|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2016 Сәясәт
Айрат Фәррахов финанс министры урынбасары вазыйфасыннан азат ителдеМәскәүдә финанс министры урынбасары булган Айрат Фәррахов, Россиянең VII чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан депутат булып сайлану сәбәпле, вазыйфасыннан азат ителде. Бу хактагы карарны 30 сентябрьдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган. Бүген ул хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде. Искәртеп үтик: 18 сентябрьдә Айрат Фәррахов федераль округ буенча Россия парламентының түбән палатасына депутат итеп сайланды. Аны "Бердәм Россия" партиясе тәкъдим итте.
--- |
Иң күп укылган
|