|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2016 Мәдәният
«Дуслык һәм татулык дәресләре»нең дүртенче сезоны башландыКазанда өлкән сыйныф укучылары өчен «Дуслык һәм татулык дәресләре»нең дүртенче сезоны ачык дип белдерелде. Татарстан халыклары Дуслык Йортында 250дән артык бала җыелды. Проект өч бүлектән тора — танып белү, белем алу һәм күңел ачу. Дуслык Йорты буенча экскурсиядә булганнан соң малайлар һәм кызлар берничә кыска метражлы фильм карадылар: «Сочинение», «Ботинки», «Камил — трус» һәм «Арбуз». Соңыннан балалар һәр фильм турында интерактив рәвештә фикер алышты.
--- |
Иң күп укылган
|