поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.10.2016 Хәйрия

Татар егете Һиндстанда ярдәм көтә

Дөнья буйлап сәяхәт итүче татар егете Рәйхан Халитовка яр­дәм кирәк! Автостоп, безнеңчә әйткәндә, “попутный” белән юлга чыгып, алты илдә булырга өлгергән Рәйхан, Һиндстанда юл һәлакәтенә очрап, аңына килә алмыйча хастаханәдә ята. Күпләрне олы сәяхәтләргә ил­һамландырып, күргән-белгәннәре хакында социаль челтәрләр аша сөйләп барган илгизәр турында соңгы арада, ни кызганыч, әнә шундый күңелсез хәбәрләр генә ишетергә туры килә.

Рәйханны газета укучыларыбыз да хәтерли булыр. “Ватаным Татарстан”да аның белән әңгәмә (“Чын дөньяда бар да башкача”, 15 гыйнвар, 2016) басылган иде. Рәйхан автостоп белән Япония, Көньяк Корея, Кытайда булып, Вьетнамда тукталуын, бер­ничә айдан Австралиягә китәчәге турында сөйләгән иде. Әмма егет моның белән генә тукталып калмаган. Сентябрь азагында иптәш егете белән мотоциклларда Һиндстан буйлап сәяхәткә чыгарга уйлый ул. Тик дусты янына барып кына җитә алмый. 28 сентябрь көнне Рәйхан идарә иткән мотоцикл каршы яктан баручы автобус белән бәре­лешә. “Минем янга килеп җитәргә нибары 50 чакрым ара калган булган. Рәйханның башына бик нык зыян килгән, шлем да саклап кала алмаган”, – ди дусты Артем Воронков.
 
Якыннарына исә бу хакта бер­ничә көннән генә хәбәр иткәннәр. “Вәкиллектән шалтыратучы Рәй­хан мотоциклда барганда йөк машинасы белән бәрелешкән дип аңлатты. Машина йөртүче авария урыныннан качып киткән. Безгә Рәйхан илчелекнең дәвалаучы табибы күзәтүе астында дип хәбәр иттеләр. Хәле бик авыр. Шунлыктан аны әлегә ясалма комада тоталар”, – дип сөйләгән иде Рәйханның әнисе Наилә ханым һәлакәттән соңгы беренче көннәрдә. Табиб­лар тикшергәннән соң, егетнең баш миенә зыян килүе, кулындагы берничә бармагы сынуы һәм тез капкачы җәрәхәтләнүе турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта Рәйхан комадан чыккан. Тик һаман аңына килми.
 
Шәхси клиникада чит ил кешесен дәвалау бик кыйммәткә төшә. Халитовлардан да Рәйхан дәва­лан­ган беренче өч көн өчен 200 мең сум акча сорыйлар. Бу сумма көн саен арта гына бара. Рәйхан исә әлеге клиникада аңына килгәнче ятачак. Ник дигәндә, авыруны аңына килмичә туган ягына озатырга ярамый. Хәзерге вакытта 700 мең сум чамасы акча җыелган инде. Бу изге эшкә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Хәзерге вакытта улы янында булган Наилә ханым исә Рәйханга ярдәм итәргә алынган һәркемгә олы рәхмәтен белдерә. “Кайгыбызны уртаклашып, ярдәм итүчеләр­нең барысына да зур рәхмәт әй­тәсем килә, – дип сөйләгән Наилә ханым матбугат чаралары аша. – Акча һаман килеп тора. 20 сум салсалар да, 20 мең салсалар да, ул безнең өчен ул бик зур ярдәм. Бер тәүлек эчендә генә дә 260 мең сум акча җыелды. Рәйхан үзе дә, “дөньяда игелекле кешеләр юк түгел”, дип әйтә иде”.
 
Бу юлларны язганда, әңгәмә вакытында Рәйхан сөйләгән бер вакыйга искә төште. “Теләсә кайсы негативтан үземә позитив ясыйм. Мисал өчен, бер көнне мотоциклда барганда арткы тәгәрмәч тө­шеп калды. Башка вакытта бу кү­ре­неш­кә кәефем кырылыр иде. Ә монда, иң мөһиме, үземә берни дә булмады, дип сөендем дә шуның белән оныттым. Тагын да куркынычрак хәл килеп чыгарга мөмкин иде бит”, – дигән иде ул. Әлеге һәлакәт тә шундый узгынчы борчу гына булып, киләчәктә “Рәйхан кабат сәяхәт итә башлаган икән” дигән яхшы хәбәрләр генә ише­тергә язсын иде!
 
Рәйханга ярдәм итәргә те­ләү­челәр өчен:
 
Рәйханның әнисе Наилә ханымның “Сбербанк” картасы номеры:   4276 8620 2021 9269
QIWI:   +79872878571
(Дусты Айдар).
ЯндексДеньги:
4100 1340 5721 444 (Дусты Айдар).
WebMoney:   Z875084163687
(Дусты Айдар).
 
P.S.: Сүз уңаеннан, 16 октябрь көнне Казанның Минск урамы, 9 нчы йорт  адресы буенча урнашкан “Траттория” ресторанында Рәйхан Халитовка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак.


Динә ШӘКҮРОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.10.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»