|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2009 Шоу-бизнес
АЙДАР ГАЛИМОВ КИНО КҮРСӘТӘТатарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Галимов тагын Казанга килә. «Уникс» сәхнәсендә 22 октябрьдән 27 октябрьгә чаклы барачак концертларын ул «Безнең кино» дип атаган. – һәркемнең дә балачактан килгән хыялы була. Минем дә күңелемдә гомерем буе кадерләп йөрткән өмет-хыялым бар. Ул – нинди дә булса кинофильмда берәр роль уйнап карау. Экрандагы хәрәкәтләр, мавыктыргыч вакыйгалар, кичерелгән хис-тойгылар мине һәрвакыт ымсындырып торды.
Балачак хыялым әле һаман хыял булып кала. Шулай да мин борчылмыйм, бөекләрнең берсе әйткән бит: «Тормыш – ул үзе кино». Һәм без һәрберебез бу кинода үз ролебезне уйныйбыз. Минем исемем Айдар да кинодан алып кушылган. Илленче еллар азагында «Казахфильм» студиясендә «Девушка-джигит» дигән нәфис фильм чыга. Фильмның нигезенә Айдар белән Галиянең мәхәббәт легендасы салынган. Әниемә Айдар исеме ошап кала. «Кияүгә чыксам, улым туса, аңа төп геройның исемен кушам», – дип үзенә сүз бирә. Тормышта шулай килеп чыга да. Өйләнешкәч, әти-әнием чирәм җирләрне үзләштерергә Казахстанга чыгып китәләр һәм Целиноград өлкәсенең «Мәдәният» совхозына килеп төпләнәләр. Шулай итеп, мин «Мәдәният»тә туганмын. Күрәсең, хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсем маңгаема язылып туганмын. Узган елның җәендә Казахстанга концертлар белән баргач, туган авылыма керү бәхетенә ирештем. Яңа программа идеясе хакында шушы сәяхәт вакытында уйлана башладым. ХХ гасырның якты киләчәккә өметләндергән фильмнары күпләрнең хәтер сандыгындадыр. Нәкъ шушы хәтирәләрне барлап, Казан тамашачыларына «Безнең кино» дигән өр-яңа концерт программасын тәкъдим итәбез.
Сезнең белән минем бүгенге тормыш – ул инде, димәк, безнең кино. Ничек яшибез, нинди гамәлләр кылабыз, шул чагыла да инде язмыш киносында. Һәр кеше үз киносын үзе куя!
|
Иң күп укылган
|