поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.04.2008 Шоу-бизнес

"БЕЗГАЙБӘ!"

“Фәлән җырчының концертында грандиоз тамаша булачак!” Бу рекламаны радиодан ишетергә дә, газетадан укырга да туры килде. Нинди сүз ул “грандиоз”? Аны кайлардан казып чыгарганнар? Югыйсә, татарда мондый сүзнең гомердә булганы юк! Аңлашыла инде, бу – русларның “грандиозный” дигән сүзен кыскартып “татарчалаштыру” галәмәте. Теге мәзәктәге кебек: дуңгызны өч тапкыр мәчет тирәли әйләндергәннәр дә, “хәзер син сарык инде” дигәннәр. Ә монда “грандиозный”ның өч хәрефен алып атканнар да, “хәзер син татар сүзе инде” дип язып куйганнар.

Реклама текстын язу – җиңел эш түгел. Бигрәк тә татар концертлары рекламасын. Һәр концертның сценарие бер үк: тамашачы җыела, җырчы җырлый, биюче бии, араларында мәзәк сөйләүче булырга мөмкин. Шуның белән шул. Мондый концертлар Казанда атна саен түгел, ә көн саен булып тора. Ә билетлар сатылсын өчен шәп реклама кирәк. Һәр реклама үзенчәлекле текст, моңарчы кулланылмаган матур сүзләр сорый. Шуннан чыга инде “синонимнар дефициты”. Татарда концертлар күп, ә синонимнар әз. Шул вакытта күңел түрендәге татар теле сүзлеген актара башлыйсың. Кирәкле сүз табылмагач, хәтер русча-татарча сүзлеккә үрелә. Концертка реклама язып үземә дә шактый азапланырга туры килә иде. Шуңа да “грандиоз” сүзе авторларының фикер мантыйгын бик яхшы аңлыйм. Тик һәр нәрсәдә чама булырга тиештер бит. Дөрес, һәр телдә читтән кергән сүзләр була. Тел белгечләре аларны алынма сүзләр дип атый. Әмма бу очракта “грандиоз” сүзе алынма түгел, ә ертык калька! Кем белә, киләчәктә, бәлки, ул халык теленә ныклап кереп урнашыр һәм сүзлек төзүчеләр аны алынма сүз буларак кабул итәргә мәҗбүр булыр. Һәрхәлдә, рекламаның чыгу ешлыгы нәкъ шуңа хезмәт итә.

Булгач булсын дип, тел конструкторларына тагын берничә “алынма” сүз тәкъдим итәм: “великолеплы”, “восхитить итә торган”, “феерик”, “замечательле”, “обворожить итәрлек”... Кулланыгыз, реклама язганда, бәлки, ярап куяр. Үпкәләштән булмасын, үзегезчә әйтсәк, “безгайбә”!


Данил СӘФӘРОВ
Ирек мәйданы
№ 16 | 25.04.2008
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»