|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2009 Мәдәният
"ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ" ҖЫРЛЫЙ ӘЛЕ"Җырлыйк әле" тапшыруының авторы, Татарстанның атказанган артисты Нәҗип Бәдретдинов моннан 2 ел элек “Ватаным Татарстан” редакциясенә килеп аңа ябылу куркынычы янаганы турында бәян иткән иде. Тапшыру ябылмаса да, эшләре бик үк шәптән түгел икән.
– Нәҗип абый, "Җырлыйк әле" тапшыруының ни хәлләре бар, сезнең чыгыштан соң уңай үзгәрешләр булдымы?
– Язманың файдасы булды, хәзер андый куркыныч янамый. Мәкалә басылап чыкканнан соң тапшыруны яклап бик күп хатлар килде. Шулар аша тамашачының иҗатыбызга битараф булмавын белдем. Шулай ук төрле чикләүләр дә бетерелде. Декорация мәсьәләсенә килгәндә исә, уңай үзгәреш юк. Ә бит телевидение заман белән бер адымда барырга тиеш. Безнең студиянең бизәлеше 2002 елда ясалган, дөресен генә әйткәндә, ул күптән кулланырлык хәлдән узды. Декорацияне коручылар һәр тапшыру саен, куеп булмый моны, дип зарланалар. Тапшыруга карата булган бу мөнәсәбәтне халыкны хөрмәт итмәү дип бәяләргә генә кала. Безнең төп геройларыбыз халык вәкилләре бит.
– "Яңа гасыр" каналында халык яратып карый торган тагын нинди музыкаль тапшырулар бар?
– Татар телендә башка музыкаль тапшырулар юк та бугай. Дөрес, концерт залларында, студиядә төшерелгән җырларны күрсәтәләр, тик аларны "Җырлыйк әле" белән чагыштырып булмый. Безнең тапшыруда башкаручыга булышучы бер баянчы гына булса, телеконцертларда әзер язмага авыз ачып кына торалар, ә фонограмманы әзерләүдә тавыш режиссеры, аранжировщик һәм башка техник белгечләрнең хезмәте җырчыныкына караганда күбрәк дип уйлыйм. Димәк, бу "композицияләр" бер вакытта да тәҗрибәле тамашачының күңелен дулкынландыра алмый. Тыңлаучының игътибарын җәлеп итәрдәй хисләр җырчы һәм музыкантлар бер булып әсәрне башкарган мизгелдә генә туа ала.
Ә ретро концертларга килгәндә, аларның көе, сүзләре генә түгел, музыка уен кораллары, аккомпанементы, хәтта башкаручыларның киемнәре дә шул заманны хәтерләтергә тиеш. Бүгенге "йолдызлар"ның көйне бозып җырлавын, сүзләрне дөрес әйтмәвен, аранжировкаларның примитивлыгын зәвыклы тамашачы заманында татар музыка сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәргән композиторларыбызны санламау дип кабул итә.
– "Җырлыйк әле" тапшыруына кире кайтсак, караучылар техник чараларның кайтыш булуына да борчылуларын белдерәләр. Сыйфатны яхшырту якларын эзләп караганыгыз булдымы?
– Бизәлешне, техник җиһазларны яңарту миннән тормый, бу хакта Интернет аша тамашачыларга җавап биргән идем инде. Дөрес, ике ел элек эскизлар әзерли башлаганнар иде, ул эш ярты юлда калды.
– Ә эчтәлек сыйфаты ни хәлдә?
– Без һәрвакыт эзләнүдә. Әйтик, һөнәри бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез. Укытучылар көненә багышланган тапшыру уңаеннан бик күп уңай фикерләр алдык. Октябрь азагында суд приставлары белән тапшыру күрсәтәчәкбез. Соңгы вакытта бу һөнәр ияләренә караш бертөрле түгел. Ә без җырлый белгән, нечкә күңелле приставларны экранга чыгардык. Тагын бер юнәлеш – җыр сәнгате өлкәсендә абруй казанган шәхесләрнең иҗатын күрсәтү. Әйтик, Разил Вәлиевнең җырларын авылдашлары җырлады. Мансур Шиһаповны якташлары шулай ук зурлады. Фәтхерахман Әхмәдиев җырларын Балык Бистәсе кешеләре яңгыратты. Шушы арада Шәүкәт Галиев җырларын, шигырьләрен авылдашлары авызыннан ишетерсез. Дини бәйрәмнәрне дә читләтеп үтмибез. Уразага керер алдыннан мөнәҗәтләр әйтү буенча ике тапшыру әзерләдек. Алдан Тәтеш районыннан килгән балалар, аннан соң өлкәннәр катнашында тапшыру төшерелде. Аларны халык яратып калган икән. Шуңа күрә Корбан бәйрәме уңаеннан да шундый тапшыру төшерергә әзерләнәбез. Ислам университеты студентлары катнашында булыр, дигән ниятебез бар.
