|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2016 Милләт
Рубин уенчысы Карадениз Татарстанда төрек-татар стилендә мәчет сала (ФОТО)Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янәшәсендә “Карадениз” мәчете комплексы төзелеше бара. Аны «Рубин» уенчысы Гөкдениз Карадениз төзетә. 60 миллион сумлык комплекс киләсе елның җәенә ачылачак, ди төзүчеләр. Биектау районында бу инде 49нчы мәчет булачак. Гөкдениз Карадениз исемендәге әлеге мәчет комплексының нигезенә беренче таш быел июнь аенда салынды. Хәзерге вакытта манаралар күтәртү эшләре бара. Шунысы кызык: мәчетнең ике манарасы да ике төрле стильдә булачак: берсе – татар, икенчесе – төрек. Бу – төрек архитекторының иҗат җимеше. Биеклеге 23 метр, мәйданы 300 квадрат метр булган мәчет төзү өчен 60 миллион сум кирәк. Утыз миллионы инде эшкә җигелгән, аны мәчет өчен дип Карадениз бирә, ә калган 30 миллион өлешен комплекска төрек эшмәкәрләре кертәчәк дип белдерде төзелеш өчен җаваплы төрек эшкуары.
--- |
Иң күп укылган
|