|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2009 Җәмгыять
КИТАП ДӘВАЛЫЙЗур кайгы, күңелгә тирән яра салган югалту һәм болар нәтиҗәсендә рухи зыян кичергән кешеләр арасында китап укып, кайгыдан арынучылар бар. Күп кеше бәлки моңа сәерсенеп һәм, хәтта, көлемсерәп тә карар. Ләкин, чынлап та, китап күңел сызлавын дәвалау үзлегенә ия. Һәм күп кенә галимнәр бу өлкәдә тикшеренүләр алып бара. Харковьтагы табиблар белемен күтәрү институтында да кеше психикасына китапларның тәэсирен өйрәнү үзәге эшли. Бу ысул матур әдәбиятның кеше психикасына тәэсир итеп, аның организмындагы физиологик һәм патологик процессларны үзгәртеп дәвалавына нигезләнә. Конкрет авыру өчен махсус сайлап алынган китаплар авыруның хәленә уңай йогынты ясый. Китаплар, бигрәк тә, неврозларны дәвалаганда әйбәт ярдәмче. Китап өлкән яшьтәге кешеләрнең генә түгел, балаларның күңел әрнүләрен дә дәваларга сәләтле. Психологлар балаларга Клайв Льюисның «Космическая трилогия», Андерсенның «Снежная королева» китапларын укырга киңәш итә.
Шулай да, өстенлекне тылсымлы әкиятләргә бирергә кирәк, дип саный балалар психологлары. Ни өчен әкиятләргә? Чөнки алар яхшылык һәм яманлык арасындагы аерманы, гаделлек һәм дөреслек барлыгын анык күрсәтә. Аннан соң әкиятләрдә табигатьнең ни өчен могҗизаларга ия булуының сәбәбе аңлатылмый. Ник дигәндә, табигатьтә могҗиза булырга тиеш! Балага рухи көч бирергә сәләтле булган әкиятләр үзебездә дә шактый. Алар арасында «Су анасы», «Ак бүре», «Камырбатыр», «Үги кыз» һәм башка татар әкиятләре бар.
Сүз уңаеннан, күптән түгел генә Калифорния университеты галимнәре әдәбиятчыларның нинди жанрда язуыннан чыгып, аларның уртача гомер озынлыгын тикшергән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә галимнәр шагыйрьләрнең - 62,2 ел, роман язучыларның — 66 ел, драматургларның — 63,4, ә документаль повесть язучыларның 67,9 ел яшәгәнен ачыклаган.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|