поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.10.2016 Мәдәният

Эльвира Шейх: “Башкортстанда татар артистларын кысрыклыйлар” (ИНТЕРВЬЮ)

Башкорстан белән Татарстан арасында иҗат күпере күптәннән ныгыган инде. Тамашачылар милләт буенча аерып торуны кирәк дип тапмый, иң беренче урынга моңны куя. Башкортстанда иҗат итүче җырчы Эльвира Шейхны да тыңлаучылар сәхнәдә, экраннарда күреп җырлавын якын итәләр. Әтисе мәдәният йорты җитәкчесе булганлыктан, аларның өеннән артистлар өзелми.

Бәләкәйдән җырчыларга кызыгып үскән кызга җырлау сәләте нәкъ менә әтисеннән күчкән. Бүгенге көндә Эльвира Шейхның хыялы тормышка ашты дияргә була. Ул “Хәйлә сүзгә ышанма” җырын яздырып, клип та төшерергә өлгерде.

— “Хәйлә сүзгә ышанма” клибын ни өчен еланнар белән төшерергә булдың? Курыкмадыңмы?
— Хәйлә диюгә күз алдыма еланнар килеп баса. Еланнар салкын, җансыз булган кебек, хәйләле кешеләрне дә нәкъ шулар белән чагыштырам. Хәйлә сүзне авыр сүз дип тә әйтеп була. Еланнарны клипта катнаштыру уен режиссер тәкъдим итте. Мин, моңа кадәр еланнарны тотып караганым булмаса да, алар белән бергә төшәргә дә була дип җөпләп куйдым. Икенче көнгә клипны төшерү өчен зоопарк белән инде килешеп тә куйганнар. Мин бары шаярып кына белдергән  уемны шулай тормышка ашырырга туры килде. Үз көчемә ышанып тәвәкәлләдем бу эшкә, шуңа алай артык курку булмады. Салкын дисәк тә, чынлыкта еланнар әйләнә-тирә мөһит температурасын алалар, шуңа миңа аларны тоту җирәнгеч булмады. Дөрес, төшерү вакытында бер елан бармагымны тешләп алды, ләкин куркырга урын юк, икенче көнгә эзе дә калмады. Мин үзем көнчыгыш йолдызнамә буенча елан, бәлки шуңа еланнар белән уртак тел тапканмындыр.
— Тормышыңда зур ялган белән очрашканың булдымы?
— Булды, бу жырга көйне дә шул тәэсир буенча яздым һәм үзем башкарырга уйладым. Күңелемә ошаган ир-егетне очратып гашыйк булгач, арабызга уртак танышыбыз керде, бөтен мөнәсәбәтне бутап бетерде. Бер-беребез каршында безне начар итеп чыгарды, аңа минем турында, миңа аның турында гайбәт таратты. Нәтиҗәдә хисләрне саклый алмыйча аерылышырга туры килде.
— Иҗат юлың «Жиhан» төркеменнән башландымы? Ни өчен аны калдырырга булдың?
— 2012 елның кышында Равил Сәлимгәрәев аша Җәлил Гайбадуллин белән таныштым. Аның белән төркем оештырырга уйладык. Мин җырчы буларак та чыгыш ясадым, бэк-вокалда да тордым. Ике елга якын бергә эшләү дәверендә шактый концертлар оештырдык. Иҗатыма карата таләпләр, максатлар үсте, шуңа төркемнән китәргә уйладым. Халык стилендә күп артистлар эшләгәнгә күрә, үзгә юнәшне сайларга карар кылдым. Башка артистлар арасына кереп югалганчы, халыкны үзенчәлек белән мавыктырасым килде. Бүгенге көндә үз юнәлешемне таптым дип әйтә алам һәм җырларым үземә чыннан да ошый. Моннан кала, мине Илсөя Бәдретдинова белән еш чагыштыралар. Әйе, безнең музыка стиле охшаш, ләкин миндә Илсөянең образын кабатлау теләге юк.
—  Бүгенге көндә синең чыгышларыңны кайда күреп була?
— Илшат Фатихов белән бергәлектә Уфада һәм якын районнарда концертлар куярга булдык. Илшат үзе музыкант та, композитор да. Хезмәттәшлек тәкъдиме белән чыккач, мин ризалык бирдем. Үз төркемебезне булдырасыбыз килә, хәзер сәләтле артистларны барлау өстендә эшлибез.
— Син бик күп һөнәрләр иясе: җырчы да, алып баручы да, композитор, рәссам, чәч остасы һәм шул ук вакытта бизнес өлкәсендә дә эшлисең. Барысына ничек өлгерәсең?
— Дөресен әйткәндә, барысына да өлгерү бик авыр. Монда зирәклегем һәм тизлегем ярдәмгә килә. Әлбәттә, минем белән бергә эшләүче аңлаучы кешеләрдән башка булмый. Ике куянның да койрыгыннан тотып булмый, алга таба нәрсәдәндер баш тартырга кирәк булачак. Барлык өлкәдә дә берьюлы эшләп булмый.
— Алар арасыннан кайсы шөгыль өстенлек итә?
— Беренче урында һичшиксез сәхнә һәм бәйрәм чараларын үткәрү тора. Алар аеруча күңелемә якын.
— Рәссам буларак нинди рәсемнәрне ясарга яратасың?
— Мин портретлар ясарга яратам, бигрәк тә аклы-каралы вариантта. 6 яшемдә рәссам булу теләге көчле иде, ә менә күргәзмәләр турында уйлаган юк.
— Композитор буларак сиңа еш мөрәҗәгать итәләрме?
— Әлегә юк. Мине әле композитор буларак күптән түгел генә белә башладылар. Бары үз җырларым өчен генә көйләр язам, алга таба башка җырчылар да мин иҗат иткән җырларны башкарыр дигән теләк бар.
— Сәхнә исемен ни өчен “Эльвира Шейх” дип сайладың?
— Минем фамилия Шәйхетдинова. Озын булганлыктан бик истә калмый. Илдар Дәүләтов сәхнә өчен “Шайх” яисә “Шейх” исемен сайларга тәкъдим итте. Мин “Шейх”ны сайладым. Кызык һәм кыска атамалар  тизрәк истә кала бит.
— Үзең иҗат иткән җырың үзеңә ошамаган чаклар буламы? Таләпчән кешеме син?
— Мин бик таләпчән, үземә дә артыгыннан күбрәк таләпчән булам кайвакыт. Үземә ошамаган эшләр булса да, башкалардан уңай фикер ишетсәм, аны йә камилләштерергә тырышам, йә үземә ошар дәрәҗәгә җиткәнче тырышам. Мин беренче чиратта тамашачылар өчен иҗат итәм, ләкин үз ихтыяҗларымны читкә куясым килми.
— Башкортстан якларында иҗат итүче җырчы буларак татар сәхнәсе белән башкорт эстрадасы арасында нинди аермалар күрәсең?
— Башкорстанда күбрәк башкорт артистларын күтәрергә тырышалар, минем кебек татар җырчыларын кысрыклыйлар. Ярдәм күрсәтәләр дип әйтә алмыйм. Кискен әйтелсә дә, дөресе шул. Шоу-бизнес өлкәсенә килгәндә, Татарстанда дәрәҗә югарырак. Үземнең дә Казанга күченеп, татар эстрадасына күтәрелергә исәп.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 07.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»