|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2009 Интернет
ТЕРЕЛӘР ЗИРАТЫЗиратта йөреп чыктым әле. Утырган килеш кенә, бүлмәдән чыкмыйча… Кемнәр генә юк монда. Хәтта исән кешеләр дә «күмелгән». Нинди тузга язмаган сүзләр сөйли бу дисезме? Интернет-зират турында әйтүем. Сәер яңгыраса да, хәзерге заман өчен популяр булган интернет челтәрендә мәетләрне күмү урыны булдырылган. Хәер, исән кешеләргә дә каберлекләр табылган монда… Яратмасалар – җирлиләр
Интернетта соңгы яңалыкларны карап утырганда, очраклы рәвештә интернет-зират сайтына тап булдым. Беренче биттән үк, «Урын алып калырга ашык, инде 11478е алынган» дигән мәгълүмат кызыксыну уятты. Гадәттә зиратларда болай да мәйдан аз, кешеләр исән чакта ук алдан гаризалар тапшырып каберлекләргә урыннар әзерләп куялар дип ишеткәнем бар иде анысы. Үзебезнең Яшел Үзән районы Акъегет авылы «мәетләр йорты»нда да аяк басарлык урын юк. Зират – куе урман кебек. Яшь каеннар белән беррәттән корыган, сынган агачлар да җитәрлек. Тик авыл халкы җыелып, шул кайчан да булса барыбыз да барасы урынны чистартырга, җыештырырга алынмый. Дөрес, олы яшьтәгеләр, бабайларның гына көченнән килә торган эш түгел бу, ә яшьләр авылда бармак белән генә санарлык. Үлгән туганнары янәшәсендәге урынны рәшәткә белән әйләндереп алган кешеләрдән тыш, күбесе «Безне күмәргә урын булырмы икән?» дип борчыла. Язучы Мөдәррис Вәлиев әйткәнчә, «Авылның киләчәге зиратта. Авылның зурлыгын, мөһимлеген зиратына карап билгеләсеннәр иде! Безнең күпме халык анда хәзер…»
Компьютердагы «зират»ка килгәндә, урыннар аз дип кисәтсәләр дә, интернетта мәйдан чиксез. Монда Ленин, Виктор Цой, Петр I кебек танылган шәхесләр белән бергә гади кешеләр дә «күмелгән». Бөек талант ияләренә рәхмәт сүзләре, горурлык хисләре җиткергәннәр. Кемгәдер берәү ошамый икән, ул аны да «кабер»гә тыгып куйган. Әйтик, бер кыз, егете белән аерылышкач, онытырга җайлырак булыр дипме, сөеклесен теге дөньяга «озаткан». Шулай ук укучылар яратмаган кайбер укытучыларын «күмгәннәр». Өстәвенә, күңелендә йөрткән бар нәфрәтләрен дә шунда язып калдырганнар. Янәсе, «без сездән туйган идек, үлүегез яхшы булган, сез шулай эшләгән идегез, болай дидегез, гаепсезгә шелтәләдегез…» Кыскасы, мөгаллимнең күзенә туры карап әйтә алмаган сүзләрне балалар интернеттагы каберлекләрдә язганнар. Бер хатын ирен табагач белән бәреп «үтергән». Шунда ук «үле» иренең: «Ни өчен? Син мине ярата идең бит?» дигән җавапсыз соравы да урын алган. Үз-үзен «күмгәннәр» дә шактый монда. Сәбәпләре төрле: кемдер дөньядан туйган, икенчесе авырлыкларны күтәрә алмаган, кайсы яраткан кешесе артыннан «теге дөньяга» киткән… Һәр «үле»гә сайтка керүчеләр тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткерә. Иң күп каберлеккә «килүчеләр»дән чыгып мәетләрнең рейтингы да булдырылган.
