|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2016 Җәмгыять
Яшьләр авылларыбыз киләчәгеБолганчык һәм кризислы чор булуга карамастан, авыл җирендә дә яшь гаиләләр барлыкка килә һәм, Аллага шөкер, төпләнеп кала. Кече Рбишчада Юсиповлар гаиләсе Кече Рбишчада сентябрь башы белән авыл мәчете мөәзине айрат Юсипов Йолдыз исемле Семочки кызы белән матур гына гаилә корып җибәрделәр. турында инде без үткән елдагы “Яшьлек “ чыгарылышының бер санын¬да язган идек. Ул башта Зур Рбишча урта мәктәбендә 11 классны, аннары Мәскәүдә табигать белгечлеге буенча университет һәм ислам колледжын тәмамлый. Белем алгач, яшь дин белгечебез үзе укып чыккан колледжның башлангыч мәктәбендә үк шәкертләрне тәҗвид, фикх һәм хәдисләр буенча укыта. Әмма шәһәр тормышы яшьләрне ничек кенә үзенә тартып торса да, Айрат туган нигезенә кайтып, гомерен дингә багышларга карар кыла. Мөәзин вазифасын башкару белән беррәттән, Кече Рбишчаның тарихи мәчетендә оештырылган мәдрәсәдә яшь буынга һәм өлкәннәргә ислам нигезләре бу¬енча дәресләр бирә, шул ук вакытта Казандагы университетында белемен арттырырга да өлгерә. Пар канаты Йолдыз үткән елда Семоч¬ки урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлап, Казан университетының педагогик факультетына укырга керә. Кайчандыр аның әнисе, Рбишча кызы Семочкига килен булып төшсә, хәзер киресенчә, Йолдыз әнисенең туган авылына килен булып кайтты. Ул да Айрат төсле үк дингә зур игътибар белән карый. - Без социаль челтәрләрдә дини темага аралашканда танышып киттек. Фикерләребезнең тәңгәл килүе ачыкланып, арабызда җылы мөнәсәбәтләр урнаша башлады һәм үзара килешкәннән соң, матур иттереп дини гаилә корырга кирәк дигән карарга килдек. Хәзер Казанда алган белемебезне киләчәктә авыл халкы файдасына кулланырга ниятләнәбез. Бүгенге заманда бит шәһәрдә генә түгел, авылларда да дипломлы белгечләр кирәк, шуңа күрә безнең үрнәгебездә белем алып, туган нигездә төпләнүче егет-кызларыбыз күбрәк булса, авылның якты киләчәгенә өмет зур булыр иде, - ди Юсиповлар. Казанның танылган шагыйрәсе Лилия Салахутдинова да Юсипов¬лар гаиләсенең дусты була икән. Ул никах һәм туй мәҗлесләренә чакырылган кунак буларак, яшьләргә ике шигырь багышлаган, шуның берсен бүген укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәргә булдык. Тагын бер матур гаилә, ул да булса Сәбитовлар дини гаиләсе 27 августта иске Мочалида барлыкка килде. Булат белән Ләйлә ике ел бер-берләрен сынап, бер-берсенең гадәтләрен өйрәнгәннән соң, парлы гаилә юлына аяк бастылар. Белгәнебезчә, Булат моннан берничә ел элек Мочалиның Яңа авылында Әүлияләр мәчетенең имамы вазифасына билгеләнә һәм бүгенге көндә дә бу эшне уңышлы башкара. Мәктәптән соң ул Пильна агропромышленность техникумында, аннары Кнәгеннең Түбән Новгород дәүләт инженер-экономика университетында белем ала. Бүгенге көндә ул Казанның “1000 лет принятия ислама” мәдрәсәсендә дини белемен үстерә, шул ук вакытта Мәскәүнең коммерция юнәлешле югары уку йортында да укый. Ләйлә мәктәп ябылганчы авылда белем ала. 8-9 классларны Петрякс мәктәбендә тәмамлый. Якын киләчәктә укуын дәвам итеп, башлангыч класслар укытучысы булырга хыяллана. Шактый яшьли кияүгә чыгуына үкенми, чөнки янында ышанычлы тормыш юлдашы, һәр сүздә, һәр эштә беренче ярдәмчесе булган Булаты бар бит. Бүген, һәр ял көннәрендә, яшьләр үзләренең бу бәхетле көннәрен шәһәр җирендә, теге яки бу кафеда уздырырга тырыша. Ә менә Сәбитовларның туе туган авылларында, барлык йолаларны саклап, зур бер тамаша буларак гөрләп узды. Бу мәҗлес замана туйларыннан аерылып торды. Түбән новгородтан махсус чакырылган пешекчеләр, официантлар, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән чатырлар, түбәсенә матур туй символлары кунган лимузин, кәләшнең аккош канатыдай ак күлмәге, кияүнең затлы костюмы, урамда бөтен авыл халкының “әче” дип кычкыруы – гаҗәеп сокландыргыч күренеш. Яшьләрне шундый матур гаилә бәйрәме, кызыл туйлары белән тәбрикләргә дип бик күп дуслар, туган-тумачалар, кунаклар да килгән иде. Шулар ара¬сыннан Татарстанның халык артистлары Азат Тимершәехне, Зөфәр Биляловны һәм Зәйнәп Фәрхетдинованы аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Алар күптәнге дуслары, кияүнең әтисе Ваиз әфәнденең үтенечен канәгатьләндереп, шушы матур туйның күркәм бер үзенчәлекләре иде. Яшьләрне дә, кунакларны да алар үзләренең җырлары белән сөендерделәр. Анда кадәр яшьләрнең никах мәҗлесе булды. Биредә ике якның да әти-әнисе яшьләргә олы тормыш юлына басу өчен фатиха бирде, күркәм теләкләр теләде. Иске Мочалида бу көнне таңга кадәр гармун моңы, җыр-бию тавышлары тынмады. авыл ике яшь йөрәк кушылуын бәйрәм итте. - Улыбыз өйләнүе турында белдергәч, каршы килмәдек. Киресенчә, бу тормышта шушы олы адым ясарга теләвен хупладык. Килен төкле аягы белән килсен дип, туй мәшәкате белән кайный башладык. анда кадәр әби-бабайлардан килгән йолаларны саклап, булачак кодалар йортына башкода булып бардык, аларның ризалыгын алдык. аллаһыга шөкер, туй мәҗлесе бик яхшы узды. Шушы көннәрдә яшь гаиләбезгә бер ай булды. Үзенә карата кечкенә генә юбилейлары. Киленебез Ләйлә һәр эштә ярдәм итәргә тырыша: камыр ашлары, торт-бәлешләр дә эшли, - ди каен әнисе Ләйлә. Бүгенге көндә яшьләр авылда калып төпләнергә ниятли. Булат та, Ләйлә дә авыл тормышын шәһәрдәгедән өстен күрә. Булат мәчет эшчәнлеген дә алып барырга, фермерчылык эшендә әтисе Ваизга да ярдәм итәргә планлаштыра. P.S Авыл җирендә шундый матур һәм яшь буынга үрнәк булучы, аларны дин юлы буенча әйдәп бару¬чы гаиләләр корылгач, авылның һәм динебезнең киләчәге өметле дияргә була. Без ихлас күңелебездән бу ике яшь гаиләне тәбрик итәбез, саф мәхәббәт, бәхетле, тыныч тормыш телибез. Матур булсын алгы көнегез,
Ришат РАМАЗАНОВ, Румия ХАМЗИНА |
Иң күп укылган
|