|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2016 Спорт
Алия Мостафинаны Владимир Путин бүләкләдеНижгар татарларына хас булган әти-әнине хөрмәтләү, алар белән беренче булып шатлык-кайгыларын уртаклашу сыйфатлары милләтебезнең горурлыгы, алтын йолдызчыгы, спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Алия Фәрхат кызы Мостафинага да бик яхшы таныш һәм якын икән. Ник дисәгез, Бразилиядә узган Олимпиададан кайту көе Президентның кабул иткәненә кадәр Кече Рбишчада ял итүче әти-әнисе янына очып кайтты, зур җиңү шатлыгын беренче итеп газиз кешеләре белән бүлеште, аннары, язганыбызча, халык белән аралашты. «Мин ерак илләрдә чыгыш ясасам да, һәрвакыт якын кешеләремнең һәм милләттәшләремнең ярдәмен тоям һәм нәкъ шушы рухи көч миңа җиңүләр яуларга төп этәргеч булып тора да. нык җәрәхәтләнгәннән соң да бары тик сезнең рухи ярдәмегез аркасында гына зур спортка яңадан кайттым, яңадан зур җиңүләр яуларга үземдә көч таптым», - дип сөйләде Алия әтисенең туган авылы Кече Рбишчада чыгыш ясаганда. Берничә көннән соң Мәскәү Кремлендә Олимпия уеннарында уңышлы катнашкан спортчылар белән очрашуда Россия президенты Владимир Путин Алияне югары дәүләт бүләкләренең берсе булган “Хөрмәт Ордены” белән бүләкләде (фотода). Ә Алия алтын медаль яулагач, Владимир Путин аның исеменә котлау телеграммасы юллаган. “Хөрмәтле Алия Фәрхатовна! Чын күңелдән сезне җиңү белән котлыйм һәм яңа уңышлар телим! сезнең чыгышыгызны миллионлаган Россия һәм дөнья йөзендә спорт гимнастикасы яратучылар карады, җан атып торды һәм аларның өметләрен аклап, конкурентлардан алдарак булып беренче урынга лаек булдыгыз. Афәрин!”, - дигән Владимир Владимирович. 30 сентябрьдә, безнең спорт йолдызыбыз һәм горурлыгыбыз 22 нче туган көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан без аны газета укучыларыбыз исеменнән һәм барча якташ милләттәшләребез тарафыннан кайнар тәбрик итәбез! Сәләтле кызчыгыбыз тагын күп җиңүләр яулап, Нижгар мишәрләренең данын танытып торуын һәм шәхси тормышында үз парын табып, бәхетле гаилә коруын телибез.
Илнар САДЕКОВ әзерләде |
Иң күп укылган
|