|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2016 Шоу-бизнес
Илсөя Бәдретдиновага сәхнәдә яшь егет чәчәк белән балдак бүләк итеп, мәхәббәтен аңлатканҖомга көнне, ягъни, җиденче октябрьдә сәгать көндезге уникедә җырчы Илсөя Бәдретдинова диван сату кибетенең ачылыш тантанасына чакыра. Сату ноктасы Нариманов урамы, 44 нче йорт адресындагы “Мебельный базар”ның яңа корпусында урнашкан. Хыялларны тормышка ашыру, бизнес өлкәсендә конкурентлык һәм алдагы көнгә планнар-өметләр – җырчы белән бүгенге сөйләшүебез әнә шул хакта булды. – Бу эшкә бер дә уйламаганда тотындым дисәм дә була, - ди Илсөя. - Бөтенләй башка төрле эш белән Чиләбегә барган идем. Шунда бик кызыклы очрашу-танышу булды. Мине бик затлы, танылган “Бора” диваннар фабрикасы хуҗасы, аның гаиләсе белән таныштырдылар. Шуннан сөйләшеп утырдык та, алар мине болай гына, күреп китегез, әле дип, үзләренең фабрикаларына экскурциягә алып бардылар. Сыйфатлы тукымалардан тегелә торган диваннарны, чиста, пөхтә эш процессын күргәч, шаккаттым. “Бу сиңа ниндидер бер подвалда эшләү түгел инде!” дигән уй узды башымнан. Фабрикадан кайткач, чәй табыны артында: “Менә мин фатирыма күптән түгел генә уртача бәягә диван сатып алган идем. Ул ике атнадан соң ук ватылды. Сезнең диваннарыгыз бик сыйфатлы. Ни өчен Казанда да үз кибетегезне ачмыйсыз?” - дип сорадым. Алар миңа Казанда конкурентлыкның көчле булуын, бизнесларының Чиләбедә дә гөрләп баруын әйтте. Шунан соң мин: “Әйдәгез, мин ачам кибет!” – дидем. Минем тиз генә мондый карарга килүемне җитди сүзгә дә алмаганнардыр, бәлки. Әмма икенче көнне инде мин бу идея белән ныклап янып, алар янына барып, бер диванның тукымаларын үзем сайлап, дизайнын ясап та карадым. Казанда үз кибетемне ачу идеясе менә шулай туды.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|