начар кеше булмады. Бик йомшак, кешегә каршы сүз әйтми торган иде.

Авыл халкы сүзләренә ышансаң, фаҗиганең беренче версиясе болайрак: 19 яшьлек Сергей исемле егет гаилә башлыгы янына килә. Тик, ул өйдә булмау сәбәпле, аның хатыны белән якынаеп, күңел ачарга тели. Шул вакытта ир кайтып керә һәм алар сугыша башлыйлар. Нәтиҗәдә, егет ирне буып үтерә. Бер вәхшилек икенчесен дә тартып китерә: курыккан егет Гөлнарага кул сала...



Авылның участок полициясе Дамир Сираҗиев та гаиләне начар яктан телгә алмады. Гөлнараның шәхси эшмәкәрдә пешекче булып эшләвен искәртеп узды, кайчандыр гаепләнүче егет авылында яшәп алуын әйтте.

Хәмит абыйның туган авылында  абыйсы һәм апасы гомер итә.    

– Корбан бәйрәменә икәү бергә кайтып киттеләр. Икесе дә салмыш иде, – ди туган апасы Сәлимә апа. – Эчмәгез, матур гына яшәгез, дип аларны үгетләүләр инде! Әни дә күргән саен елый-елый әрли иде. Хәмит начар кеше түгел ул. Үзләренчә яшәделәр. Тик шулай да ирем аларга барган вакытта Гөлнара янына чит ир-ат килеп йөрүен күргәләгән. Без кысылмадык, үзләре беләләрдер, дип уйладык.

Әлеге фаҗига булыр алдыннан Гыйләҗевләрнең әниләре вафат була. Хәмит абый белән Гөлнара ханым җирләү эшләрендә булыша, сәдака да тарата.
 
– Әнинең өчесенә Хәмитне дә дәштек. Кабат чакырыйк дип, Гөлнараның кесә телефонына шалтыраттык. Чөнки телефон аңарда гына иде. Ул җавап бирмәгәч, күршеләренә чыктык. Алар: “Сайлау көнне күрдек, Хәмит абый салмыш иде”, – диделәр. Әнине җирләргә Хәмит хезмәт хакы алып кайткан иде, күрәсең, бәйрәм итәргә дә калган булган.

Әнисенең җидесен үткәргән көнне Хәмит абыйны авылга алып кайтып җирлиләр.  Мәрхүмәне кызы үз якларына алып китә.

– Фаҗига турында безгә  күршеләре хәбәр итте, – дип сөйли Сәлимә апа. – Кабат шалтыраткач: “Хәмит абыйны төгәл белмибез, Гөлнара үлгән,” – дигән хәбәр дә килеп иреште. Үзеңнеке үзәктә бит. Бәлки үлмәгәндер, дип шатланып та куйган идек... Хәмитнең муенында эз бар диләр. Имеш, кер бавы белән буган...

– Сергейны идеаль гаиләдә үсте дип әйтеп булмый, – ди Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев. – Әти-әнисе эчте, тормышларының да рәте-башы юк. Июнь аенда армиядән кайтты, беркайда да эшләмәде. Гөлнара белән элемтәсе алдан ук та булган диләр. Уйласаң, исең китәр, ул аның әнисеннән дә күпкә зур. Гөлнара элек үзеннән 20 яшькә өлкәнрәк ир белән Биештә яшәде. Ул ир вафат булып, торыр урыны калмагач, Хәмит янына барып кергән, әнә. Күрәсең, яшь егеткә шул вакытта ук күз салып йөргәндер.

Вакыт үтү белән апаслыларның телендә фаҗиганең икенче версиясе дә йөри башлый. Монысы бигрәк куркыныч... Имеш, Сергей Гөлнара белән армиягә киткәнче үк очрашып йөргән була инде. Фаҗига көнне дә Гөлнара Сергейларда кунак була. Соңыннан ул аны озата китә. Бу вакытта салмыш ир өйдә йоклый. Хисләрдән  шашкан ике яр монда да мәхәббәт белән шөгыльләнергә җай таба. Шул вакытта үч иткәндәй ир уянып чыга һәм хатынны бүлешә башлыйлар. Сергей ирне кыйнап кына калмый, муеныннан пычак белән дә сызып җибәрә. Шуннан соң Гөлнара шәрә килеш урамга йөгереп чыга да: “Аңа күптән шул кирәк иде, ә син төрмәдә чериячәксең”,  – дип сөрән сала. Бу сүзләре өчен аны, билгеле, сөйгәне кичерми.

Әнисенә исә егет “урамда сугыштым” дип әйтү белән чикләнергә мәҗбүр була. Ана кеше йөрәге сизенеп булса кирәк, улының канлы күлмәген яшереп куя. Тик егет гаебен таныгач, качырган күлмәкне чыгарып бирүдән башка юл калмый.

Бу вакыйгаларда хаклык ни дәрәҗәдәдер, анысын вакыт күрсәтер. Шулай да утсыз төтен булмый. Фаҗиганең асылына төшенү эшен тикшерүчеләргә калдырыйк. Әмма 19 яшьлек егетнең (бала гына бит әле) үзеннән өч дистәгә өлкәнрәк хатын белән чуалуы һәм ике кешене үтерергә сәләтле булуына ышанасы килми.


Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 09.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»