|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2016 Мәдәният
Мондый тамаша күргәнебез юк иде әле (ФОТО)Самарада милли эстрадабызның иң популяр җырчыларының берсе - Радик Юльякшинның зур концерты булып узды. Җырларын рус, татар һәм башкорт телләрендә башкаручы бу артист соңгы вакытларда яшьләр арасында Элвин Грей псевдонимы астында да танылды. Ул автор-башкаручы да, элеккеге халык җырларына оста аранжировкалар ясап, аларга яңа төсмер бирүче искиткеч музыкант та. Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда үткән бу концерт лазер-шоу белән башланды. Мондый масштаблы тамашага әле өйрәнмәгән самаралылар “аһ!” иттеләр. Җырчы ихласлыгы, искиткеч матур тавышы белән таң калдырды. Аңардан шул кадәр энергия бөреп тора, хәтта урыныңнан торып, биисе килә башлый. Радик Юльякшин инде таныш җырларны да, әле сәхнәдән яңгырамаганнарын да башкарды. Ә инде хитка әверелгән «Елама, ярсыма» җырын бөтен зал аңа кушылып җырлады. Яшь музыкантлар Тимур Спб һәм Zip92 (Ион Зегря) белән бергә башкарган рэп алкышларга күмелде. Сюрпризсыз да булмады. Радик сәхнәгә егет белән кызны чакырып чыгарды. Алар җырчыга кушылып биеделәр, ә соңыннан егет (Илфат Гарифуллин) сөйгәненә (Зарина Шакирова) үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кыз, әлбәттә, риза булды! Самаралылар Радикны чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә “Ыргыз” башкорт газетасы мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетова күтәрелде. Ул җырчыга Самарага килүе өчен рәхмәт белдерде, татлы бүләкләр тапшырды. Татар яшьләре активисты Румил Шәрипов та: «Син безгә бүген бәйрәм ясадың! Сиңа бик шатбыз!» - дип, Юльякшинны татар һәм башкорт аудиториясе исеменнән сәламләп, иҗатында уңышлар теләде. Ә 5 яшьлек Алия барысын да уздырды. Ул Радик Юльякшинның иҗатына гашыйк булуын әйтте, җырчы аңа бергәләп җырларга тәкъдим иткәч тә югалып калмады, аның белән бергә «Девочка моя» җырын башкарды. Бу концертның иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр, мөгаен. Зал аларны алкышларга күмде. Соңыннан кызның әнисе Венера Гарифова: «Алия бу чараны бер ел буе көтте, әзерләнде. “Сәхнәгә буш кул белән чыгарга ярамый”, - дип бүләк тә сатып алдык. Кызым Elvin Grey белән җырларга күптән хыяллана иде, инде, ниһаять, аның теләге тормышка ашты һәм бу кичтә Алиябез иң бәхетлеләрдән булгандыр”, - дип сөйләде. Радик Юльякшин концертны «Саллар ага» җыры белән тәмамлады. Бу вакытта бөтен зал торып басты һәм бии башлады. Җырчы саубуллашып, сәхнә артына кереп киткәч тә, тамашачылар яратып өлгергән артистны җибәрәселәре килмәде: «Радик, сәхнәгә чык!» дип кычкырып, кабат чыгардылар. Бераз көттереп булса да, ул иҗатына гашыйк булучылар янына чыкты һәм алар белән истәлеккә фотога төште. Ә тамашачылар әле озак вакыт үзара хисләре белән уртаклашып тордылар: “Радикның Самарага килүен ничә еллар көттем бит мин! Яраткан җырчыма пирожныйлар, үз кулларым белән ясаган бүләкләр тапшырдым. Альбина Ногманова да: “Концерттан соң әле берничә көн үз хәлемә кайта алмый йөрдем. Бу искиткеч тамаша булды! Радик үзенең энергиясен башкаларга да бүләк итә, аныкы кебек үзенчәлекле тавышны ишеткәнем юк иде әле. Ул зур талант иясе! Радикка һәм аның төркеменә уңышлар телим!” - дип кичерешләре белән уртаклашты. Самарада Радик Юльякшин иҗатына мөкиббән кешеләр байтак икән. Димәк, ул шәһәребезгә тагын концерт белән килсә, залда бер генә буш урын да булмаячак.
Гөлнур МУСИНА, автор фотолары |
Иң күп укылган
|