|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2016 Мәдәният
GONGTV каналы зур күләмле “Мой формат” конкурсын игълан итә (КОНКУРС)
Катнашучыларның яше чикләнмәгән, ә чыгышларны татар теле белән беррәттән шулай ук рус телендә дә ясау мөмкинлеге бирелә. Җыр, бию, нәфис сүз, фокус, музыка уен кораллары буенча чыгышларны тиздән бер сәхнәдә җыячакбыз. Аерым катнашучылар һәм төркем белән чыгышлар арасыннан җиңүчене тамашачылар үзе сайлый. Гаризалар 1 октябрьдан кабул ителә. Катнашыр өчен анкетаны һәм чыгыш белән видеоны myformatgongtv@rambler.ru электрон адресына юлларга кирәк. Видео 1минуттан артык булмаска тиеш, ә анкетаны GONGTV каналы сайтында табарга мөмкин (http://gongtv.ru/novosti/nachinaetsya-priem-zayavok-na-konkurs-talantov-moy-format.html). Конкурсның яңалыклары белән GONGTV спорт һәм музыка каналы сайтында танышып бара аласыз.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|