|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2016 Мәдәният
![]() Тинчуринлылар Татарстанның халык артисты Роза Хәбибрахманованың каберен зиярат кылды (ФОТО)Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Биектау районы Ювас авылына кайтып, Татарстанның халык артисты Роза Хәбибрахманова каберен зиярат итте. Тинчуринлылар аның рухына дога кылдылар, каберенә чәчәкләр салдылар, Роза апаның туганнары белән очрашып, актриса турында хәтер яңарттылар. Роза Хәбибрахманова 1941 елның 21 декабрь көнне Дөбъяз районы Ювас авылында туа. Кәрим Тинчурин театрында 1963 елдан бирле эшләп, халык арасында таныла. Әгәр исән булса, быел ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде.
--- |
Иң күп укылган
|