«Мәетләр» арасында, мәктәптәге тормышка түзә алмыйча үз-үзенә кул салган, җавапсыз мәхәббәттән кан тамырларын кискән, гөмбә ашап агуланган, юл һәлакәтендә үлгән һәм башка сәбәпләр аркасында дөнья белән хушлашкан чын мәетләр дә очрый. Каберлекләр һәр кешенеке төрлечә. Ямь-яшел чирәмдә таш утыртып куелганнары яки каберлектән ике кулы чыгып торганы, пингвин утыртылганы да бар. Әлеге проектның дизайнерлары каберлекләрне төрләндерү турында уйланалар, бизәлеш өстендә эшлиләр икән. Кайбер «үле»ләрне бүләкләгәннәр дә. Мәсәлән, популяр җырчы Дима Билан «кабере»нә «Ел җырчысы» элмә тактасы беркеткәннәр. Аңа карата язылган фикерләрне укып та бетерерлек түгел…
Интернет-зират кирәкме?
Интернетта еш кына безнең өчен сәер булып тоелган мәгълүматлар, әйтик үз-үзеңне үтерергә өндәүче, яки бала тапмаска чакыручы, нәниләрне бөтенләй күралмаучыларның сайтлары кебек коточкыч нәрсәләр бихисап. Интернет-зиратлар да әллә ни яңалык булып саналмый. АКШ та алардан инде күп еллар файдаланалар. Гомумән, бөтен Европа илләрендә дә ул популярлаша башлаган.
Үзеңне, йә дошманыңны тереләй килеш күмү гаҗәп, дин ягыннан гөнаһ саналса да, моның уңай яклары да бар кебек. Кеше биредә күңелен бушата ала, тискәре эмоцияләреннән арына. Үз-үзеңә кул салуга караганда, виртуаль дөньяда үлү яхшырак түгелме соң? Интернет-каберлеккә килгән укучының фикерләре, үгетләүләре, яшәү мәгънәсенә төшендерергә тырышып язылган җөмләләре өметсезлеккә бирелгән кешене начар уеннан кире кайтара да ала. Аннары биредә чын зираттагы кебек шомлы, куркыныч та түгел. Монда, теләсә кайсы вакытта кереп, үлгәннәрне барлый, аларның туганнары, якыннарының кайгысын уртаклаша аласың. Үзеңне «үтерүләре» белән килешә алмыйсың икән, проектның администраторына мөрәҗәгать итеп, барысын да үзгәртергә, каберне бөтенләй алып ташларга да була.
Икенче яктан, интернет-зиратлар кеше психологиясенә тискәре тәэсир итәргә дә мөмкин. Берәүнең дә кемне дә булса «үтерергә» хакы юк лабаса. Психология фәннәре кандидаты, доцент, экстрасенс Рамил Гарифуллин: «Без постмодернизм заманында яшибез. Хәзер виртуаль дөнья — чынбарлыктан да чынрак. Кеше интернет белән яши. Аның хис-кичерешләренә дә виртуаль дөнья тәэсир итә. Кеше үзен кайчан исән дип саный? Әгәр ул йөрәк тибешен, тәнен тойса. Икенчедән, дуслары, туганнары, якыннары аның барлыгын белсә, Ә кешене тереләй «күмү» — аны яртылаш үтерүгә тиң. Күпләр кемнән дә булса көнләшеп, дошманнарына карата бу ысулны куллана. Элек тә, әле виртуаль дөнья популярлашмаган вакытта да көндәшлек тудырган кеше турында ул үлгән дигән гайбәтләр тарату очраклары бар иде. Үз-үзеңне күмү – өмете өзелгән кешеләргә хас. Миңа да алкоголизмнан дәваланырга килүчеләрнең кайберләре: терелтмәгез мине, яшисем килми, мин кеше түгел, мин – юк» дип тере мәет кебек утыра», – ди.
Хәзерге заманда интернет-зиратлары да кирәктер, бәлки. Тик анда чынлап үлгән кешеләрне генә күмсеннәр иде. Тере мәетләр сагайта, куркыта. Үзеңне кемдер күмгәнен белү дә күңелле түгел. Зиратлар кемнәндер үч алу, дошманыңа карата нәфрәт яудыру, начар эмоцияләрдән арыну җире түгел, ә мәетләр өчен ихластан изге дога кылу урыны булып калырга тиеш.
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|