– Димәк, тапшыру шоу булудан узган...
– "Җырлыйк әле" шоу гына түгел, тәрбияви чара да булып тора. Онытылган җырларны хәтергә сеңдерү, халыкның күркәм бәйрәмнәрен күрсәтү, танылган шәхесләр иҗатын барлау белән шөгыльләнә ул. Катнашучыларга төп таләп тә шул: чын җырлар башкару. Ә болар халык җырлары һәм танылган композиторлар иҗаты.
– Чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең фикерләрен ишеткәнегез бармы?
– Даими элемтәдә торабыз. Безнең тапшыру аралашуга корылган бит. Тагын да киңрәк мәйданга чыгу өчен Интернетта сайт булдырдым. www.tatkaraoke.ru сайтына кереп һәркем фикерен калдыра ала. Анда бик күп язалар. Америкадан, Венгриядән, Кытайдан да яздылар. Алай гына да түгел, мәркәзебезгә чит илләрдән килгән башка милләт вәкилләре очраклы рәвештә "Җырлыйк әле"не караганнар һәм моңга булган мәхәббәтне, бергә җыелып җырлауны татар халкының милли үзенчәлеге дип кабул иткәннәр. Чыннан да, безнең халык җыр-моңга гашыйк. Шуңа күрә чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең каравы гаҗәп түгел.
– Сезнең шулкадәр халык алдына бер баян белән чыгуыгызга сокланырга гына кала...
– Сокланыргамы, кызганыргамы? Мин исә кечкенә генә инструменталь ансамбль булдыру турында хыялланам. Ул безнең телевидениенең халыкка карата ихтирамы зур булуын күрсәтер, тапшыруга икенче төрле яңгыраш бирер иде. Экранга чыгарга кыюлык тапкан моң иясе дә үзен җаваплырак сизәр иде.
– Тапшыруда катнашучыларның җырлау осталыгын кем тикшерә?
– Без күбрәк мәдәният бүлекләре белән килешеп эшлибез. Чөнки җирле сәнгатькәрләр сәләтле кешеләрен безгә караганда яхшырак белә. Әмма аларның игътибарыннан читтә калганнар да булгалый. Андыйларның да үтенечен читкә какмаска тырышабыз. Сабалылар чыгыш ясаган тапшыру моңа мисал булып тора.
– Катнашучылар тапшыруга эләккәнче конкурс аша узамы?
– Алдан тыңлап карамыйча берәү дә эфирга чыкмый. Шунысы кызганыч, һәвәскәр җырчыларны тыңлау, даими әзерлек өчен репетиция бүлмәбез юк.
– Халык тапшыруының бүгенге хәлгә калуының сәбәбе нидә?
– Алай дип әйтү дөрес булмас, иң мөһиме: "Җырлыйк әле"нең күпсанлы тамашачысы бар. Ә халык мәхәббәтен яулау бизәлешне алыштыру, техник чараларны яңартуга караганда күпкә катлаулырак, дип уйлыйм.
– Сезнеңчә, радио, телевидениенең музыкаль тапшырулары нинди юнәлештә эшләргә тиеш?
– Бүгенге әхлакый тәрбия арткы планга калган чорда иң көчле массакүләм мәгълүмат чаралары булган радио, телевидениенең сәясәте халыкның рухи дөньясын баетуга, җанын савыктыруга юнәлтелергә тиеш. Ә моңа фәкать чын сәнгать, матур әдәбият аша гына ирешергә мөмкин. Шуңа күрә эфирга чыгасы тапшырулар, беренче чиратта, дәрәҗәле белгечләрдән торган сәнгать советын узсын иде. Эфирда яңгыраган һәр җыр, һәр әйтелгән сүз тамашачыга үрнәк ләбаса.
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|