поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.09.2016 Мәгариф

Мәктәпсез авыл — айсыз мәчет

Авыл мәктәбе язмышы турында сөйләгәндә, без нигездә бөтен авыл язмышына кагылабыз. Авылда мәктәп — гади белем бирү оешмасы гына түгел, ә хөкүмәтнең тормыш тәртибе, мәдәни, рухи үзәге, авыл тормышы үсешенең көчле факторы. Юкка гына халыкта мәктәпсез авылны айсыз мәчет, димиләр. Яхшы мәктәп — яхшы авыл дигән сүз!

Бүген авыл мәктәбе зур үзгәрешләр казанында кайный. Авылларда балалар саны кимү — көнүзәк мәсьәлә. Бу — мәктәп бетүгә таба бара, дигән сүз. Яшь белгечләр башка эшкә китәргә мәҗбүр була. Авыл мәктәпләрен гел кыскартып, оптимизацияләп торулары аркасында, авыл укытучысы гел кыл өстендә эшли. Иртәгә нәрсә буласын белми ул. Ә бит барыбыз да беләбез: авылда мәктәп бетсә, авылы да бетә. Яшьләр авылдан күчеп китәчәк. Ә алар китсә, анда кем калыр? Кайда авылыбызның киләчәге? Хөкүмәтебез мәктәпләрне саклар урынына яба да куя. Агымдагы елда Әгерҗе ­районы Нарат авылы башлангыч мәктәбе, балалар бакчасы ябылды. Җитәкчеләр мәктәпләргә оптимизация үткәргәндә, балаларның сәламәтлеге турында уйлыйлармы икән?

Укучылар автобуслар белән күрше мәктәпләргә йөреп укый. 1 сыйныфтан беркемнең дә баласын салкын автобусларга утыртып чыгарасы килми шул… Мәктәп япканда, «алтын таулар» вәгъдә итәләр. Балалар X — XI сыйныфка күрше авыл­га бармый, ә шәһәргә юл тота. 14-15 яшьлек балалар ата-ана канаты астыннан чыгып китеп, шәһәр тормышында үз юлларын табарлармы, начар юлга тайпылмаслармы, адашып калмаслармы? Ә бит авылларда белем дәрәҗәсе дә югары, БДИ ларны да уңышлы биреп баралар. Хөкүмәтебез мәктәпләрне япканчы, аларга булышсын, ярдәм итсен, яшьләргә яшәр өчен шартлар тудырсын иде…

Девятерняның иске агач мәктәбеннән яңа мәктәпкә без укырга 1989 елда күчтек. Яңа мәктәпне төзергә без дә көчебездән килгәнчә булыштык. Аннан соң инде 27 ел вакыт үткән. Соңгы елларда яз-көз мәктәпнең түбәсеннән су агу спортзал, коридор, сыйныф бүлмәләренең ямен җибәргән иде. Бу мәсьәлә буенча узган ел район башлыгы Валерий Макаров һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сәфиуллина Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Девятерня мәктәбенең түбәсен ябу өчен акча сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Озак та үтми, Президент тарафыннан 13 миллион 400 мең сум акча күчерелә.

Агымдагы елдагы Белем бәйрәме — тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басучы җиде сабый, укучылар, өлкәннәр, укытучылар өчен дә икеләтә бәйрәм булды Девятерня мәктәбендә. Әллә каян ялтырап торган мәктәпне танырлык түгел. Тыштан гына шулай ялтырыймы дисәм, юк икән. Керү уңаенда ук үзенә чакырып торучы география мәйданчыгы хәйран калдырды. Биредә табигать күренешләрен өйрәнү өчен төрле приборлар, укучылар хезмәтен яктырткан стенд, ориентлашу җайланмалары бар, хәтта вулкан да ата икән! Эчке якта тәрәзәләр, ишекләр, кулъюгычлар заманча эшләнгән, идәнгә яңа кафель җәелгән. Канализация, электр җиһазлары яңага алыштырылган. Әйе, авыл мәктәбе хәзер шәһәр мәктәбеннән аерылмый: кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган зур уку бүлмәләре, күпчелек классларда проекторлар, интерактив такталар, компьютер бүлмәләре, спорт залы. Тагын бер матурлык — мәктәп яны тәҗрибә участогы. Мәктәп территориясе ланд­шафтлы бизәү белән эшләнгән. Әнә велосипедка утырып килгән юлаучы чәчәкле аланда учак ягып чәй белән сыйлана, чәчәкле вагоннар таккан поезд менә хәзер кузгалып китәр төсле. Әкият дөньясыннан чыгып, бай яшелчә бакчасына юл тотасың. Биредә балалар кыш буена тукланырлык яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Элеккеге һәм хәзерге авыл тормышы тасвирланган хуҗалык почмагы да бар.

Ә иң кызыклысы, әлбәттә, мәктәп ­музее. Музейда авыл тарихы, гомерләрен мәктәпкә багышлаган укытучыларның хезмәт юлы бәян ителгән. Стендларда шушы яктан, шушы туфрактан булган шәхесләребез: танылган композитор, шагыйрь Ләбиб Айтуганов, 32 ел Карл Маркс исемендәге колхозны җитәкләгән легендар шәхес Әхәт Камалиев, укытучы-шагыйрә Әлфирә Фәтхетдинова, бик күп шигырьләр, хикәяләр язып калдырган, 13 яшендә вафат булган Резидә Заһретдинова.

Әлеге матурлык өчен рәхмәтне ­район башлыгы Валерий Макаровка, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сәфиуллинага, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыповка, мәктәпне ямьләндерүгә үзеннән зур өлеш керткән элекке укучы Фәнис Хәйдәровка, Исәнбай авылы эшмәкәре Раил Симаковка, әти-әниләргә юллый мәктәп җитәкчесе Айнур Габбасов. Агымдагы уку елында көчле укытучылар коллективы кырык ике балага белем бирәчәк. Уйлап карасаң, шәһәрдә мәдәният учак­лары, музейлар, өстәмә белем бирү оешмалары күбрәк. Ә балаларның ничә проценты аларга йөри икән соң? Барлык гаиләләрнең дә мәдәният учакларына йөрергә мөмкинлекләре, шартлары җитми. Авыл мәктәбендә укучылар исә төрле шәһәрләрдәге курчак театрына, циркка, зоопаркка, музейларга сәяхәтләр кылалар. Төрле театрлардан, цирклардан артистлар килеп тора. Мәктәптә барлык бәйрәмнәр дә зур итеп уздырыла. Әти-әниләр, әби-бабайлар чакырыла. Балалар өлкәннәргә, сугыш ветераннарына булышалар. Бәйрәмнәргә чакыралар. Әйе, Девятерня авыл мәктәбе һәрвакытта да гөрләп тора. Шуңа күрә авылларыбыз төзекләндерелсен, яшьләр авылдан китмәсен, ә кайтсын, авыл мәктәпләре сак­лансын дигән теләктә калам.


Рәфилә РӘСҮЛОВА
Яңарыш
№ --- | 30.09.2016
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»