поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Июль
  • Рамил Юныс - дин әһеле
  • Динә Закирова - скрипкачы
  • Рәшит Гатауллин (1938-2000) - шагыйрь
  • Диләрә Тумашева - тел белгече
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
03.10.2016 Мәдәният

Nail IbragimOFF нинди максатларын яшерә? (ИНТЕРВЬЮ)

Nail IbragimOFF (Наил Ибраһимов) җырлары татар дискотекаларында соңгы арада танылып, игътибарны җәлеп итте. Башкорстанда иҗат итүче башкаручы, җырчы булудан тыш, композитор да, аранжировкалар да ясый һәм җыр өлкәсенең башка юнәлешләрен дә үзләштерә. Моннан кала үзенең “Nail IbragimOFF production” оешмасына нигез салучы да ул. Беренче җырын 6 нчы сыйныфта язган булса, хәзер инде Наил Ибраһимов бу юнәлештә һөнәри осталыгын тулы көченә күрсәтә.

— Наил, күпчелек җырчылар хәзер автор-башкаручы. Бу талантлы кешеләрнең артуымы яисә җырларны үзең язсаң шактый очсызгарак чыгамы, чөнки сәхнәгә күтәрелер өчен калын кесә кирәк?
— Сәнгать базарында бүгенге көндә бәяләр арзан түгел, шуңа күрә үземә көйләр иҗат итеп, аранжировкалар ясау күпкә отышлырак. Җыр өлкәсендә үзеңне үстереп, төрле юнәлештә эшләгәндә һөнәри осталык та арта гына бара.
— Син популяр җырларга ремикслар ясыйсың. Дискотекаларда эшлисеңме?
— Әйе, мин татар, башкорт, рус һәм чит ил җырларына ремикслар ясыйм. Әлеге шөгыль үземә бик ошый, бар күңелемне биреп эшлим. Ремикслар ясау иҗатымның бер юнәлеше, аны хобби буларак кабул итәм. Җыр яздырырга килүченең һәммәсе белән аерым, бар нечкәлекләрен, теләкләрен исәпкә алып, шәхсән эшлим. Дискотекаларда ди-джей буларак чыгыш ясау теләге юк, әмма башкорт һәм соңгы арада татар дискотекаларына җырчы буларак чакырулар килә һәм мин, әлбәттә, бик теләп катнашам.
— Кайсы чараларда чыгышларыңны күреп була?
— Сер итеп кенә әйткәндә, беренче татарча альбомны әзерләп бетерү өстендә эшлим. Алла бирса, Татарстанда концертлар белән чыгышларны планлаштырам, әлегә гастрольләр Башкортстан буенча бара.
— Радик Юльякшин белән сез иҗатташ дуслар. Аның белән нинди уртак проектларыгыз бар?
— Кайчандыр бер башкорт сәхнәсендә җырлаган идек, бергә эшләгән җырлар да бар. Мин аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле һәм иҗатын да бик хөрмәт итәм, чөнки Радик миңа иҗат юнәлешендә бик зур этәргеч бирде. Бүгенге көндә уртак проектлар юк һәм бу турыда уйлар әлегә керми дә.
— Син рус телендә дә җырлыйсың. Бу төрле яклап үзеңне үстерүме яисә татар, башкорт  эстрадасында гына тукталып калмау чарасымы?
— Дөресрәк әйткәндә, рус телендә хип-хоп, андеграунд стилендә мин җырламыйм, ә укыйм. Моны шулай ук иҗатымның бер юнәлеше итеп кабул итәргә кирәк һәм бу минем башка телдә җиткерә алмаган хисләремне җыр аша күрсәтү, эчке дөньямны чагылдыру. Рус телендә зур сәхнәләрдә чыгыш ясау теләге тумый, ләкин алга таба кем белә бит.
— Татар эстрадасы җырларына кавер-версияләр ясыйсың. Кайсы җырчының иҗатын яратасың?
