поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.10.2009 Җәмгыять

ЙӨРИ-ЙӨРИ АРА ЯKЫНАЯ

Мөслим белән Казан арасы якынча 400 чакрым. Тик әңгәмәдәшең кызыклы булганда, аның ераклыгы сизелми дә. Бу ике араны инде ничә еллар таксист хезмәтендәге Мөдәрис абый Нәгыймов белән узам. Кайтырга, барасы булса да, аңа шалтыратам. Юл буе сөйләшә-сөйләшә, 3,5-4 сәгать эчендә кирәкле җиргә җитүеңне сизми дә каласың.

– Мөдәрис абый, руль артындагы стаж зурмы?

 

– 1976 елда утырдым.

 

– Тәүге машинагызны кайчан алдыгыз?

 

– 1993 елның кышында. Чия төсендәге “копейка” иде ул. Шул елны машина йөртү таныклыгына ия булдым. Ул вакытта озак еллар колхозда трактор-комбайнда эшләдем, тәүлек буе басуда тир түккән чаклар да булды. Хезмәтемә күрә түләве дә яхшы иде, машинаны шул җыйган акчага сатып алдым.

 

– Ничә машина алыштырдыгыз?

 

– Барысы 6 ны алыштырдым, менә хәзер җиденчесендә “таксовать” итәм. Сигезенчесе, “Газель”не хуҗалыкта файдаланам.

 

– Сезгә нинди модель машиналар ошый, ни төслесе?

 

– Минем үземә “унлы” килешә, төсенә килгәндә – аквамарин. Алдарак бер-бер артлы гел шундый “унлы” алдым. Авылдашлар, машинасын сатмаган бугай, дип тә йөрделәр. (Көлә.)

 

– Еш алыштырасызмы?

 

– Төрлечә була, күбесенчә 3 ел саен алыштырам. Такси эшчәнлеге белән шөгыльләнгәч, күп йөрелә, шул сәбәпле, машина да туза.

 

– Нигә бездә җитештерелгәнен аласыз?

 

– Безнең якларда юллар бик әйбәт түгел, шуңа да үзебезнекен кулайрак күрәм. Аннары чит ил машиналарының запчастьлары да бик кыйммәт.

 

– Мөдәрис абый, такси эшендә күптәннәнме?

 

– 1998 дән. Узган ел үзенчә юбилей булды. (Көлә.) Алла боерса, сәламәтлек, исәнлек барында әле эшләргә җыенам. Шулай да, элек 15 әр көн рәттән юлда була идем, хәзер алай ук йөрмим, яшь тә бара бит. Чаллыга барып кайтуны Мөслимгә төшүгә тиңли идем, хәзер инде Казан шулай. Йөри-йөри ара якыная икән ул. Элек Казанны көненә ике тапкыр ураган чаклар да булды. Кеше хәленә керә белергә кирәк дип саныйм.

 

– Кереме бармы соң?

 

– Булмаса, йөрмәс идем. Тик элек бу эш табышлырак тоелды. Хәзер, бензин хакы тотрыклы булмагач, әллә ни зур керем юк. Машина да кеше кебек, ашатырга, киендерергә, гел карап торырга кирәк, ә боларның барысы акчага килеп терәлә. Шуңа күрә күбрәк ике якка да кеше булганда гына юлга чыгарга тырышам.

 

– Хәзер яше-карты, машинасы җүнлеме, төзекме-юкмы, “таксовать” итә.

 

– Кеше ничек булдыра, шулай көн итә. Йөрсеннәр, тик шуны онытмыйк: без шул рәвешле кеше ташып, күпме гомер өчен җаваплы. Барысы да Ходай кулында дияргә яратсак та, бу эшкә бик җаваплы карарга кирәк.

 

– Кеше кайчан күбрәк йөри соң?

 

– Гадәттә, бәйрәм яллары җитсә, кайтучы-баручыларның иге-чиге булмый. Тик машинада урын дүрт кенә бит. Кем алданрак хәбәрләшергә өлгерә, өстенлек шуларга инде. Шунысын да әйтергә кирәктер, бәйрәм чорында таксистлар файда күреп калырга тырышалар. Чөнки автобусларга билетлар алдан сатылып бетә, кешеләр туган якларына кайтыр өчен әллә күпме сумма түләргә дә риза. Әмма мин алай итмим. Йөртү хакы 500 сум, шуннан артыгын сорамыйм. Кеше хәленә кереп, кайчак азрак та алам.

 

– Казанга бару өчен кеше туплау да җиңел түгелдер.

 

– Гадәттә, шул бер үк кешеләр йөри. Миңа күнеккән инде алар. Автобуста озаграк барыла, анда капчык-капчык бәрәңгесен, боты белән итен дә сала алмыйлар. Авылы ерак булса, пассажирларны барып алам, Казанда адресы буенча илтеп урнаштырам, әйберләрен күтәрешеп менгерәм. Шулай ияләшенде инде.

 

Кеше җыюга килгәндә, бер генә түгел, ике диспетчерым бар. Хатын белән төпчек кызым шалтыратучыларның координаталарын язып алалар, миңа пассажир туплау алар эше.

 

– Кризис йогынтысы сизеләме соң?

 

– Барырга, кайтырга кирәк икән, кеше кризис дип тормый. Мәсәлән, минем белән берничә ел дәвамында хастаханә юлын таптаучылар бар. Нишләсеннәр, әлбәттә, баралар. Өлкән яшьтәгеләр балаларына кунакка юл тота. Кечкенә балаларын да әти-әниләре каникул вакытында миңа ышанып тапшыралар.

 

Тик менә хәзер көз җитте, юлда йөрүчеләр сирәгәйде. Шуңа күп вакыт өйдә уза.

 

– Алайса, буш вакытыгыз күбәйгән икән. Ни белән шөгыльләнәсез?

 

– Буш вакытларда гадәттә балыкка йөрим.

 

– Нинди балык тотасыз?

 

– Җәй җитсә, җәенгә йөрим, кышын вак-төяк эләгә. Иң тәмлесе шулар инде.

 

– Тоткан балыкларның иң зурысы күпме иде?

 

– Берара гел җәен тоту белән шөгыльләндем. Иң зурысы 41,400 кг авырлыкта, 1,95 см озынлыкта иде.

 

– Шәһәр эчендә генә түгел, трассада да камералар урнаштыра башладылар. Сезнеңчә, алар файдалымы?

 

– Моны юлларда тәртип урнаштыру өчен дөрес чара дип уйлыйм. Кагыйдәләрне бозганга хатлар кайта башлагач, шоферлар тизлекне киметә төшәрләр.

 

– Машина сатып алучыларга киңәшләрегез?

 

– Мода артыннан кумагыз, үзегезгә нинди төре кулайрак, шуны сайлагыз.

 

Мөдәрис абыйга чын-чынлап техника җене кагылган. Трактор-комбайн, мотоцикл, машина белән кызыксынуы бик көчле. Җитмәсә, арбасы белән мини-трактор да ясаган. Киләчәктә бәрәңгене техника утыртырлык итәм, махсус җайланма эшлим, диде ул. Бирсен Ходай!


Айрат БАРИЕВ
Ирек мәйданы
№ 16 | 16.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»