07.10.2016 Мәдәният
Динар Зарипов: “Җыр өлкәсендә эшләгәннәр генә сәхнә авырлыкларын аңлый” (ИНТЕРВЬЮ)
Биектау егете Динар Зариповны сәхнәдә Венер Сәлимов белән рәттән күрергә тамашачы инде ияләшкән. Шулай да ул “Гомер” җырын башкарып, тыңлаучыларның күңелен яулый башлады. Башкару гына түгел, җырга үзе көен дә иҗат иткән. Баксаң, Динар Зарипов җырчы гына түгел, ә сәләтле композитор да икән һәм моның белән генә чикләнергә җыенмый.
— Динар, кечкенәдән үк сәхнәдә үскән егетме син?
— Балалар бакчасына йөри башлаганнан бирле сәхнәдә чыгыш ясыйм. Бишенче сыйныфта укыганда, Дөбъяз авылында урнашкан балалар музыка мәктәбенә укырга кердем. Анда җыр һәм баян классында биш ел укып, аны яхшы гына тәмамлап, кулыма диплом алдым. Мәктәпне бетергәч, мәдәният институтына укырга кердем, бүгенге көндә 4 курста белем алам. Мин музыка, спорт һәм кечкенәдән машиналар белән кызыксынам.
— Җырларны үзеңә яза башларга этәргеч каян барлыкка килде?
— Җырга-моңга гашыйк булу сәбәпле күңелем һаман нәрсә булса да иҗат итәргә, көйләр язарга ашкына. Илһам үзеннән-үзе килә.
— Бик шаян кешегә охшагансың, ә юмор остасы яки алып баручы сыйфатында үзеңне сынап караганың бармы?
— Әлбәттә, сынап карадым. Алып баручы булып төрле мәҗлесләрдә эшләгәнем дә бар. Һәрьяклап үсеш алырга кирәк дип саныйм.
— Иҗат кешесе конкурс-фестивальләрдә катнашмыйча калмый, син кайсыларында чыгыш ясадың?
— Күп кенә бәйгеләрдә лаеклы урыннар алып бүләкләндем. “Йолдызлык” фестивалендә шулай берничә ел рәттән алдынгы урыннар яуладым, ә 2011нче елда шушы ук фестивальдә гран-при алдым. Үткәрелеп торучы җыр конкурслары, фестивальләрдә катнашып торам, ул һөнәри осталыкны арттырырга булыша.
— Егет буларак спорт белән кызыксынасыңдыр?
— Буш вакытларымда спорт белән шөгыльләнергә яратам. Аның миңа бөтен төрләре дә ошый. Кыш көне хоккей уйнарга яратам, ә җәен футбол, волейбол уйныйбыз. Район күләмендә уздырылган ярышларда командабыз призлы урыннар ала. 2012 нче елда хоккей буенча “Алтын алка” турнирында беренче урынга чыктык. Шулай ук 2012 нче елда егетләр арасында волейбол буенча уздырылган “Президентские спортивные игры” уенында беренчелекне алдык.
— Җыр өлкәсен башка юнәлешкә алыштырасы килмиме?
— Төрле кызыксынуларым булса да җыр өлкәсе минем һаман да беренче урында тора һәм мин үз фикеремне беркайчан да алмаштырмам. Җырлау күңелемә барыбер якынрак, иҗади яктан ачылу минем өчен бик мөһим.
— Биектау турында җыр иҗат иткәнсең. Махсус сорап яздырттылармы?
— Биектауга гына карата түгел, әле авылыма да багышлап язган җырым бар. Үземнең якларны бик яратам, шуңа күрә киләчәктә дә авылларыбызга, районыбызга карата жырлар багышлармын дип уйлыйм.
— Венер Сәлимов белән иҗатташ дуслык кайдан башланып китте?
— Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кергәч күп кенә дуслар белән таныштым. Бергә ансамбльдә җырлап, күрешеп йөреп, дуслык башланып китте. Бүгенге көндә дә без бик якын дуслар, бергә иҗат итәбез.
— Яшь җырчыга сәхнәгә күтәрелер өчен нинди каршылыклар аша үтәргә туры килә?
— Хәзерге вакытта яшь җырчыларга үз урынын табарга бик авыр,чөнки нинди генә каршылыклар очрамый. Шул өлкәдә булган кеше аңлый инде аны, кызганычка каршы, бөтенесен дә әйтеп бетереп булмый.
— “Язмышка ни язган” дип кенә кул кушырып утыра торган кешеме син?
— Юк, алай дип әйтмәс идем, эчке дөньям бик көчле һәм бик тырышып алга гына юл тотам. Кул кушырып утыра торган вакыт түгел, яңа көчләр белән иҗат итәргә тырышам.
— Быелгы концерт сезонында чыгышларыңны нинди чараларда көтәсе?
— Быел инде иҗатташ дусларым белән яңа концерт сезонын башларга жыенабыз. Туган якларыбызда “Яшьләр солянкасы” дигән концерт программасы өстендә дә эшлибез. Зур көч куеп дусларым Венер Сәлимов һәм ИлГәрәй белән Татарстан буйлап гастрольләргә җыенабыз.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 07.10.2016