|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2016 Экология
Карлыгачлар кая югалды?Әвәлрәк, ягъни без яшьрәк чакларда, әдәпле, тәртипле, авылның күрке булган егетләр җан сөйгәннәренә, күзләре төшкән кызларга «карлыгачым» дип дәшәләр иде. Моны аңларга була, чөнки карлыгач – җәннәт кошыдай бик матур, һәркемнең җанына якын кош. . ...Элегрәк еллардамы? Һәр авыл тирәсендә башы салам белән ябылган өч-дүрт әвен, ындыр табагы була иде. Алар карлыгачларның иң яраткан, мәж килеп көн итү, яшәү, балалар чыгару урыннары иде. Чөнки карлыгачкайларыбыз әвенындыр табакларының салам түбәләре астына, хәтта Италиянең бөек архитекторлары да сокланырлык һәм көнләшерлек осталык белән, балчыгын нәни томшыклары белән ташып, бер бөртеген читкә-әрәмгә тамызмый, авызлары белән тырыша-тырыша сылап, оя коралар. Нәп-нәни томшыклары белән бит әле! Сокланмый мөмкин түгел! Бу корылмаларга исем китеп, мөкиббән калып торган чакларым әле дә истә. Без, малайлар, бу җитез кошкайларның кемнәрнең түбәсе астына оя ясаулары белән күкрәк сугып горурлана, мактаныша идек. Ә халыкта «Карлыгачлар оя корган җирдә ут-күз чыкмый!» дигән сүз-гыйбарә йөри иде. Ул елларда авыл халкының ут-күздән коты алына иде. Ут кечерәк кенә бер мунча-мазардан чыга да, бер кызып киткәч, ярты урамны көлгә әйләндереп китә иде. Әни-әбиләребез: «Оланнар, сез дә карлыгачлар кебек тырыш, өлгер булыгыз!» – дип, безгә аларның яшәү, дөнья көтү рәвешләрен үрнәк итеп куярлар иде. Бүген авыл җирләрендә түбәсен салам белән япкан каралты-кураларның дәһеле дә калмады. Һәркайда калай. Ә калай түбә астына карлыгачлар оя кора алмый (аның астында җәен түзә алмаслык эссе, кышын томшыгың томшыкка тимәслек суык). Соңгы вакытларда бу игелекле кошкайлар гомумән аз күренәләр. Әллә инде җылы яклардан килми башладылар? Көндәлек тормышыбызны бизәүче, күңелләрне күтәрүче, яшәргә дәрт өстәүче бу чибәркәйләр кырларыбыз, басуларыбызны күпме зарарлы бөҗәкләрдән, вак кортлардан арындыралар иде. Авылларыбызның тәмле телле ир-егетләре дә кара кашлы, нечкә билле җан сөйгәннәренә, үз итеп, яратып, иркәләп, «карлыгачым» дип көннән-көн сирәгерәк дәшәләр төсле, чөнки карлыгачлар хәзер сирәк күренә. ...Их, без малай чакларда! Карлыгачлар ояларын кешеләр янынарак, каралты-кура тирәсенә коралар иде. Җәйнең бер сатып алырлык тын кичендә, коймак өстен генә чылатырдай яңгыр-мазар төшкәлим дип торганда, бу халәтне иң беренче карлыгачлар күреп ала. Түбәннән түбәнгәрәк очып, бөтен ишек алдын ду китереп, бер-берсе белән ярышып, очышлы уйнарга тотыналар. Берәр карлыгач канат очы белән генә, кәләпүшеңә-түбәтәеңә тиеп, кагылып китсә, безгә, малайларга моннан да зур сөенеч, шатлык юк иде. Аларның бу очышларын без алдагы көннәрдә көтмәгән бәхетләргә юлыгасыбызга юрый идек.
Альберт АШЫТ (ХӘСӘНОВ) |
Иң күп укылган
|