|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.10.2016 Хәвеф-хәтәр
Нарасыйны хастаханәгә илтүче "ашыгыч ярдәм" машинасы һәлакәткә юлыкканӘлеге хәл Казанда булган. Яшь баланың сәламәтлегенә зыян килмәгән. Башкаланың Чистай – Вахитов – Декабристлар – Ибраһимов урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Светофорның кызыл уты янганда хәрәкәт иткән, әмма тавыш һәм ут сигналларын кушкан ашыгыч ярдәм хезмәте машинасы Geely автомобиле белән бәрелешкән. Җиңел машинаның йөртүчесе әйтүенчә, "ашыгыч ярдәм"нең сигналлары машина юл чатына килеп кергәч кенә кушылган.
--- |
Иң күп укылган
|