|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2016 Җәмгыять
Яңа банкнотларга урнаштырыласы символлар бәйгесендә җиңүче шәһәр бүген игълан ителәчәкБүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан итәчәкләр. «Народная банкнота» тапшыруында туры эфирда конкурс нәтиҗәсен смс-тавыш бирү хәл итәчәк. Казанның 200 яки 2000 сумлык банкнотларда ике урынның берсен биләү мөмкинлеге бар, чөнки Татарстан башкаласы твоя-россия.рф. сайтында тавыш бирү буенча лидерлар рәтендә. Төп бурыч - алдынгы позицияне саклап калу һәм башка шәһәрләрдән күбрәк аерма белән тавыш җыю. Моның өчен элек башка ысул белән тавыш бирүчеләрнең дә катнашуы кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|