— “Пар алма” җырына гына кавер-версия ясаганым бар. Башка җырларым, шул исәптән татар халык җырлары да, заманча аранжировка ясатып һәм заманча эшкәртмәдә җырлана. Ни өчендер күпчелек, шул исәптән яшьләр дә, аларны кавер дип уйлый. Татар эстрадасында кумир булырдай җырчым, сокланырлык башкаручым юк.
— Хәзер халык җырларын заманча эшкәртеп сәхнәгә чыгаралар, яшь башкаручылар элеккеге җырларны шулай популярлаштыра. Синең халык җырларына, ретро җырларга мөнәсәбәтең нинди? Репертуарыңда бармы андый җырлар?
— Әйе, минем репертуарымда берничә ретро җыр бар. Минемчә, ретро җырларны үзеңә яраклаштырып, үзгәртмичә һәм халыкчанлыкны бетермичә  башкарырга кирәк. Аларны өлкән буынны сөендерерлек итеп, яшьләр үз милләтенең җырларын белергә тиеш дигән максат белән җырларга кирәк. Мин профессиональ курайчы буларак, халык җырларын яхшы итеп яңадан башкарып һәм элеккеге җырларны торгызып булганын беләм.
— Җыр өлкәсендә син тагын ниләр белән шөгыльләнәсең? Көйләр, ремикслар иҗат иткәнеңне беләбез, ә тагын?
— Музыка өлкәсендә экспериментлар ясарга яратам, чөнки камиллекнең чиге юк бит. Мин саунд-продюсер хезмәтен дә башкарам, үземә һәм башка җырчыларга көйләр язам, аранжировкалар ясыйм.
— Син ничек ял итәсең? Кайсы урыннарда очратып була сине?
— Дөресен әйткәндә, шәхси тормышка, гади генә шәһәр буенча йөрергә, гомүмән, ял итәргә бөтенләй дә вакыт калмый. Гадәттә, юлда яисә башка шәһәрдә көч җыярга тырышам. Яраткан музыканы тыңлап барудан ямь һәм тәм табам.
— Синең трекларың көнчыгыш музыкасы белән охшаш. Ул стильне күбрәк үз итәсеңме?
— Әйе, мин көнчыгыш стилен яратам, чөнки ул безгә – мөселманнарга бик якын, ул музыка бик дәртле һәм җитез. Охшашлык ничектер үзенчә килеп чыга, мин аны берничек тә аңлата алмыйм. Төрле музыкаль юнәлешләрне яратам, көнчыгыш музыкасында гына тукталып калмыйм, шулай ук евро-поп юнәлешен дә үз итәм.
— Җырларың заманча, клуб стиленә күбрәк туры килә. Әйтик, баянга кушылып җырлый алыр идеңме? Андый теләк тумадымы?
— Әлбәттә, баянга да җырларга бик яратам, гади халыкчан җырлаудан аерым рәхәтлек табам мин. Андый җырлар аша үз халкыңның рухын тоя башлыйсың.
Бер концертта һава торышы начарлану сәбәпле ут сүнде, ә мин исә югалып калмадым: чыгышымны баянга җырлап тәмамларга булдым. Минем өчен мондый борылыш көтмәгәндә булды һәм әле дә бу очракны искә алам. Иң мөһиме – тамашачылар канәгать калды.
— Продюсер булып китәсең килмиме? Кайбер җырчылар үз иҗатын да үстерәләр һәм параллель рәвештә продюсерлык эше белән дә шөгыльләнәләр.
— Әйткәнемчә, мин бүгенге көндә саунд-продюсер вазыйфасын башкарам. Аерым башкаручыларны зур сәхнәгә чыгару уйлары әлегә башыма килгәне юк, ләкин тормышта ни буласын кем белгән. Максатларыңа ирешү өчен ниятләрең турында белдермәскә кирәк.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 03.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы